Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Балалар Актаныш районының «Бүләк» лагереннан җәйге ялдан кайттылар. Аларны Төмән округының Индрәй мәктәбе укытучысы Зәкия Сәитова барып алды. Бер уңайдан, Казанның истәлекле урыннары белән дә таныштырып өлгерде. Моңа балалар гына түгел, әти-әниләре дә бик сөенделәр.
Ә лагерь турында ял итүчеләр үзләре сөйләде. Талымханнан Данис Хисаметдинов чын күңеленнән фикерләре белән уртаклашты: «Бүләк» лагере белән танышуым җиңүдән башланды: татар теле буенча региональ олимпиадада беренче урын нәкъ менә шушы гаҗәеп урынга ишекләрне ачты. Бу уңышта Талымхан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, җитәкчебез Эльмира Садыкованың да зур хезмәте бар – олимпиада нәтиҗәләре буенча ул мине «Бүләк»кә юллады.
Беренче минутлардан ук мин монда үзенчәлекле атмосфера тойдым. Вожатыйлар мине шундый җылы каршы алдылар ки, без тиз арада уртак тел таптык, гүя күп еллар дус булгандай. «Бүләк»тә һәр иртә күтәренке рухта башлана иде – күңелле зарядка һәм туклыклы иртәнге аштан соң безне шөгыльләр көтә, алар гади дәресләр генә түгел, ә чын мәгънәсендә ачышлар булдылар.
Ә иң якты тәэсирләр, әлбәттә, кичке чаралар булды. Безнең «кичке утырулар» һәм дискотекалар энергия белән тулыландыра һәм бөтен лагерьны берләштерә иде! Нәкъ менә монда мин чын команданың нәрсә икәнен аңладым: без бер-беребезгә ышанырга, терәк булырга һәм һәркемне ишетергә өйрәндек.
Бу смена дәвамында мин күп тугры дуслар таптым, ләкин Ильяс турында аерым әйтәсем килә. Без аның белән аерылмас булдык: бергә спорт мәйданчыгында йөгердек, йөрдек, шаярттык һәм маҗаралар уйлап таптык.
Вожатыйларыма – Залина апага һәм Диләрә апага зур рәхмәт. Алар безнең өчен остазлар гына түгел, ә олы дуслар иде: авыр минутта ярдәм иттеләр, рухландырдылар һәм позитив белән тулыландырдылар. Әлбәттә, мондый могҗизалы урынны барлыкка китергәннәре өчен «Бүләк» оештыручыларына да рәхмәт әйтәсем килә.
Мин инде аны беләм: киләсе елда мин монда янә кайтачакмын. Мин үз отрядымны, вожатыйларымны һәм бу гаҗәеп лагерьны бөтен күңелем белән яратам!»
- Исемем Илнар Шәрәфетдинов. Лагерь тормышы төрле кызыклы вакыйгаларга, шөгыльләргә бай иде: анда француз, төрек һәм туган татар телләре өйрәтелде, ризыклар тәмле иде, ә безнең алтынчы отрядның вожатыйлары – Данил абый белән Рәлинә апа – иң күңелле һәм яхшы тәрбиячеләр булып чыкты.
Миңа иң ошаганы – дискотекалар, яңа дуслар, уңайлы кечкенә йортлар һәм спорт ярышлары. «Король төне» рәсми рәвештә булмаса да (ул гадәттә соңгы көн алдыннан билгеләнә, шунда барысына да төнлә урамга чыгу рөхсәт ителә), кайбер кечкенә йортларда шул төнне йөрү рөхсәт ителде, тик лагерь территориясе буйлап йөгерергә ярамый иде. Безнең кечкенә йортта якынча егерме кеше җыелдык – бу вакытны бик күңелле үткәрдек.
Яңа дуслар, танышлар күп булды, һәркем бер-берсен сагыначак. Смена ахырында һәр бала үзенең иң якын дустына яки кызына тасма белән килде, аны дуслык бавына бәйләде һәм шул кеше турында үз уйларын, ихлас теләкләрен әйтеп калды, дип язып җибәрде үз фикерләрен Төмән округының Индрәй мәктәбе укучысы.
Ә сезнең җәйге ялыгыз ничек үтә, балалар? Безгә дә язып җибәрегез, яшьтәшләрегез укысыннар, соклансыннар әле.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.