Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Индәр авылында МХОдә һәлак булган Әлмөхәммәт Альметовны соңгы юлына озаттылар. Индәр авылында бар гомере узды дияргә була. 1965 елның 14 февралендә туып, соң беренче сыйныфка кереп, сигез сыйныфны Первомайка урта мәктәбендә тәмамлап, аннары Тубылда ДОСААФка шофер һөнәренә укырга керә. Черноковский совхозына эшкә урнаша. Гаилә корып, бер кызы туа. Ялгыз әнисенең бер баласы була. Кайда эшләсә дә, тырыш булды. Классташлар, авылдашлар берсе дә аның турында начар сүз әйтмиләр. Әнисен дә карап, хөрмәт итеп унике ел элек соңгы юлына озатты. Коммунистлар партиясенә керде, авылдашы староста Хәлит Мурсалимовка коммунистлар ячейкасының терәге дә булды.

2026 елның январь аенда контракт буенча МХОгә китә. Сәламәтлеге дә какшаган, ялгызы үз йортында яшәп йөрде.
Кызганычка каршы, Әлмөхәммәт Альметов 15 мартта һәлак була. Коммунистлар оешмасы Җиңүнең 80 еллыгына (үлгәннән соң) медаль бирделәр. Бу көннәрдә генә аның кызы, туганнары, таныш-белешләре, авылдашлары мөселман кафесында хәтем ашын - 100 көнен үткәрделәр.
Тания АЙБАТОВА,
Вагай округы, Индәр авылы.
Рәсемдә: хәтем ашында.