Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Шигьри җаннар җыелган җирдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән округының Турай авылы чын мәдәни үзәккә әверелде — биредә зурлап Сабантуй милли бәйрәме узды. Бәйрәмнең мөһим өлешенә әйләнгән «Дуслыкта — безнең көч» дип исемләнгән шигъри сөйләм осталары конкурсы мәйданына татар телен аралашу чарасы гына түгел, ә буыннарны бәйләүче җанлы җеп итеп тоючылар җыелды. Монда үзгә бер энергетика хөкем сөрде: һәр чыгыш туган мәдәнияткә мәхәббәт белдерү, тирән мәгънә һәм сүзгә сак караш булып яңгырады.

Конкурсның төп максаты — авторлык һәм халык татар әсәрләрен популярлаштыру, татар телендә текстларны иҗади башкаруга кызыксыну уяту — тамашачыларда җанлы яңгыраш тапты. Катнашучылар шигырьләрне яттан гына сөйләп калмады, ә авторлар салган барлык хисләрне тергезеп, аларны яшәтте.

28-31-26

Оештыручылар алдында мөһим бурычлар торды: татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм яклау, татар әдәбиятын киң аудиториягә якынайту, шулай ук талантлы башкаручыларның яңа исемнәрен ачу. Катнашучыларның санына һәм аларның әзерлек дәрәҗәсенә караганда, бу бурычлар уңышлы хәл ителә.

Конкурсны оештыручы булып «Төмән муниципаль округының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе тора. Аларның тырышлыгы белән бәйрәм масштаб һәм тирәнлек алды, ул конкурс кына түгел, ә чын мәдәни вакыйгага әверелде.

28-32-26

Чыгышларны компетентлы һәм сизгер жюри бәяләде. Аның составына керделәр: Клара Кучковская — Төмән өлкәсенең себер татар язучылары берлеге рәисе, «Себертатарлар» шәһәр милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, китаплар авторы; Альбина Сәйдимова — Төмән өлкәсенең себер татар язучылары берлеге әгъзасы, шигырь җыентыклары авторы; Сагирә Рәхимова — көмеш волонтер, аның битараф булмавы һәм эшкә бирелгәнлеге бөтен чараның мөһим терәгенә әверелде.

Бәйгедә Төмән округында яшәүчеләр генә түгел, ә бәйрәм кунаклары да катнашты. Аларның һәрберсе гомуми хисләр палитрасына үз өлешен кертте: катнашучылар татар язучылары һәм шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләп, текстны камил белүдән тыш, искиткеч сәнгатьлелек, артистлык һәм эмоциональ тирәнлек күрсәтте.

Бигрәк тә яшь башкаручыларның чыгышлары дулкынландыргыч булды. Балалар категориясендә (18 яшькә кадәр) иң яшь катнашучы — Айзилә Хучахмедова җиңү яулады. Аның самимилеге һәм ихласлыгы тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңелен яулады. Икенче урынны Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең «Туган телем» әдәби түгәрәге катнашучысы Аделина Ибәтуллина алды, ә өченче урын Турай авылында яшәүче Виолетта Назыровага бирелде.

Олы яшьтәгеләр категориясендә (18 яшьтән өлкәнрәкләр) дә үз геройлары ачыкланды. Беренче урынны аеруча тирәнлек һәм үтемлелек белән аерылып торган Хәлил Әйтмөхәмәтов яулады. Икенче урынны Вәлимә Шәрипова, ә өченче урынны Винира Нигъмәтуллина алды.

«Дуслыкта — безнең көч» конкурсы ярыш кына түгел, ә сүз, дуслык һәм мәдәни мирас бәйрәменә әверелде. Ул тагын бер кат исбатлады: тел яшәсә, ата-бабаларыбызның хикмәте һәм иҗат матурлыгы турындагы хәтер дә яши. Мондый чаралар безгә милли гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында искәртеп тора һәм халык көченең аның бердәмлегендә һәм үз тамырларына хөрмәтендә икәнлеген күрсәтә.

Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән округы, Ямбай авылы.
Рәсемнәрдә: шигырь конкурсында катнашучылар.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836