Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Яңарыш»ка тугрылыклылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубылда «Яңарыш» газетасын яздыручыларга, газетабызны белгән, эшебезне аңлаган һәм безне хөрмәт итүче шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитинга, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петуховага рәхмәтлебез. Алар уннарча кешене «Яңарыш»ка яздырдылар.

Бу юлы мәчетләргә газетаны яздыручылар: Диләрә Юсупова, Зөләйха Кадырова, Фатыйма Мамшанова, Гөлшат Нуртдинова, Әлфия Бареева, Гөлфирә Шәмсетдинова, Лилия Исакова, Розалия Хәйбуллина, Нурилә Шамратова, Элеонора Мәхмүтова.

Башка шәһәрләрдә яшәсәләр дә, Тәнзилә Ильясова, Равилә Айбатова ярдәме белән «Яңарыш»ка 7 кешене яздырдык.

Ел саен 38 кешегә – туганнарына газета яздыручы Зәйнулла Бахметовка, 20 кешене «Яңарыш»лы иткән «Лифт ремонт» җәмгыяте җитәкчесе Маннур Сәйфуллинга, махсус хәрби операциядә уллары вафат булган гаиләләргә газетаны яздыручы өлкә Думасы депутатлары Тамара Казанцевага һәм Регина Юхневичка рәхмәтләребезне белдерәбез.

Тубылдагы актив, ярдәмчел почта ветераны Нурия Вафеевага, почта бүлекләре начальниклары – Евгения Әпсәләмовага (9 нчы микрорайон почтасы), Алена Чемолтдиновага (6 нчы) уңышлар, иминлек, күтәренке кәеф телибез. Почта эше үзгәрсә дә, сез эчкерсез, эшегезне яратып, сыйфатлы башкаручылар. Сезгә рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз.

Авылда почта юк, газетаны алып килүче юк, дип әйтүчеләр бу проблеманы үз өсләреннән төшерәләр. Проблема булганда, аны бергәләп чишәргә кирәк. Почта хезмәткәрләре проблемаларын без чишә алмыйбыз. Газета-журналларны авыл советына булса да җиткерәләр. Мисалга, Сатылган авылында почта юк. Өлкән яшьтәге, лаеклы ялда булган газетаны яздыручы Хөсәен абый Кутумов Сумкино почтасыннан газеталарны үзе барып ала һәм күршеләренә дә тарата. «Алма пеш, авызыма төш», дип ятмаска кирәк.

«Яңарыш»ны авылларда яздыручыларга вакытында җиткерүдә ярдәм итүне оештырырга иде. Почталарда кыскартулар бара, без аны берничек үзгәртә алмыйбыз. 2026 елның икенче яртыеллыгына Ябалак авылында «Иртеш моңнары» ансамбле җитәкчесе Саимә Алеева газеталарны авыл советыннан барып ала. Я совет секретаре газеталарны аның өенә җиткерә, ә Саимә ханым аларны ансамбль җырчыларына яки мохтаҗларга таратачак (10 экземпляр). Без аңа рәхмәтләребезне юллыйбыз. Ябалакта укучыларга җиткерү буенча сорауларга җавап табарга ярдәм иткән ветеран укытучы, ансамбль җырчысы Мәркизә апа Нәбиевага да рәхмәтебезне белдерәбез.

«Яңарыш»ны яздыруны оештыруда ярдәм иткән, туганнарын, дусларын яздырганнарга һәм иҗтимагый оешмаларга изге эшләрендә уңышлар телибез.

Шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка, аның урынбасары Нәсимә Кормановага (алар 30 кешене «Яңарыш»ка яздырдылар), себер-татар мәдәният үзәге коллективына, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, әгъзалары Фәридә Локмановага, Равилә Фазыловага, Фәния Мелибаевага, Әминә Биктимировага рәхмәтлебез.

Тубыл шәһәрендә һәм районда яшәүче туганнарына, дусларына газета яздыручылар: Фәүсия Мәмәтова, Зөлхәйдә Сәйдуллина, Алсу Симонова, Ачар Чембаевага, гадәтенчә, бөтен коллектив белән газетага язылган Тубыл шәһәре татарлары автономиясе коллективына (җитәкчесе Нурилә Шамратова) да рәхмәтебезне белдерәбез.

«Тираж җыю авыр, почта ташучылар газетаны вакытында китермиләр», – дип язгач, шундук җавап биреп, әти-әниләренә яки дусларына газета яздыручылар булды. Әти-әнисен беркайчан онытмаган Фәннур хәзрәт Казымовка, туганнарына яздырган Октябрист хәзрәт Мәчитовка, үзенә һәм дусларына яздырган Диләрә Гадиевага, үзенә һәм әти-әнисенә яздырган Асия Закорюкинага һәм башка игелекле кешеләргә изге эшләрегез көтелмәгән шатлык китерсен, дигән теләктә калабыз.

Милләт җанлы барлык патриот дусларыбыз белән бергә һәм бердәм булырга язсын!

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836