#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Жертвы политических репрессий в Тюменской области получат дополнительную единовременную выплату. Түләү күләме 500 сум тәшкил итәчәк. Акчаны Төмән өлкәсендә яшәүче реабилитацияләнгән, шулай ук сәяси репрессияләрдән зыян күргән затлар алачак. “Халыкны социаль тәэмин итү” бүлекчәсе буенча каралган өлкә казнасы акчасы хисабына Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты бер тапкыр бирелә торган бу түләүне башкарачак.

* * *

В Тюмени в 2022 году построят госпиталь для больных с COVID-19. Эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен шәхси клиникалар челтәре алыначак. Моның өчен Төмән өлкәсе хөкүмәте сатулар үткәрмичә генә җир участогын арендага бирергә планлаштыра. Инвестицияләр күләме 950 млн сум тәшкил итәчәк. Госпиталь 60 пациентны кабул итүгә, кирәк булган очракта 100 койка-урынга кадәр арттыру мөмкинлеге белән исәпләнгән.

* * *

Аэродром Тобольска получил сертификат соответствия. Тикшерү тәмамланганнан соң, Росавиация әлеге документны “Оператор Тубыл” (“Регионнар аэропорты” идарә итә) оешмасына бирде. Инспекторлар очып китү-утыру полосасын, перронны, аэродромның эш мәйданчыкларында маркировкаларны карап чыктылар. Шулай ук аэродром техникасының һәм территориянең булуы тикшерелде. Очу-посадка полосасының озынлыгы 2 400 метр тәшкил итә.

* * *

Тюменский агропром реализует крупнейшие в России инвестпроекты. Хөкүмәтнең дәвамчанлыгы, хезмәттәшлекнең тотрыклы шартлары һәм дәүләт ярдәме чаралары инвестицион проектларны уңышлы тормышка ашыруны тәэмин итә. “Дамате” компаниясе Төмән өлкәсендә илдә иң эре товар-сөтчелек фермасын ачты. Планында 4 мең сарыкка (матка) исәпләнгән сарык фермасы төзү планлаштырыла. Сентябрь урталарында күркәләрнең ата-ана көтүен үстерү һәм карап тоту буенча комплекска беренче таш салынды. Нәсел репродукторы төзелеше – федераль масштабтагы проект. Аның беренче чиратын 2022 елда башлап җибәрәчәкләр, эшләр 2023 елда төгәлләнәчәк.

* * *

Тюмень заняла вторую позицию в рейтинге быстрорастущих городов Европы. Рейтингның беренче унлыгында – Россиянең биш шәһәре. Төмән үсеш темпы буенча Стокгольм, Осло, Лондон һәм Тулузу шәһәрләрен узып киткән.

* * *

В Тюменской области появится сеть метановых заправок. Инвесторларның планында 135 эш урыны булдыру. “Төмәндә һәм башка регионнарда газ заправкалары шактый, әмма аларның күбесе техниканы пропан-бутан катнашмасы белән заправкалый – ул нефть газы. Метан – табигый газ, ул чистарак, җиңелрәк һәм арзанрак. Хәзерге вакытта метан экологик яктан чиста ягулык төре булып санала”, - дип сөйләде инвестор вәкиле Владислав Доценко.

* * *

Отличившихся студентов Тюменской области поощрили стипендией губернатора. Аны җирле югары уку йортларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы 89 студентка билгеләделәр. Исемле стипендиягә белем бирү программаларын үзләштерүдә, фәнни-тикшеренү эшендә, интеллектуаль, сәнгать, спорт һәм социаль эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән студентлар лаек булдылар.

* * *

В Тюмени закрылся для ковидных больных самый первый обсерватор. Аның белән өлкәдә пандемия тарихы башланды. Сүз “Градостроитель” турында бара. Учреждение мәҗбүри санитар эшкәртүгә ябылачак, ә аннары төп профиль буенча эшкә кайтарылачак. “Градостроитель” дәвалау-тернәкләндерү үзәге булып тора. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – буыннарны эндопротезлаганнан, онкологик һәм башка авырулардан соң реабилитацияләү. Хәзер монда шулай ук коронавирус инфекциясен авыр кичергән һәм алга таба стационар шартларда тернәкләндерүгә мохтаҗ пациентлар да дәваланачаклар.

* * *

В моногоспиталях Тюмени установят точки доступа кислорода. Өлкә инфекция шифаханәсендә медицина газы белән тәэмин итү системаларына керү өчен 55 яңа нокта урнаштырылачак. Кислородка керү коронавирус белән авыручыларны госпитализацияләү өчен койкаларны профильләштерү өчен мөһим. Үзәк кислород ярдәменә мохтаҗ булган урта дәрәҗәдәге пациентлар өчен билгеләнгән.

* * *

В Ялуторовске за три года построят новый микрорайон. Ул көньякта барлыкка киләчәк. “Бәхет” микрорайонында өч ел эчендә 600 фатирга исәпләнгән дүрт йорт төзеләчәк. Район заманча булачак: машиналар өчен ябык, балалар мәйданчыклары, спорт зоналары һәм ял итү урыннары белән.

* * *

4 новых детских сада открыли двери для тюменских дошкольников. Алар Төмәндә шәһәрнең төрле микрорайоннарында берьюлы ачылды. Боларда 2 меңнән артык бала урын алган инде, шул исәптән 3 яшькә кадәрге сабыйлар да. Мәсәлән, 15 сентябрьдә “Айвазовский” микрорайонында 172 нче балалар бакчасының 3 корпусы ачылды. Яңа балалар бакчасында тулы көнгә йөрергә 5 төркем җыелган, шуларның берсе кече яшьтәге нәниләр өчен. Яңа балалар бакчаларының үз «үзенчәлеге» бар – тәрбияләнүчеләрнең сәләтен үстерү өчен аерым юнәлешләр һәм технологияләр бүлеп бирелгән.

* * *

В Тюмени началось строительство школы на 1 500 мест. Яңа бина “Тура” микрорайонында урнашачак. Мең ярым урынга исәпләнгән шушы уку йорты укучылар өчен үз ишекләрен 2023 елның 1 сентябренә ачарга тиеш. Хәзер төзелеш мәйданчыгында әзерлек эшләре бара. Мәктәптә заманча кабинетлар, уку заллары, интерактив җиһазлар, актлар залы һәм башкасы булачак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836