Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Россия халыклары бердәмлеге елы» кысаларында Аслана күчмә мәдәни комплексы хезмәткәрләре якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, традициягә әверелгән «Солдат посылкасы» акциясен башлап җибәрделәр.
Акциянең максаты - бөек Ватаныбызның Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче солдатларның рухын күтәрү һәм аларга эмоциональ ярдәм күрсәтү, шулай ук ярдәм сүзләре язылган посылкалар, рәсемнәр һәм хатлар әзерләп җибәрү.
Солдатка посылка әзерләү акциясе Бумаер авылында көч алды. Биредә авылдашлары бүгенге көндә армия хезмәтендә булган Имран Янбаевка солдат посылкасы җыя башладылар. Егеткә дофамин, серотонин - бәхет һәм күтәренке кәеф гормоннарын күтәрү, башка уңай хис-кичерешләр җиткерү өчен авылдашлары күчтәнәч итеп күбрәк шоколад, конфет, куертылган сөт, тушенкалар китерәләр.
Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре «Доброволец» волонтерлык хәрәкәте белән берлектә Күлавыл кибетендә дә кабул итү пункты ачтылар.
- 2003 елдан башлап Аслана күчмә мәдәният комплексының патриотик юнәлештәге төп проектларының берсе булып «Солдат посылкасы» халык акциясе тора. 23 ел эчендә без һәм партнерларыбыз: мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, сатучылар, ветераннар, волонтерлар белән бергә Аслана авыл җирлегеннән армия хезмәтенә киткән егетләрнең хәрби частьләренә 100дән артык посылка җибәрдек. Форсаттан файдаланып, без якташларыбызны әлеге халык акциясенә актив кушылырга чакырабыз һәм бергәләп солдатларның тормышын яхшырак итәрбез!» - дип әйтә оешма җитәкчесе Ильяс Бакиев.
Рәүфә КАНГАЗИНА.