#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең заман герое

последние и лучшие новости искусства в мире

42-2Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан якташыбыз Камил абый Янабаев буш җирдә, үзе җәен генә яшәгән Г.Тукай урамында 75 агач һәм куак утыртты, алар арасында сирень, чия, каен, имән һ.б. бар. Җәй кызу булды. Шуңа да карамастан, Камил абый аларны кадерләп карады, су сибеп торды, куаклар үлмәсен өчен һәрберсенең тирәсен әйләндереп алды. Моннан ерак түгел, үз йорты каршында ел саен кышын тауга су сибә, анда карты да, яше дә җыела. Ә җәй көне үз куллары белән ясаган таганнарда рәхәтләнеп атыналар кешеләр. Монда ук өстәл артында, күләгәдә, каен янында утырырга, өстәл уеннары уйнарга була. Гомумән, бу территориядә Аслана авылының ял итү зонасы урнашкан.

Ә аларның өйләре нинди матур – карап туймаслык! Тәрәзә йөзлекләре һәр үтеп баручыны сокландыра. Өйләрендә дә гел күңелле, бигрәк тә Камил абыйның оныклары килгән вакытта. Ул алар белән балык тотарга, төн кунып походка бара. Хатыны Бүләк апа белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 11 оныклары бар, тиздән оныкчыкларын көтәләр. Бүләк апа бик кунакчыл хуҗабикә, чәчәкләр үстерергә ярата, иренә һәрчак ярдәм итә.

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Камил абый үзенең «Киров»ында туңга сөрүдә рекордлы нәтиҗәләргә ирешкән. Танылган механизатор хезмәт уңышлары өчен «Унынчы бишьеллык ударнигы» билгесе һәм «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнә.

Камил абыйның безнең өчен, авыл өчен башкарган эшләренә без бик рәхмәтле, аңа һәм аның гаиләсенә нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телибез, балалары, оныклары гел сөендереп торсыннар.

Менә шундый кызыклы, искиткеч кеше яши безнең арада. Җирдә мондый кешеләр күбрәк булса, дөнья да әйбәтрәк булыр иде.

Асия ТӨЛКЕБАЕВА, авыл китапханәчесе,
Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836