Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә һәм Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасын шәһәр себер татарлары автономиясе оештырып үткәрде. Милли табын артында котлаулар, җылы теләкләр яңгырады. Кунакларны себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских котлады, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм тамашасында олы хөрмәткә лаеклы укытучы һөнәренә гомерләрен багышлаган ветеран укытучылар катнашты, аларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Эшләрен яратып эшләгән, кешеләр белән аралашып яшәгән, укучылары, коллегелары белән элемтәләрен өзмәгән хөрмәтле укытучылар арасында Заһидә апа Бекенина да булды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты тапшырылды. Укытучыларның үзләренә дә сүз бирелде. Җирле шагыйрь, ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Себер татарлары автономиясе әгъзалары: Мәдинә Уразмәтова, Роза Яхина, Нәсимә Корманова, Нурия Вафеева һ.б котлау теләкләрен юлладылар, киләчәккә эш планнары турында да әйтеп уздылар. Иҗади һөнәр ияләре аралашып, фикерләре белән уртаклашып, теләкләр теләделәр. Матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Кунаклар ихлас күңелдән җырлап, биеп күңелле ял иттеләр. Милли камыр ризыкларын пешерүче осталар аеруча мактау сүзләренә лаек булдылар. Традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне чагылдырган матур бәйрәм чарасы милли рухта, мәгънәле, күңелле чыгышлар белән үрелеп барды.
Римма Умитбаева.