Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмнең беренче өлешендә мәдәният үзәгенең икенче катында өлкәннәрне хөрмәтләп үзәк хезмәткәрләре чәй табыны әзерләгәннәр. Монда бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен күтәреп җылы теләкләр, матур чыгышлар яңгырады. Милли ризыклар тулы табын артында утыручы кунакларны мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин сәламләде. Ул өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтеп, эшләгән елларын искә алып, хезмәт ветераннарының, өлкән яшьтәге апаларның тырыш хезмәтләренә рәхмәт сүзләрен әйтте. Бүгенге көндә дә тырышып ярдәм итәргә әзер булган ихтирамлы затларга җылы теләкләрен белдерде.
Хөрмәтле кунакларның берсе - Тубыл Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим Сухов авырлыкларга бирешмәгән өлкән буын вәкилләренә җылы теләкләрен җиткерде, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен юллады, чарада катнашучыларга сәламәтлек теләде. МХО ветераны, шәһәр Думасы депутаты Наил Янишев «Бердәм Россия» партиясе исеменнән бәйрәм кунакларын котлады. Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә Шамратова котлау теләкләрен юллап, үзе гармунда уйнап, күп еллар мәдәният үзәге белән хезмәттәшлек иткән җырчылар Кәмәрия Тимирова, Нурия Вафеева белән җырлы бүләген тапшырды. Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысованың һәм коллективының кайнар теләкләрен, җылы сүзләрен, башкарган җырларын, матур чыгышларын тамашачылар җылы каршы алдылар. Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларының берсе - себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова булды. Чарада җырлар яңгырады, җирле шагыйребез Сөнгатулла Бекенин шигырьләрен сөйләде. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза Яхина Людмила Кәримовага милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.
Аннары концерт залында тамашачылар игътибарына бәйрәм концертын тәкъдим иттеләр. Монда гаҗәеп җылы, ихлас атмосфера хөкем сөрде. «Төмәнчә актив озын гомер» акциясе кысаларында оештырылган чарага зал тутырып тамашачылар җыелган иде. Бу уңайдан Өлкәннәр көне белән бәйрәм сәхнәсеннән шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова котлады. Ул өлкән буын вәкилләренә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм якыннарының игътибарын тоеп озак еллар яшәүләрен теләде.
Концерт программасында җырлар яңгырады, тамашачыларның яраткан җырчылары: Зөфәр Янгулов, Хәсән Хучашев, Айгөл Моратова, Айгөл Корбанова, Ирина Исхакова, Зөфәр Корманов, Зөһрә Тимергалиева, «Балкыш», «Янгөл» вокал ансамбльләре, «Мирас» биючеләре матур чыгышлар белән сәхнәне бизәделәр, алкышларга лаек булдылар. Күтәренке рух, матур кәеф бүләк иткән концерттан тамашачылар илһам алып, күңелле ял итеп таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Өлкәннәр бәйрәмендә.