Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Түбән Тәүде округының Киндерле авылында 1976 елда таштан ике катлы мәктәп салына башлый. Төзелешне мәктәп директоры Фәһим Хәмидуллин җитәкли. Ниһаять, 1978 елның беренче сентябрендә яңа белем йорты үзенең укучыларын кабул итә. 1980 елны ул урта мәктәпкә әверелә, 9 сыйныфка 25 укучы керә. Шул ук елда мәктәп янында Кыткүл, Байкал, Тукман авыллары балалары өчен яңа интернат та эшли башлый.
Күптән түгел мәктәп тарихында бик мөһим вакыйга булды. Мәктәп территориясендә тантаналы рәвештә гомуми белемнең мактаулы хезмәткәре, педагогия хезмәте ветераны, җәмәгать эшлеклесе Фәһим Хәмидуллин исеме бирелгән парк ачылды.
Парк – көчен һәм гомерен балаларны укытуга багышлаган, округыбызның тарихында йөзләгән мәктәпне тәмамлаучының язмышында тирән, якты эз калдырган укытучы турында истәлек урыны.

Чарага Түбән Тәүде округы хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләре, мәктәп коллективы, укучылар, авылдашлар, җәмәгать эшлеклеләре килде. Алар арасында Фәһим абый белән эшләгән Людмила Буйносова – район ветераннар советының элеккеге рәисе, Валентина Девяткова – район ветераннар оешмасының хәзерге рәисе, Надежда Гриб – мәгариф идарәсеннән баш белгеч бар иде. «Светлый путь» газетасыннан журналист Маргарита Матосян килде.
Иң мөһим урынны Фәһим абыйның тормыш иптәше – Фәния апа Хәмидуллина, кызы – Анжела Фазлуллина алдылар. Искә алу, җылы сүзләр күп яңгырады. Кешеләрнең йөзләре моңсу иде.
Официаль бүлектән соң, Түбән Тәүде округы хакимияте башлыгы Сергей Борисевич, Фәния Сабир кызы, Анжела Фәһим кызы «Үз агачыңны утырт» акциясенә кушылып, «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге активистлары белән агачлар утырттылар.
Бу акция буыннарның өзелмәс элемтәсе символы булды. Һәр утыртылган агач – гади үсенте генә түгел, ул Фәһим абыйга рәхмәт әйтү, хөрмәт итү билгесе. Киләчәктә аллея мәктәпне тәмамлаучылар тарафыннан яңа үсентеләр белән тулыланачак, яңарачак. Укытучыбыз Фәһим Шәрәфулла улының якты истәлеге мәңгелек күңелебездә калачак.
Без Фәния апа Хәмидуллинадан Фәһим абый турында сораштык.
– Фәһим белән 50 елдан артык кулга-кул тотынышып, тату гомер кичердек. Бик бала җанлы булды. Мәктәпне төзегәндә көнен-төнен ничек чабуын үзебез генә беләбез. Искиткеч күркәм чара узды. Фәһимнең истәлеген ихтирам итеп килгән Түбән Тәүде округы хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләренә, мәктәп коллективына, йөгереп су ташып, агач утыртучы укучыларга, җәмәгать эшлеклеләренә, авылдашларга зур рәхмәт. Оештыручы Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә Калиевага аерым рәхмәт! Мөнирә Хикмәтулла кызы белән чын күңелдән горурланабыз. Ул безнең таянычыбыз, ышанычыбыз. Авылның бөтен проблемаларын хәл итә. Кем генә мөрәҗәгать итмәсен, ярдәмгә ашыга. Көчле җитәкче, олы тәҗрибәле укытучы, гадел авылдаш. Аңа сәламәтлек, уңышлар телим, – дип сөйләде Фәния Сабир кызы.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемдә: кунаклар яңа паркта.