Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендә яшәүче Вәсилә Әхмәтҗәнова күпләргә таныш. Ул шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән декоратив-гамәли сәнгать осталары бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулаган кул остасы. Чигү, бәйләү буенча өлкә күләмендә узган бәйгедә Гран-при дипломына һәм бүләгенә дә лаек булган иде. Вәсилә апа белән милли бәйрәмнәрдә еш очраша идек. Ул шигырьләр иҗат итә, татарча җырлар тыңларга һәм үзе дә җырларга ярата.

Сәләтле, туган телен, мәдәниятен яраткан Вәсилә Зәки кызы иҗатка килүе, тормыш юлы турында сөйләде: «Мин Минзәлә районының бик тә матур табигате, хезмәт сөйгән тырыш халкы белән танылган Бикбау авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Балачагым җитешсез елларга туры килде. Гаиләдә биш баланы әниебез аякка бастырды. Кече яшебездән эшләп үстек. Бикбау мәктәбендә укыган чорымда шигырьләр яза идем. Безнең гаиләдә моңлы, матур тавышлы җырчылар да булган. Мәктәпне тәмамлап, Казан шәһәрендә трамвай йөртүче һөнәренә укып чыктым. Өч ел эшләдем. Эш җиңел булмаса да, эшемне ярата идем. 1969 нчы елны тормышка чыктым. Тормыш иптәшем Гаяз Мамадыш районыннан. Пермь өлкәсенә күченеп яши башладык. Ике улыбыз туды. Гаяз леспромхозда тракторчы булып эшләде. Элек комсомол юлламасы буенча эшкә урнашалар иде. Себергә китүчеләр дә күп булды. Тормыш иптәшем белән Тубыл шәһәренә килеп фанера комбинатында эшли башладык. Тубылдагы ДОЗ-агач эшкәртү заводының гөрләп торган еллары иде. 1974 нче елдан Тубылны үз итеп яшәдек, тормышыбыз кайгы-шатлыклары белән үрелеп барды. Ике улыбыз да Тубыл педагогия институтына укырга керделәр. Зурысы физкультура бүлегендә укып чыкты. Сайлаган һөнәре буенча озак эшләмәде, вахта юлы белән хезмәт итте. Гаиләсе белән тату яшиләр. Аларга карап сөенәм. Оныкларым, оныкчыкларым - тормышымның яме һәм байлыгы. Өлкәнәя бара туган якны, туганнарны, балачакны сагынып искә алам. Тубыл шәһәрендә яшәгәнемә 52 ел булды. Монда тормыш иптәшем, кече улым җирләнде. Бала кайгысын бер кемгә дә күрергә язмасын. Тормыш иптәшем исән чакта юл-транспорт һәлакәтенә эләктек. Төмәнгә барганда зур фура машинасы безгә килеп бәрелде. Төзәлүләр озакка сузылды. Мине аякка бастыруда тормыш иптәшемнең ярдәме, тырышлыгы зур булды. Соңгы еллар шигырьләр иҗат итә башладым. Табигать, туган як, әниемә, балачак темаларга багышланган шигырьләремне «Яңарыш»ны укучыларга тәкъдим итәрмен», - диде.
Бөек Ватан сугышыннан соң, бигрәк тә ялгыз калган әниләргә, ятим үскән балаларга бик авыр була. Вәсилә апаның әнисенә, туган авылына багышлап язган шигырьләре күп. Аларны «Шигърият» сәхифәсендә укырсыз.
Римма УМИТБАЕВА.