Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Чиләбедә «Милләт горурлыгы-2026» премиясенең Урал федераль округы этабы узды. Анда өлкәбездән беренче турда җиңүчеләр катнаштылар. Татар халкы өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең туган телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры, Тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишинаның «Россия халыкларының туган телләре» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булуы белән горурлана. Аның хезмәте — ул туган телебезне, милли тарихыбызны һәм әдәбиятыбызны саклауга зур өлеш.

Хәнисә Чәүдәт кызын һәм югары бүләкләргә лаек булган башка Төмән өлкәсе җиңүчеләрен дә ихластан котлыйбыз: Екатерина Володина (I урын, «Россия халыкларының бердәмлегенә хезмәт итү»), Елена Сөләйманова (I урын, «Россия халыклары мәдәнияте»), Светлана Погорелова (III урын, «Иң яхшы этнопрактикалар»), Макшарип Марзаганов (I урын, «Эффектив лидер»).
«Бүген шушы сәхнәдә булуым һәм илебезне көчле итүчеләргә купшы сүзләр белән түгел, ә көндәлек һәм намуслы хезмәтләре белән рәхмәт әйтү мөмкинлеге — минем өчен зур хөрмәт. «Милләт горурлыгы» премиясе — ул гади бүләк кенә түгел. Бу — реаль проблемаларны хәл итүче, кешеләргә ярдәм итүче, территорияләрне үстерүче, яшьләргә терәк булучы, гореф-гадәтләрне саклаучы, фәнне алга этәрүче затларга җәмәгатьчелек тарафыннан бирелгән бәя. Сезнең проектлар җитди сайлап алу узды, югары бәя алды, ә иң мөһиме — җәмгыятьтә хуплау тапты. Болар барысы да сезнең эшегезнең масштабын һәм әһәмиятен раслый. Төбәкара этапта җиңү — җитди казаныш, әмма бүләк — ул ахыргы нокта түгел, ә алга таба хәрәкәт итү өчен этәргеч булсын. Ул яңа көчләр һәм фикерләр чыганагы булсын, ә бу кич — танылу көне генә түгел, ә яңа мөмкинлекләр көне һәм яңа казанышларга юнәлеш булсын», — дип мөрәҗәгать итте залга Чиләбе өлкәсе хөкүмәте рәисе Иван Куцевляк.
Быелгы бәйге аеруча киеренке булган: Урал федераль округының алты төбәгеннән премиянең межрегиональ этабына барлыгы якынча 180 катнашучы гариза биргән. Шулар арасыннан экспертлар комиссиясе иң лаеклыларны сайлап алып, нибары 23 кешене лауреат дип таныган.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.