Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Октябрь аеның матур көнендә Ялутор шәһәре мәчете ишегалдында учаклар ягылып, зур казаннарда итле шулпа пешә торды. Ә «Сандугач» халык җыр коллективының җырчылары (җитәкчесе Зөһрә Кожевникова) мәчеткә йөрүче хатын-кызлар белән берлектә милли ашлардан зур табын әзерләделәр.
«Махсус хәрби операция челтәрләре» дип исемләнгән чараны шәһәрнең милли мәдәниятләр үзәге белән мәчет җәмгыяте оештырдылар. Мәчеткә Ялутор округының махсус хәрби операциягә ярдәм итүче волонтерлар, егетләребезнең әти-әни, әби-бабайлары, хатыннары, балалары, дин әһелләре мөһим һәм игелекле миссия - яклаучыларыбызга ярдәм итү турында фикер алышу өчен җыелдылар. Кунакларны мәчет имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов сәламләде һәм изге эшкә фатиха бирде. Аннары волонтерлар үзләренең эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклашып, киңәшләр бирделәр, аралаштылар һәм бер-берсе белән таныштылар. Җылы атмосферада барган сөйләшүләр тирән эчтәлекле барды - волонтерлык эше турында гына чикләнмичә, кешелек мөнәсәбәтләре, хәзер бердәм булу никадәр мөһим икәнлеге турында да искәртелде.

Катнашучылар арасында Сәел авылы мәчете имамы Равис Мөлеков, Аслана мәчете имамы Рауфат хәзрәт Аллаяров да булдылар. Алар да вәгазьләр сөйләделәр.
Очрашу азагында барысын да бай әзерләнгән табынга чакырдылар. Коръән укып, махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануын, егетләребезнең тизрәк исән-сау гаиләләренә кайтуларын теләп, дога кылдылар.
Аннары кунаклар каршында «Сандугач» җыр ансамбле чыгыш ясап, матур җырларын бүләк итте. Узган чарага нәтиҗә ясап Зөһрә Кожевникова: «Очрашуда без мөһим нәрсәләр - рухи кыйммәтләрне дөрес аңлау, Аллаһы Тәгаләгә ышану, сабыр, түземле булу, авыр вакытларда югалып калмау, Ислам диненең тыюлар җыелмасы түгел, ә тынычлыкка һәм ачыклыкка юл булуы турында сөйләштек.
Бу сөйләшүләр уртак дога белән тәмамланды. Без Аллаһтан тынычлык, егетләребезнең тизрәк җиңеп кайтуыларын сорадык. Мондый очрашулар тамга, хисап өчен түгел, ә барыбызның да үзара барыбызга уртак кайгы, өмет белән бәйләнгән икәнебезне искә төшерү өчен оештырыла.
Без бергә, бердәм булганда гына - көчлебез. Бер-беребезгә ярдәм иткәндә - күпкә түзәбез. Без мөһим әйберләр турында сөйләгәндә, ни өчен җирдә яшәвебезне искә төшерәбез.
Килгән кунакларга, көн саен игелекле эш башкарган волонтерларга рәхмәтләребезне юллыйбыз», - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: мәчеттә очрашуда.