Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге «Нефтяник» мәдәният сараеның зур залында чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Ә бит 25 ел элек җимерек хәлдәге, салкын бинада башланган иде бу тарих. Борынгы бай Филимон Колмогоровның йорты, клуб, йон-тире фабрикасы ролен үтәгәннән соң, шәһәр татарларына бирелде. Бу мәдәният үзәге белән җитәкчелек итүне Кыскыркүлдә мәктәп директоры булып эшләүче Гөлшат Касыймовага тапшырдылар. Җиң сызганып аның эчке төзеклеген мәдәнияткә якынайтуны башкарып, 6 ел эчендә күп коллективлар да булдырып лаеклы хезмәт итте ул.
2006 елда татар мәдәният үзәген яшь, сәләтле, халкына тугрылыклы Лилия Кәримова үз кулына алды. 2012 елда, ниһаять, бина да, үзенең борынгылыгын саклап, шул ук вакытта милли төсмер дә алып ремонтланды. Милли-мәдәни тормыш тагын да җанланып китте. Монда төрле яшьтәгеләр өчен эшләп килгән төрле юнәлештәге 20ләгән клубка йөрүчеләргә генә түгел, өлкәбез татарларына милли тормыш учагы булды ул. Никахмы, башка бәйрәмме, китап тәкъдим итү кичәсеме, күргәзмәме, фестиваль-конференцияләр турында әйтәсе дә юк – барысы өчен дә үзәк ишекләре ачык булды. Өлкәбезне гөрләткән «Себер йолдызы», «Татар егете» бәйгеләрен оештыруда үзәк хезмәткәрләре башлап йөрделәр.

2020 елда җитәкче вазифасы Мансур Кәбировка тапшырылды. Күп еллар башкарылган тәҗрибәне һәм традицияләрне дәвам итеп, искән яңа җилләргә дә ияреп, үзәк эше дәвам итә. Аның «Үрнәк коллектив» исемен алган «Аккош» (җитәкчесе Екатерина Старостенко) татар-башкорт хореграфия, «Әпипә» (җитәкчесе Екатерина Володина) уен кораллары коллективлары, танылган музыкант Әхтәм Назыров җитәкчелегендәге «Әхтәмушки» халык җыр, «Сүнмәс хисләр» (оештырган Җәгъфәр Касыймов) җыр ансамбльләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, кеше-оркестр исемен лаеклы яулаган Әбүзәр Миңнебаев булдырган «Умай», «Әмәл» фольклор коллективлары тамашачылар күңелендә үз урыннарын таптылар. Ә инде соңгы елларда килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам Сафинның «Вак бәлеш»е, «Чимги Тура»сы иң затлы сәхнәләрдә генә чыгыш ясап, иң дәрәҗәле кунакларны гына каршы алалар. Үзәкнең башлангыч елларында да хезмәт иткән, хәзер дә «Пышны» фольклор ансамбле белән Россияне гөрләтүче Җәгъфәр Касыймов та мәдәният тормышына алыштыргысыз, кабатланмас төсмер биреп тора.
Татар теле серләрен дә өйрәтәләр, «Хәрәкәт» яшьләр театры да, татар китапханәсе дә, кул эшләре студияләре дә бар. Кайчандыр бу үзәк татар көрәшчеләрен дә үз куенына сыендырды.
Ә инде ел саен Заречный паркында үтә торган Сабан туе бәйрәме шәһәр халкын гына түгел, тирә-як районнарны да үз мәйданына җыя.
Соңгы елларда өлкәнең чик сакчылары ветераннары оешмасы белән дә ныклы элемтә булдырылган.
Юбилей тантанасында милли мәдәниятне саклаучылар, таратучылар өлкәбезнең хакимият вәкилләре тарафыннан төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләренә, тәбрикләүләргә ия булдылар. Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Ләйсән Хөрмәтуллина, Ринат Насыйров та котлауларын, рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Чирек гасыр - ул җитди һәм илһамландыргыч чик. Бу еллар эчендә үзәк татар халкының бай мирасын кадерләүче һәм саклаучыларны берләштерде. Бу традицияләр сакланып кына калмый, алар үсә һәм заманча яңгыраш ала торган урын.
Сезнең эшчәнлегегез – мәдәни күптөрлелекнең җәмгыятьне берләштерүче көчкә әверелүенең ачык мисалы. Якты бәйрәмнәр, концертлар, фестивальләр, күргәзмәләр, мәгариф проектлары һәм мастер-класслар аша сез Төмән һәм Төмән өлкәсе халкына татар мәдәниятенең кабатланмас колоритына кагылырга, аның тирәнлеген күрергә мөмкинлек бирәсез. Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез нәтиҗәсендә тел, гореф-гадәтләр һәм йолалар сакланып кала, милләтара багланышлар ныгый.
Киләчәктә дә безнең күпмилләтле төбәктә дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш кертәчәгегезгә шикләнмим. Бердәмлектә безнең көчебез», - дип фидакарь хезмәтләрен раслап котладылар кунаклар.

Аннары чын тамаша башланды. Юкка гына алар бәйрәмгә чакыру белдерүләрендә: «Бу кичне татар мәдәниятенең матурлыгын, байлыгын һәм күпкырлылыгын күрсәтү өчен үзәкнең иң яхшы иҗат коллективлары бер сәхнәгә җыелачак. Сезне үзәк тарихы битләре буйлап үзенчәлекле җырлар, дәртләндергеч биюләр һәм халык традицияләре белән тулы якты һәм онытылмас сәяхәт көтә», - дип язмаганнар икән. Җыр-бию, миниатюралар, төрле композицияләр белән Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистлары балкыды ул көнне сәхнәдә. Әйе артистлары дим, чөнки тамашачы шулай хис итте. Бер сәгать барган программа күз ачып йомганчы үтеп китте. Күңелдә сабыйларның, яшь кызларның шулкадәр оста итеп биюләре, дәртле-моңлы искитмәле җырлар, уен коралларыннан агылган, колакны иркәләгән милли көйләр генә торып калды. Чын-чынлап иң-иңнәр иң-иң чыгышларын башкарып, татар мәдәниятенең матурлыгын, борынгыдан ныгып килгән үзенчәлеген, уникальлеген күрсәттеләр. Мәдәни байлыгы белән горурлана ала үзәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.