Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Әниләр көне уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Иң кадерле газиз кешем

Әни – һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ул безгә әлеге дөньяда яшәү хокукын, тормыш биргән.

Минем әниемнең исеме – Эльмира. Ул Төмән шәһәренең 135 нче балалар бакчасында эшли. Аның төркемендә 40ка якын нәни балалар. Ул аларны тәрбияли.

49-3-25

Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур кеше. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Ул бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан тәмлерәк юктыр. Мин начарлык эшләсәм дә, ул мине бик ярата. Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Әнием бик яхшы, юмарт һәм гадел. Үзеңнең серләреңне сөйләп, гел киңәшләр сорап була торган кешең булуы – зур бәхет. Әнием кояш кебек, гел балкый, һәрберебезнең күңелен күрүче нур кебек. Аннан башка дөньяны күз алдына китерергә дә куркам. Әнием мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Һәрберебез дә әниләрнең эшләгән яхшылыклары өчен рәхмәтле булырга тиеш. Беркайчан да үз әниеңне онытма, чөнки аны дуслар да, акча да алыштыра алмый. Әниегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз.

Минем әбием

49-31-25

Әниемнең әнисен әби дип әйтәм. Аның исеме - Флёра Сәйфуллина. Ул Ялутор районы, Калмаклар авылында яши. Әбием башлангыч сыйныфлар укытучысы. Мин аны бик яратам. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек. Аның башында һәрвакыт ап-ак яулык. Ул шундый уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без килгәч, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Без әбием пешергән өчпочмакларны, чәк-чәкләрне бик яратып ашыйбыз. Бәлешләре ашап туймаслык. Чәй эчкәндә, әбием безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйли. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Әбиемнең сүзләре - безнең тормыш юлыбыздагы ярдәмче. Ул безне дөрес, тугры юл салырга өйрәтә. Әбиемнең күңелендә безнең барлыгыбызга карата горурлык һәм мәхәббәт бик күп. Безнең күңелләребезнең якты йолдызы - күңелле, тату гаиләбезнең бер өлеше әниемнең әнисе. Әниемнең әнисен без бигрәк тә яратабыз.

Диана ХӨСНЕТДИНОВА,
52 нче мәктәп укучысы, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836