Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Китапханәләрдә китап күргәзмәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә «Татар мәдәнияте көннәре» кысаларында Тубыл округындагы авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре ачылды. Аларның күбесе бөек патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган.

Санниково авыл китапханәсендә китапханәче Гүзәл Колмәмәтова «Себер-татар хәзинәсе» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә дүрт бүлектән тора.

Беренче бүлек - «Халык авыз иҗаты».  Биредә төрле фольклор жанрларындагы әсәрләр: мифлар, риваятьләр, әкиятләр, бәетләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар һәм такмаклар тәкъдим ителгән.

«Якташ язучылар ижаты»  бүлегендә укучылар җирле шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән танышачаклар.

Өченче бүлек «Якташ җырчылар иҗаты» дип атала. Анда китап укырга яратучылар музыка язу гына түгел, җырларын үзләре башкарган җирле композиторларның иҗатын өйрәнә алачаклар.

«Нәниләргә бүләк» дигән бүлектә балалар өчен шигырьләр, җырлар, хикәяләр һ.б. тупланган.

7-11-26

Китапханәгә килүчеләргә күргәзмәдәге мәгълүматлар себер татарларының тарихы, мәдәнияте белән танышырга, татар халкының гаҗәеп әкият һәм риваятьләре дөньясына чумарга, татар һәм рус телләрендә әдәби әсәрләр укудан ләззәт алырга мөмкинлек бирә.

Гүзәл Хәлим кызы быел да округта Муса Җәлил истәлегенә ел саен уздырыла торган онлайн-конкурста катнашырга теләп, китап укучыларына мөрәҗәгать итте. Беренче булып китапханәгә озак еллар Санниково урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан 94 яшьлек ветеран укытучы Фазилә апа Урамаева килә. Ул М.Җәлилнең «Җырларым» шигырен, аннары сәнгатьле итеп Г.Тукайның «Сабыйга» һәм «Эшкә өндәү» шигырьләрен дә сөйләп бирде. Шулай ук «Сәнгатьле уку» номинациясендә «Күршеләр» шигыре белән Зилия Азисова катнашты.

Яңа кертелгән «Стендап» номинациясендә Зоя Зольникова «Картлык - юләрлек», Мәкъсүдә Колмәмәтова - «Саз якта булганда» һәм 12 яшьлек Алмаз Колмәмәтов - «Ике бәйрәм арасында» дигән монологлар сөйләделәр.

Гүзәл Хәлим кызын бүгенге көндә яшьләрнең татар телендә генә түгел, рус телендә китаплар укымаулары, теләсә нинди мәгълүматны да телефон аша интернетта табарга була, дип китапханәгә йөрмәүләре бик борчый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Фазилә Урамаева.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836