Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ришат Төхвәтуллин – Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең «Синтез» мәдәният сараенда җанга рәхәтлек биргән яраткан җырчыбыз Ришат Төхвәтуллин чыгышын карадык. Күпләр урын-билетлар булмау сәбәпле, бу бәхеттән мәхрүм булдылар.

Милләтне, аның телен, сәнгатен саклап калуда мондый очрашуларның файдасы әйтеп бетергесез. Балаларыбызны, оныкларыбызны татарның күренекле шәхесләре үрнәгендә сөйләп, алар белән гаиләдә үз телебездә сөйләшеп татар баласы итеп тәрбияләсәк, милләт язмышы да якты булыр иде.

Шуның өчен талантлы, халык мәхәббәтен яулаган милләт уллары һәм кызлары белән очрашканда, кайгы-борчулар да онытылып тора, йөрәккә дәрт, күңелгә ямь бирә татарларыбыз. Кешедә яшәү дәрте, тормышны, илебезне, телебезне ярату хисләре уяна.

Милләт җанлы, намуслы, тырыш, югары дәрәҗәдә сәләтле, кешелекле, көйле һәм моңлы илаһи зат Ришатны фани дөньяга бүләк иткән әти-әнисенә рәхмәтләребезне җиткерүен сорадык җырчыбыздан. Ата бәхетен нәсел дәвамчысы - улы Алимне бүләк иткән Алиясенә дә изге теләкләребезне, сәламнәребезне юллап, киләчәктә аны да сәхнә түрендә күреп, очрашулар насыйп итсен дип теләп калдык.

Ришат яшьләрнең генә түгел, өлкән яшьтәгеләрнең – әбиләрнең дә күңелен таба белә, алар белән чыгыш ясау вакытында төрлечә элемтәдә булып аралаша, җан азыгы өләшә.

Җырчыбыз төркемендәге көчле тавышлы егет Ленар Шәммөхәммәтовны, җырчы Гүзәл Асылбаеваны, оста биюче егет-кызларны, алтын куллы, талантлы музыкантларыбызны да озак алкышлар белән озатты тамашачы. Элемтәне саклаган күренекле шәхесебез – Фәрит Хәкимовка да Аллаһ рәхмәтләре төшсен.

Тубылдагы себер татар автономиясе исеменнән (җитәкчесе Зәйтүнә Тычинских) «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җитәкчесе Роза ханым Яхина Мактау хатларын тапшырды.

Озак сәхнәдән бушатмыйча, киләсе елларда тагын саулык-сәламәтлекләр белән очрашуларны өмет итеп, дөньяда тынычлык урнашып китүен теләп саубуллаштык.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл округы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836