Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Шигърият бәйгесе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең 52 нче этномәдәни компонентлы урта мәктәбендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан рус теле һәм татар теле укытучысы, Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Халидә Кирамова ел саен үткәрелә торган шигърият кичәсе уздырды.

Залда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, аның турында әсәрләр, картиналардан күргәзмә оештырылган иде. Кичә М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган слайдлар карау белән ачылды. Аннары сәхнәгә татар милли костюмнар кигән 8 «б» сыйныф укучылары - Артур Әминов, Ислам Хәлилов, Динар Тузмөхәмәтов, Ильяр Хисаметдинов чыгып, чараның беренче өлешен «Моабит дәфтәре»нә кергән «Җырларым» шигыре белән башлап җибәрделәр. Җыелган ата-аналар, укучыларга шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында нинди шартларда иҗат иткәне турында сөйләделәр. Тамашачылар игътибарына Халидә Халидулла кызы сәнгатьле итеп «Вәхшәт» шигырен сөйләде.

8-35-26

Чараның бәйге өлешендә нәфис сүз осталарының сәләтләренә бәя бирүче жюри әгъзалары белән таныштырдылар. Бәйгедә 1-10 сыйныф укучылары М.Җәлилнең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә сөйләп ярыштылар. Укучыларның чыгышларына анализ ясап Халидә Кирамова: «Шигърият бәйгесенә укучылар озак һәм зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Күбесе милли киемнәрдән чыгыш ясадылар. Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар укучылары. Алар әниләре, әбиләре белән төрле декорацияләр әзерләп алып килгәннәр. 1 «а» сыйныф укучылары Эллария Бабаева, Әскәр Шараев, (укытучылары Миләүшә Ниатбакиева), 2 сыйныф укучылары Рианна Сәгыйтова, Әмирхан Ибраһимов, 5 сыйныф укучысы Вера Шмидт «Вәхшәт» (Ольга Макарова), 6 «б» сыйныф укучысы Эвелина Мөхетдинова (Лилия Рахмангулова), минем укучыларым Диана Хөснетдинова, Мәдинә Гафарова, Карина Джаббарова шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Патриот шагыйребезнең иҗатын киләсе буынга җиткерү, аларда мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү - безнең изге бурычыбыз», - дип сөйләде.

8-36-26Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада тамашачылар игътибарына «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» документаль фильм тәкъдим ителде. Аннары алар «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгенең Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге бию төркеме чыгышларын карап хозурландылар.

Бәйгедә катнашучыларга М.Җәлилнең шигырьләр җыентыкларын бүләк иттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: М.Җәлилгә багышланган шигырь кичәсендә.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836