Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Авылларда бәйрәмнәр узды

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган, фарыз намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның һидаятькә ирешүчеләрдән һәм җәннәткә керүчеләрдән булулары бик ихтимал. (Коръән тәфсире, 9:18)

Түбән Тәүде округының Саз авылларында зур хәзерлек белән оештырылган дини бәйрәмнәр узды. Барлык авылдашлар катнашты дисәк, хата булмас.

Урта Тарманда – өч бәйрәм бергә

Урта Тарман авылы мәчетенең 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Әнвәр Әбделчалилов мәчет хөрмәтенә зур бозау бүләк итте. Тантаналы җыелышта хөрмәтле кунак – округның төзекләндерү, яшелләндерү һәм халык белән эшләү идарәсе башлыгы Александр Маматов катнашты. Ул үзенең эчтәлекле чыгышында авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, авылларда, шулай ук округ күләмендә югары уңышларга ирешүләр теләде.

27-3-26

Төмән өлкәсе диния нәзарәте исеменнән милли һәм дини эшләрдә актив катнашкан авылдашларга Рәхмәт хатлары һәм Коръән китаплары тапшырылды.

Аксакал, дин юлында күп еллар хезмәт иткән Шамил абый Чалилов үзенең чыгышында алдан ук дәфтәренә җентекләп язып куйган мәчет тарихын сөйләп бирде. Беренчеләрдән булып Аллаһ йортының нигезен салучылар – Хәмзә абый Айнуллин (хаҗи), Тимерсәид бабай Абдразаков, Рашат абый Гөбәйдуллин булган, диде. Тагын да башка исемнәр яңгырады.

27-31-26

Мәчет имам-хатыйбы итеп Башкортостан Республикасының Уфа мәдрәсәсендә белем алган Айрат Таиров билгеләнгән. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операциядә изге бурычын үти. Вакытлыча аның урынында имам булып Рөстәм Назыров кала. Дини оешма җитәкчесе Руслан хәзрәт Абдуллин үзенә йөкләнгән катлаулы вазифаны уңышлы башкара.

Бу көнне өч вакыйга бергә уздырылды: 30 еллык юбилей, Корбан ашы һәм күк теләү мәҗлесе.

Мөстәчәт Таирова үзенең актив ярдәмчеләре белән авыл халкын кузгатып, зур тырышлык күрсәтеп, бу тарихи очрашуны оештыра алганнарын әйтергә кирәк. Мөстәчәт ханым бүгенге көнгә хәтле мәчет бинасын һәм аның тирә-ягын карап, чистартып тора, дип сөйләделәр авылдашлары.

27-32-26

Эскел авылында күк теләү ашы

Күрше Эскел авылында күк теләү ашы узды. Әнвәр Әкрәм улының мәчетләр хөрмәтенә биргән бозавының яртысын һәм авылдашларның Корбан бәйрәменнән калган итләрен җыештырып, зур мәҗлес оештырылды. Мәчет каршындагы яшел чирәмдә күк намазы укылды.

Монда да актив катнашучыларга, мәчет файдасына булышучыларга Рәхмәт хатлары һәм Коръән китаплары тапшырылды.

Мәчет оешмасы җитәкчесе итеп Минневәли хәзрәт Таиров билгеләнгән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Аллаһ йортында зур үзгәрешләр булдырылган, барлык уңайлыклар тудырылган.

Мәчет имамы вазифасына Татарстан Республикасы, Казан шәһәренең «Ислам диненә – 1000 ел» мәдрәсәсен тәмамлаган, югары белемле Илнур хәзрәт Уразов билгеләнгән. Ул Аллаһ йортында дини дәресләр булдыру турында кайгырта. Аның инде укырга теләүче шәкертләре дә шактый.

Аксакал Шамил абый Чәлилов әйтүенчә, Бөек Ватан сугышына хәтле авылларда мәчетләр эшләп торган. Эскел авылы мәчете Рауфат абый Гөбәйдуллин йорты артындагы күл буенда булган икән.

Үземнең исемемнән авыл халкына аларның активлыгы, бер-беренә булышуы, ярдәмләшүе, алга омтылышы өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: Эскел мәчете, тантанада.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836