#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апрель ае

Апрель ае – язның аеруча кайнап торган чагы.

Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә...

Подробнее...

Өлкә мәгариф яңалыклары

Март азагында Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) бүлеге инспекторы белән укучылар очраштылар. Чараны Диана Бакиева алып барды, 12 кеше катнашты.

Инспектор юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты – балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

Полиция хезмәткәре укучыларга куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча юл өлешендә үзеңне ничек дөрес тоту турында сөйләде. Очрашу дәвамында инспекторга балалар төрле сораулар бирделәр. Ул сабыйларга игътибарлы булырга, юлда үзеңне сакларга...

Подробнее...

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне (1886-1913 еллар)

Тукай. Яз. Мәктәп. Яшь талант

...Тукай һәм татар әдәбияты дидеңме, күңелдә яз уяна, шагыйрьнең үз яшьлеге һәм гомумән яшьлек. Тукай минем күңелгә язгы сулар тавышы, мәктәпләрдәге балалар шау-шуы белән килеп керә... Әдәбият һәм аның киләчәге... Әдәбиятка килә торган яшь талантларның санын мин мәктәпләр санына пропорциональ дип карыйм. Аларның чыганагы – мәктәп. Шуңа күрә минем укытучыларга: «Сизгер булыгыз, игътибарлы, ярдәмчел булыгыз. Яшь талантларның беренче авазларын мәктәп залларында башлап сез ишетәсез. Дөньяга сирәк килә торган Тукайларның яшьлеге сезнең кулда!»– диясем килә.

...

Подробнее...

«Ник мин татар телен белмәскә тиеш соң?!»

14-11Дәнилә Камалетдинова үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланып сөйләве, исемен «Данилә» дип әйтүчеләргә: «Мин – Дәнилә» дип җавап бирүе белән игътибарны үзенә җәлеп итте. «Ә син татарча сөйләшә беләсеңме?” – дип сорагач: «Татар теле – ул минем туган телем. Ник аны мин белмәскә тиеш соң?! Гаиләбез белән без татарлар, әти-әнием татарча сөйләшәләр», - дип җавап бирүе бөтенләй сүзсез калдырды.

Чынлап та, хәтта сазъяк арты авылларында да балалар үзара рус телендә генә аралашырга тырышкан чорда яшәгәндә, шәһәр кызының шулай кистереп, горурланып әйтүе бик сирәк очрый торган хәл бит...

Подробнее...

«Дуслык күпере» бәйрәмендә

14-10Төмән районы, Талмы балалар бакчасы тәрбиячеләре Альбина Сәйфуллина, А.Хәлитуллина, А.Бакиева «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Чарага балалар татар милли киемнәрдән килделәр. Балалар өчен тәрбиячеләр күргәзмә оештырганнар иде. Биредә балалар Россиядә яшәүче халыкларның милли киемнәре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, уеннары, кәсепләре белән таныштылар. Әлеге чара балаларда башка милләтләргә карата хөрмәт хисе уяту, үзара дус, тату яшәргә өйрәтү максаты белән оештырылды.

Альбина СӘЙФУЛЛИНА,
Төмән районы, Талмы авылы

Подробнее...

«Батырлык»

Барысы да шул китаплар укудан башланды инде. Чөнки бөтенесендә батырлар турында язылган. Берсе – суга батучыны, икенчесе янгыннан коткарган. Әле тагын күпме шундый китаплар бардыр!

Батырлык!..

Их, берәр батырлык эшләсәң иде дә, кешеләр сиңа:

- Исәнме, Хәлим батыр! – дисәләр иде. Нинди рәхәт булыр иде. Тик әле болар хыял гына. Ләкин... ләкин мин дә берәр батырлык күрсәтәчәкмен. Ул вакытта:

- Укымыйсың, тәртип бозасың, - дип бәйләнеп йөрүче Зәнфирәнең дә авызы капланыр. Ә мин аңа эндәшмәм дә. Менә күрерсез!

Шундый уйлар белән кыш үтеп, яз җитте. Батырлык эшләп булмый гына...

Подробнее...

Бәрәңге утырта беләсеңме?

Һи, шуны да белмәсәң, дияргә ашыкма. Бәрәңге утырту өчен иң шәп вакыт – каеннар яфрак яра башлаудан шомыртлар чәчәк ата башлаганчыга кадәр. Бәрәңге бакчасын гадәттә төштән соң, туфрак җылынгач казыйлар. Бәрәңгенең үзен дә төштән соң утырту әйбәтрәк. Җылы туфракка төшкән орлык 2-3 көнгә иртәрәк шытып чыга, тамырга да тизрәк ныгый.

«Балалар календаре»

Подробнее...

Антарктиданы Казан галиме ачкан

Антарктида турында кешеләр борын-борын заманнардан ук белгәннәр. Англиянең атаклы диңгез сәяхәтчесе Д.Кук 1775 елда көньяк материкка таба сәфәр чыгып карый, ләкин яңа җирне таба алмый. Шуннан соң ярты гасыр чамасы вакыт үтә. 1819 елда «Восток», «Мирный» шлюпкаларында Төньякка яңа сәяхәт оештырыла. Анда Казан университеты профессоры И.М.Симонов та катнаша. Бу экспедициядә ул бердәнбер галим була. Антарктиданы ачкан әлеге экспедиция вакытында Симонов, астрономлыктан тыш, зоолог, ботаник, хәтта этнограф вазифаларын да башкара һәм бик кыйммәтле фәнни материал туплый. Аның хезмәтләре бөтен дөньяга...

Подробнее...

«Куянкай»

9-20Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә үткән «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинарында Киндерле мәктәбе укытучысы Альбина Әхтәриева, тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина балалар белән «Әйлән-бәйлән» исемле концерт куйдылар. Концерт бик шәп булды. Балалар биеделәр - җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Белем йорты каршында эшләүче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тезелеп басып, «Куянкай» җырын җырладылар. Нәниләрнең гүзәл милли костюмнары бигрәк үзләренә килешле. Авылдашлары чыгышларын зур алкышларга күмделәр.

...

Подробнее...

Горурлык

9-18Рәсемдә Түбән Тәүде районы, Иска-Чебакова авылында гомер кичергән Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Шәйхетдиновның нәбәрәләре. Алар кулларына карт бабаларының портретын һәм орден-медальләрен тотканнар. Кызларның йөзләрендә никадәр горурлык, шатлык! Немец фашистын тар-мар итеп, тынычлык биргән карт бабаларына мең кат рәхмәт әйтәләр. Сугыш батырларына мәңгелек дан!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

...

Подробнее...

Март ае

Кышның салкыннарыннан соң, без язны сагынып көтеп алабыз. Яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Март аеның уртасы җитсә дә, әле һаман яз билгеләре күренми. Язның кыштан әллә ни аерыласы юк. Салкын, бураннар да уйный. Ләкин мин моны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итәр, тиздән җылытыр. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куяр. Кояш җылырак карау белән боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлар. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырар. Түбә калайларыннан пар күтәрелер.

Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышны...

Подробнее...

Әниемә булышам

Чәй хикмәтләре

Берәү чәйне бик тәмле итеп пешерә торган булган. Күпме сорашсалар да, моның серен беркемгә дә чишмәгән. Гомеренең ахыры якынлашкач, тагын:

- Синең чәең һәрвакыт тәмле, хуш исле була иде, зинһар, серен әйт, - дип үтенгәннәр.

- Әйтсәм, әйтим инде: төсе матур, үзе хуш исле булсын өчен чәйне мул итеп салырга кирәк, - дигән ул.

Әмма тәмле итеп чәй пешерүнең үз хикмәтләре бар. Чәй һәм кофе өчен суны озак кайнатырга ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә, өстенә кайнар су агызып, бераз томалап тоталар. Чәй салыр алдыннан чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар...

Подробнее...

«Укытучы һәм остаз елы»на багышланган бәйге

9-17Мәскәү шәһәрендә узган «Путевка в жизнь» дип аталган ачык әдәби бәйгедә Тубыл шәһәреннән дә катнашучылар булды. Бәйгенең ябылу тантанасында җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. «Мәскәү әдәбиятчылары салоны» иҗат остаханәсе һәм «Внуково» мәдәният үзәге оештырган тантаналы вакыйгада булып кайткан Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы Самирә Фазулова үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

- Әдәби бәйгедә беренче мәртәбә катнаштым. Бу иҗади бәйге турында интернетта юлыктым һәм үземне сынап карага булдым. Әти-әнием, якыннарым идеямне хупладылар. Аннары...

Подробнее...

Оста биючеләр

9-19Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Түбән Тәүде мәдәният йортында «Исән чишмәләр» IV нче район татар сәнгате һәм төрки телле халыклар фестивале үткәне турында язган идек. Әлеге бәйгедә татар биюен бик оста башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулаган Камила белән Морад Янбиковлар фестивальнең йөзек кашы булдылар. Аларның чыгышлары тамашачыларның гына күңелләренә хуш килмәгән булып чыкты. Жюри әгъзасы, «Тамаша» фольклор ансамбле җитәкчесе Ильяс Бакиев чыгышларга анализ ясарга сәхнәгә чыкканда, сүзен Янбиковларны мактаудан башлап җибәрде.

Һәм лаеклы рәвештә алар үзләренең яшьтәге балалар...

Подробнее...

Кар бабай белән саубуллаштылар

9-21Төмән районы, Явызбы балалар бакчасында күптән түгел генә яраткан Кар бабайның туган көнен бик күңелле итеп үткәргәннәр иде. Кар бабай - кышкы күңел ачу, ул балачактан таныш һәм яраткан уен. Кар бабае балалар өчен ел саен көтеп алынган кунак ул. Аның туган көнендә балалар тәрбиячеләре - Алсу Мамкина, Светлана Журавлева, Альбина Белова белән бергә төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, матур җырлар җырлап әйлән-бәйлән әйләнделәр, аркан тарту ярышында көч сынаштылар. Шулай алар зур ләззәт һәм уңай эмоцияләр алдылар. Ә бүген балалар Кар бабай белән киләсе кыш айларына кадәр саубуллаштылар. Кар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836