Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Коточкыч сүзләр... Күңелнең ышанасы килми. Әле генә ялкынланып, кыю фикерләр белән татар халкын яклап, мәктәпләрдә туган телләрне кыскартуларга, мәдәни үсештәге кимчелекләргә ныклап тукталып һәм дә себер татарлары тормышы турында язды. Үз һөнәренә тугрылыклы, үзенә бик нык таләпчән, эшен җиренә җиткереп башкара белә торган татар халкының милли җанлы, ачык күңелле, кайгыртучан улы иде ул. Ә инде бүген интернет челтәрендә аның үлеме турындагы кайгылы хәбәр язылган. Йөрәк сыкрый...
Наил Алан (Хисамиев) 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туа. “Әтием...
Гомерен табиблыкка багышлаган Юлия Фәрук кызы Маметова Уват районының Өге авылында туа. Аларның гаиләләрендә шәфкать туташы, табиб булып эшләүчеләр булмаса да, ул кечкенә вакытыннан ак халатлы һәм “хастаханә” рольле уеннарны ярата. Юлиянең әнисе Рәйсә Шәүкәт кызы - укытучы, әтисе Фәрук Тимерхан улы – инженер. Юлия сигезенче классны авылда тәмамлап, укуын Тубыл шәһәренең унөченче мәктәбендә медицина классында дәвам итә. Төмән дәүләт медицина университетына укырга кереп, уку йортын уңышлы тәмамлый һәм күңеленә якын булган һөнәре буенча эшли башлый. Әти-әнисе кызларының гомерен табиблыкка...
Авыруларның хәлен җылы сүзе, йомшак карашы белән җиңеләйтү сәләтенә ия булган, миһербанлы, мәрхәмәтле, уколларны авырттырмый ясый белгән Радмила Маршал кызы Моратова Тубыл хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кече яшеннән бу һөнәр турында хыялланган кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Аның бу юнәлештә хезмәт итүенә быел 18 ел булган. Үзе яшь булса да, Радмила Маршал кызы 24 санитар, 19 шәфкать туташы белән җитәкчелек итә. Үзенең эше турында: ”Мин әле өлкән шәфкать туташы булып икенче ел эшлим. Гади шәфкать туташы булып эшләү күбрәк ошый иде.
Без...
28 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырдылар. Төмәндә иртән Тарихи мәйданда Мәңгелек ут янында бәйрәм митингы үткәрелде һәм чәчәкләр салынды. 1941 елны чик сакчылары немец-фашист һөҗүмен беренче булып кабул иткәннәр. Бөек Ватан сугышында, заман кампанияләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Көндез Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды. Ул шулай ук Россия чик сакчылары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланды.
“Аист” чик сакчылары катеры 1986...
Кактамак авылында яшәүче Зәйтүнә Гаяз кызы Шакирова 90 яше белән котларга килгән кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады. Гармун уйнап, җырлап-биеп килеп кергән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл ветераннар советы әгъзаларын күрүгә, әбинең күңеле тагын да күтәрелде, сөенечен яшермичә, хәтта ул гармунга кушылып җырлап, биеп тә алды. Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котлап халыкны социаль яктан яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм Ялутор район хакимияте башлыгы...