#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Йөрәктә һәрвакыт яз...”

41-16Өлкәннәр көне уңаеннан Төмән шәһәренең Яңавыл ягында яшәүче әби-бабайлар “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә җыелдылар. Алар өчен үзәк хезмәткәрләре “Йөрәктә һәрвакыт яз...” дип аталган концерт программасы, шулай ук шәһәр Думасы депутатлары Ришад Зиганшин һәм Николай Моисеев матди ярдәмендә бай табын әзерләгәннәр иде. Кунаклар саны күп булды, үзәк хезмәткәрләре һәркемне ачык йөз белән каршылап, өстәлгә дәштеләр. Килүчеләр урнашып беткәч, чараны алып баручы Наисә Гайнельянова һәм Татьяна Данилова матур сүзләр, изге теләкләр белән кичәне башлап җибәрделәр.

...

Подробнее...

Ниһаять, Төмән өлкәсе мәктәпләре дәреслекле булдылар

41-17Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр алып кайтты.

Өлкәнең татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче урта мәктәпләрендә дәреслекләр иске булуы турында күптән сүз алып барыла инде. Бу турыда “Яңарыш”та да берничә тапкыр басылып чыкты.

- Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында кызыксынып, бу фәннәрдән дәреслекләрнең бик нык искергән булуын белеп, үземнән ярдәм күрсәтергә уйладым. Мин аны мониторинг шикелле эшләдем: январь аеннан һәр мәктәпкә шалтыратып, белешеп...

Подробнее...

Кырынкүл укучылары уңышлары

20-11Апрель аенда Төмән шәһәре, Кырынкүл авылының 52 нче мәктәбе укучылары җыр дәресләре укытучысы, “Аккорд” гитарачы кызлар төркеме җитәкчесе Гөлниса Хөсәенова һәм туган тел дәресләре укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова оештыруында Мәскәү шәһәренең 384 нче мәктәбендә узган “Мәскәү язы-2015” халыкара конкурсында сәләтләрен күрсәтеп, югары урыннар яулап кайттылар. Кырынкүл укучылары бу бәйгедә быел икенче тапкыр катнаштылар. Бу юлы балаларның чыгышлары сугыш темасына багышланган иде. Нәфис сүз номинациясендә үз яшьлекләре арасында 8 нче сыйныф укучысы Рөстәм Ниатбакиев - 1...

Подробнее...

“Һәр көнем хезмәттә үтә”

20-12Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Эске авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авыл хакимияте башлыгы ветераннарга медальләр тапшырды. Мондый зур бүләккә 86 яшьлек Сәрбикамал Сәфәр кызы Сирачева да лаек булды. Әби белән якыннан танышыр өчен без аның йортына юл алдык. Үзе генә яшәүче әбинең йортына килеп кергәч тә, әйләнәдәге чисталык, өстәлдә яңа гына майдан чыккан камыр ашлары, табада авыз суларын корытырлык итеп пешкән табан балыгы игътибарны үзенә тартып, әби турында уңай тәэсирләр тудырды. Тәбәнәк буйлы, җитез әби безне ачык йөз белән каршылады.

Сәрбикамал Сәфәр кызы Тарман авылында 9...

Подробнее...

Революөия яшь тәше

20-13Әтием Хачиәкбәр Алиәкбәр улы Корманов 1917 елның май аенда Төмән районы, Ямбай авылында туган. 1938 елны Кызыл армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгышка озатыла. Тын океан флоты составында 942 нче корабльдә йөзә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде өч ел хезмәт иткән була. Фронтта Тын океанның Кызыл байраклы Амур флотилиясендә диңгез чикләрен саклый. Немец-фашист илбасарларын тар-мар иткәннән соң, матросларга японнар белән сугышырга туры килә. 1945 елның августында Көньяк Сахалинны һәм Курил утрауларын япон басып алучыларыннан азат итү операциясендә катнаша. Фронтта командованиянең сугышчан...

Подробнее...

Гроссмейстер дәресе

20-10Төмән районының Индрәй мәктәбендә А.Е.Карпов исемендәге шахмат үзәгенең бер бүлеге ачылганга да өч ел вакыт узып киткән икән. Аның ачылу тантанасына танылган шахматчы үзе килгән иде. Бүлекчәнең җитәкчесе Сөембикә Вәлишина дәресләргә йөзләгән бала йөрүен әйтеп китте, әле спорткомплекста олылар белән дә эшли икән бу тырыш, хезмәтен бар күңелен биреп башкаручы ханым.

Ә бер көнне мәктәпкә өлкә шахмат үзәге җитәкчесе - халыкара гроссмейстер Евгений Прокопчук килде. Ул 3нче класс укучылары белән очрашты. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева бу истәлекле очрашуда катнашучыларны сәламләп...

Подробнее...

Онытмаска тиешбез

“Яңарыш” газетасы битләрендә сугыш ветераннары, сугыш еллары балалары турындагы язмаларга күп урын бирелде. Бу эчтәлекле хатларны әзерләгән журналистларга, хәбәрчеләргә зур рәхмәт белдерәсе килә. Ә бу эшне газета битләрендә югары дәрәҗәдә укучыларга тәкъдим иткән редакция коллективына чиксез уңышлар телим. Якташларыбыз, сугыш еллары турындагы истәлекләрне бик рәхәтләнеп укыдым. Алар – безнең тарих. Бигрәк тә бу рәхимсез еллар турында, безгә бүгенге тыныч тормышны бүләк итүчеләрне онытмаска тиешбез. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак...

Подробнее...

“Безнең көчебез бик зур”

23-3XVII «Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясенең Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә үткән “түгәрәк өстәл”е артында галимнәр, чит төбәкләрдән килгән кунаклар, туган тел укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, татар хәрәкәтендә актив катнашучылар тел, мәдәният, әдәбиятыбызны саклау турында сөйләшү алып бардылар. Чарага өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимергали Мирасов җитәкчелек иттеләр.

Ринат Насыйров халкыбыз арасында элемтә юклыгы, бергә җыелышып сөйләшүләр булмавы, һәркемнең үз эшен үзе генә башкаруы, мондый чараларда...

Подробнее...

Сөйкемле татар әбие

23-20Аларның тормыш юлы, балаларына гына түгел, бүтәннәргә дә ачлык, ятимлек, сугыш газапларын үз башларыннан кичермәгән яшь буынга үрнәк булырлык. Тубыл шәһәрендә яшәүче Нурбаян Вәли кызы Бакиева 76 яшенә баскан булса да, ачык йөзле, мөлаем, һәрвакыт пөхтә, заманча матур киенә дә белгән татар әбиләребезнең берсе. Татар концертларын яраткан, “Яңарыш” чыгып килгәннән газетабызны яздырган, гаиләсендә яшьләрне газета яңалыклары белән дә таныштырырга өлгергән Нурбаян апаның тормышы белән кызыксынып, аның белән якыннан таныштык. Ул үзе турында сөйләргә яратмаса да, балалык елларын искә алып, хатирәләре...

Подробнее...

“Җитәкчебез белән горурланабыз”

23-19Җиңү көнендә Түбән Тәүде районы, Эске авылында “Девятьяров” хуҗалыгында зур бәйрәм булды. Үгез суеп шашлык ясадылар, ит шулпасы пешерделәр. Тантана саф һавада үтте. Оешма җитәкчесе Басыйр Әхмәт улы Девятьяров хезмәткәрләргә диплом-грамоталар, премия, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Икмәк пешерүчегә, шофер-механизаторга, сыер савучыга өч йорт төзелә башлады; эше быел тәмамланачак. Хуҗа ике эшчегә йортлар сатып алырга акча бирде. Берничәсенә Тараскүл санаториена путевкалар тапшырды, быел анда 30 эшче ял итте. Басыйр Әхмәт улы хезмәткәрләренә нык булыша, мәсәлән, машина-трактор мастерское мөдире...

Подробнее...

Шагыйрә белән очрашу кичәсе

21-1Төмән районы, Ямбай авыл китапханәсендә Гөлүфәр Барый кызы Тимшанова үз һөнәренә бар күңеле белән бирелеп 30 елдан артык эшли. Биредә бик еш төрле темаларга багышланган әдәби кичәләр, очрашулар, бәйге-конкурслар ике телдә дә үткәрелеп тора. Шушы еллар эчендә аларның актив китап укучылары, үз тамашачылары, катнашучылары да барлыкка килгән.

Ә бу юлы Гөлүфәр Барый кызы халык соравы буенча үзләренә Төмән шәһәрендә яшәп иҗат итүче Клара Кучковскаяны чакырды. Очрашуга шагыйрәнең иҗатына гашыйк булган Ямбай һәм Турай авыллары кешеләре килделәр. Алар арасында яшьләр, мәктәп укучылары...

Подробнее...

Районның мактаулы гражданины исеме бирелде

Безнең Аслана авылында олы хөрмәткә ия булган укытучы – Рафаил Исмәгыйль улы Магжанов яши. 2002 нче елның сентябрь аенда лаеклы ялга чыккач, тынгысыз җан, туган як тарихын өйрәнеп – “Аслана мәктәбенең тарихы документлар һәм иллюстрацияләрдә”, “Туган як киңлекләре”, Туган авылым - Кулик”, “Аслана – үткәннән киләчәккә” дигән 4 китап бастырды. Шундый бай материал туплаганда авторга күпме тырышлык, түземлек кирәк булган һәм күпме көч түгелгәненә ис-акыл китә. Бу китаплар якташлары йортларына зур шатлык алып килде, чөнки язылган тарихи вакыйгалар беркемне дә ваемсыз калдырмый, аларда һәркем...

Подробнее...

Балчыктан сыннар әвәләүче осталар

21-9Тубыл районы, Ишмәт авылында туып-үскән Нурия Яхъя кызы Маметова мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесында белем алганнан соң, туган авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Аннары Тубыл шәһәрендә яшәп, балчыктан сыннар әвәләүче остасына әйләнә. Лаеклы ялга чыгып, тормышындагы үзгәрешләр белән оста безнең белән уртаклашты.

- 2000 нче елда “Балчыктан сыннар әвәләүчеләр” дип аталган остаханә ачтык. Туристларны безнең остаханәгә интерактив экскурсияләргә алып киләләр иде. Бүген дә бу юнәлеш кирәкле, чөнки кызыксынучылар бар. Үз эшең белән шөгыльләнүнең уңай яклары да...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836