#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәҗәрә – ул нәсел агачы

Мин «Яңарыш»та (№12, 18.03.2022 ел) басылган Галия Абайдуллинаның «Котлы булсын» мәкаләсен дулкынланып кат-кат укыдым. Анда язылган «Ата-бабаң кем булган, син кемнең токымы? Һәркемнең тормышы үзе бер тарих. Аннан үрнәк, гыйбрәт алырга була!» - дигән сүзләре күңелемә бәлзәм булып ягылдылар.

Шул уңайдан файдаланып, мин дә үзем төзегән шәҗәрәм белән газета укучыларын кыскача таныштырырга уйладым. Бәлки, сүзләрем яшь буын укучыларын да кызыксындырыр, үзләренең нәсел-ыру агачын үстерүдә аз булса да булышлык күрсәтер, дип өмет итәм. Әти-әни, бабай-әбиләр исән чакта изге мөселман йолаларын...

Подробнее...

Группа тюменских добровольцев «Тобол» и “Тайга” отправилась на службу

Из Тюмени к месту боевого слаживания проводили добровольцев из отдельного инженерного батальона «Тобол» и подразделения снайперов «Тайга».

Начальник Тюменского высшего военно-инженерного командного училища, генерал-майор Дмитрий Евмененко: «Сегодня мы отправляем наших земляков-тюменцев служить в именных формированиях Тюменской области. Людей, которые приняли решение быть защитниками нашей Родины. Они добились успехов на гражданке, но по зову сердца направились служить в Вооруженных силах России для выполнения задач, которые им определит Верховный Главнокомандующий».

В составе...

Подробнее...

В Тюменской области выстроена единая технология проведения конкурсов для СО НКО

В Тюменской области введен в промышленную эксплуатацию портал конкурсов Тюменской области https://тюменьгранты.72to.ru/. В течение полугода портал работал в пилотном режиме.

Портал создан для проведения по единой технологии конкурсного отбора социальных проектов некоммерческих организаций как на региональном, так и на муниципальном уровнях.

Системой предусмотрено:

- проведение муниципальных и региональных конкурсов для СО НКО;

- прием заявок через личный кабинет (вход в систему через портал госуслуг);

- оценка программ (проектов) независимыми...

Подробнее...

Горурлануга лаеклы юбиляр

27-17Моннан 66 ел элек Тубыл татар педучилищесын бергә тәмамлаган, ерак Түбән Тәүде районының Эске авылында туып-үскән, хәзер Урманбаш авылында яшәүче яшьлек дустыбыз Гөлнур Әкрам кызы Хәйруллинаның 4 июльдә 85 яше тула.

Матур табигать кочагында яшәп, яраткан тормыш иптәше (мәрхүм) белән гомер кичергән, уңган-булган, менә дигән балалар тәрбияләп, гомер буена башлангыч класс укучыларын укытып, лаеклы ялга чыкканчы бер урында эшләп яшәгән дустыбызның сәләт чишмәсе һаман ага да ага.

Аның иҗатында төп урынны нарасый балалар, матур табигать, аның байлыгы урын алган. Китаплары төрле нәшриятларда балаларны һәм зурларны да...

Подробнее...

Винзили яңалыклары

27-20Сугыш һәм хезмәт каһарманына 90 яшь

Шәвәли Галиевны гомер бәйрәме белән котларга кунаклар Винзили поселогы хакимиятеннән, ветераннар советыннан һәм «Дуслык» татар клубыннан килделәр.

Шәвәли Вәли улы 1932 елның 15 нче маенда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үсә. 1945 елда аларның гаиләсе Төмән шәһәренә күчеп килә. Әтисе сугышта 1943 елда Ленинград янында һәлак була. Шәвәли абый гаиләдә иң олы бала була. Ул әнисенә, туганнарына ярдәм итү өчен, 14 яшендә Төмәннең яшерен хәрби «Спутник» комбинатына эшкә урнаша.

Ул электромонтер, слесарь, соңгы елларда инженер-механик булып...

Подробнее...

Бакчалар арталар

23-8“Төмән шәһәренең Парфеново районындагы «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 400 еллык борынгы мөселман зираты коймасы буенда 60лап нарат утырттылар. Волонтерлар шулай ук берничә миләш һәм имән алып килделәр.

«Ни өчен «Хәтер бакчасы»? Чөнки бу зиратта Яңавыл авылына нигез салучы борынгы бабаларыбыз урнашкан.

Акциягә 80гә якын кеше килде. Состав төрле. Алар - район халкы, 9 нчы мәктәп укучылары, «Остазлык» проекты, «Этнос» балалар үзәге, «Том Сойер фест» тарихи мохитне торгызу фестивале вәкилләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, рәссамнар һәм интернетта чакыруга җавап биргән гади кешеләр. Акция өч...

Подробнее...

Тубылда «Язгы моңнар» фестивале

23-721 май көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә «Язгы моңнар» исеме белән регионара фестиваль үтте. Аның максаты: себер якларындагы иҗади үзешчән коллективларны очраштыру, берләштерү, яңа эшләп киткән коллективлар белән танышу.

Фестивальне оештыручылар – Тубыл шәһәренең себер татар автономиясе (Зәйтүнә Тычинских) һәм себер татар мәдәният үзәге (Вилдан Якупов).

Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә җан атып йөгерүчеләре, килгән кунакларны каршы алып, аларга барлык шартлар булдырып, матур итеп үткәрүчеләр - Илтус Уразмәмәтов, Айгөл Моратова һәм үзәк җитәкчесенең урынбасары Наил Янишев...

Подробнее...

Мәскәүгә экскурсия

23-9Төмән районы, Талымхан авылы мәктәбе укытучысы Тәслимә Мөхәмәдзянова музей җитәкчесе буларак, үзенең укучылары белән 25-27 апрель көннәрендә Мәскәүдә үткәрелгән XY юбилейлы халыкара эзләнүчеләр конкурсында катнашты.

Башта дистанцион-онлайн тур булды. Мәскәү шәһәре оештырган «Минем гаиләм тарихы – Россия тарихында-2022» конкурсында 5 класс укучысы Әскәр Низямов «Труд – главная человеческая ценность», ә 9 класс укучысы Зарина Касмалина «Чтение – дело семейное» темаларына мультимедиа проектлар әзерләделәр. Аларның эшләре призлы урыннар алдылар.

Мәскәү шәһәрендә «Старт в науке» дигән эзләнү һәм иҗади эшләр...

Подробнее...

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 2021 елдагы эшенә йомгак ясады

2021 елда икътисадка ярдәм итүгә өлкә бюджетыннан 21 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән.

«2022 елда без янә икътисадый турбулентлык чорын кичерәбез, аны уздыруда безгә 2021 ел нәтиҗәләре һәм казанышлары ярдәм итә», - дип ассызыклады регион башлыгы Александр Моор. Узган елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе биш тапкыр кимегән. Төмән өлкәсенең нефть-газ кластеры 70ләгән предприятиене берләштерә.

Предприятиеләрнең 1 193 хезмәткәре сакчыл (бережливого) җитештерү коралларына өйрәнделәр, 330 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган, 3 меңнән артык эш урыны булдырылган. Барлык категория...

Подробнее...

60 ел бергә яшәү – үзе бер мәртәбә

18-13Ялутор районы, Кулик авылында яшәүче Роза апа белән Гомәр абый Фәтхуллиннарга гомер көзләренә пар канатлы булып, бала-оныкларының күңел җылысын тоеп килеп керү бәхете насыйп булды. Шуңа да алар язмышларына шөкер итеп яшиләр.

Бу көннәрдә Фәтхуллиннар 60 ел бергә гомер кичерүләре – Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга якыннары, авылдашлары, авыл ветераннар советы әгъзалары, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре килделәр.

Якташларының игътибарына, теләкләре, бүләкләренә сөенеп туя алмадылар, бу очрашу алар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Юбилярларга багышлап...

Подробнее...

“Томан, кояш сирәк күренде”

18-12Төмән өлкәсе нефть һәм газ белән бәйле. Шушы табигать чыганакларын табуда, төньяк шәһәрләрен торгызуда өлеш керткән, кырыс, салкын һава торышына буйсынып яшьлекләрен анда уздырган, инде бүгенге көндә Төмәндә яшәүче якташларыбызның тормышлары кызыксындыра. Без 37 ел төньякта тырыш хезмәт стажы туплаган Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән Гөлшат Мәхмүтовадан үзе, эше турында сораштык.

- Карбанда 1947 елның март аенда Хәмит Нигъмәтҗан улы һәм Абибә Әбделмәннәп кызы (Тильмөхәммәтова) Ниязовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әни барлыгы 8 бала тапкан, ир малайлар сабый...

Подробнее...

Профилактика продолжается

С момента объявления особого противопожарного режима на территории Тюменской области работники противопожарной службы работают в усиленном режиме. В зоне особого внимания частный сектор.

Очередной профилактический рейд прошел в селе Бухтал Нижнетавдинского района. В ходе рейда пожарные проводят разъяснительную работу с жителями по соблюдению требований пожарной безопасности. Напоминают о запрете разведения костров, приготовления пищи на открытом огне. Каждому жителю вручается памятка по соблюдению требований пожарной безопасности. Профилактическая работа продолжается.

Напоминаем...

Подробнее...

Яшәүдән мәгънә табып яшик

17-10Үзенең кабатланмас чыгышлары, матур җырлары белән тамашачыларын сөендергән Роза Яхина Төмән өлкәсендә һәм Омск якларында да танылган җырчы. Өлкәбездә актив җәмәгать эшлеклесе, Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Юрий Константинов исемендәге премия дипломанты, Булат Сөләйманов исемендәге премия лауреаты, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган иҗат кешесе ул.

Омск өлкәсе, Каусы...

Подробнее...

Укытучылар һөнәрен данлап

17-11Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче ветеран укытучы, РФнең халык мәгарифе отличнигы, В.Муравленко премиясе лауреаты Әдип Гарифхановның “Бывших учителей не бывает” дип аталган 6 нчы китабы дөнья күрде. Бу китапны туплаганда аңа соавторлары Тәнзилә Фәйзуллина белән Рузалия Уразумбетова зур ярдәм күрсәткәннәр. Матди яктан “СибБурМаш” оешмасының генераль директоры Булат Хәйруллин булышкан. 340 биттән торган әлеге китап Төмән шәһәренең “Айвекс” китап нәшриятында 500 данә белән бастырылган. Китапның кереш өлешендә автор-төзүче: “Укытучы һөнәри юлын сайлаганда, үз өлешенә нинди сынаулар төшәчәген...

Подробнее...

Яз килә, яз көлә, яз тәрәзәдән керә...

2 апрель көнне Төмән районының Талымхан авылы клубы янында “Карга боткасы” уены үткәрелде. Борынгы әби-бабаларыбыз ай кояшны ничек алыштыра, ел фасыллары ни өчен шундый чиратта килә икәнлеген белмәгәннәр. Алар язны кара каргалар үзләренең канатларына элеп киләләр, дип уйлаганнар. Яз вакытына багышлап “Карга боткасы” бәйрәмен үткәргәннәр. Җырлаганнар, уйнаганнар, шаярганнар, яр буйларында, болыннарда ботка пешергәннәр, калганын каргаларга һәм башка кошларга биргәннәр.

Сигезенче класс укучысы Руфат Хисмәтуллин шул көнне карга костюмын киеп, бар кешеләрне “кар-кар-кар” диеп, уенга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836