#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗатыгыз гөрләп торсын

1-721 нче декабрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең отчет концерты узды. Халкыбызга рухи азык өләшүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчылары концертларын “Аулак өй” күренеше белән башлап җибәрделәр.

Иҗат дәрьясыннан илһам алучы өлкән яшьтәге җырчылар халык һәм эстрада җырларын башкардылар. Бәйрәм концертын татар халык авыз иҗатыннан уеннар, күмәк биюләр, ансамбльдә катнашучы шагыйрьләр башкаруында шигырьләр бизәде. Экраннан “Яшьлеккә сәяхәт”кә багышланган фотопрезентация күрсәтелеп барды.

Ансамбльне тамашачылар яхшы белә, алар Төмән өлкәсенең күпчелек татар авылларында...

Подробнее...

Ышаныч, өмет уятучы

“Бәрәкәт” хәйрия фонды быел да Яңа ел алдыннан күп балалы, мохтаҗ гаиләләр, ятим һәм мөмкинлеге чикле булган балалар өчен чыршы бәйрәме оештырды. Форсаттан файдаланып, без фондның попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдиновадан соңгы вакытта башкарган эшләре турында сораштык. Ул: “Бездә ятим бала юк” проекты үзенең вазифасын 10 ел бик уңышлы алып барды дияр идем. Әмма, төрле сәбәпләр аркылы, шул ук состав белән безгә яңа - “Бәрәкәт” хәйрия фондын ачарга туры килде. Безнең спонсорлар да алышынмадылар, алар безгә шулай ук хәлләреннән килгәнчә булышалар. Беразга эшчәнлегебез тукталып торган...

Подробнее...

Сынауларга бирешмәгәннәр

1-810 нчы январьда Бөек Ватан сугышы ветераны Айният Хөснетдин улы Хисмәтуллинны 90 яше белән Вагай район хакимияте, ветераннар оешмасыннан вәкилләр, туганнары, балалары, онык-нәбәрәләре котладылар. Күбәк авылында гомер кичергән Айният Хөснетдин улы кышын Тубыл шәһәрендә кызы Гайшәдә. 90 яшенә чыккан Айният абыйга “Сугыш ветераны” таныклыгын тапшырганнар. 1941-45 нче елларны ”Җиңү яулауга керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнгән Айният Хөснетдин улының балачагы һәм яшүсмер еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 12 яшеннән авыр хезмәт юлын башлаган абый ул чорның афәтләрен йөрәге аша...

Подробнее...

“Туган телдә тыңладык”

52-9Яркәү районының Ваңгы авылында Төмәннән килгән үзешчәннәр концертын бик яратканнар. Бу турыда редакциягә авылда мәдәният эшләрен оештыручы Фирдәүс Мөхәммәдчина хәбәр итә.

– 14 декабрьдә районыбызның Сәет авылында төзеләчәк мәчеткә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концерты авылдашларга бик ошады. Алар туган телебездә җырлар тыңлап, милли уен коралларыбыз – курай, кубыз, гармун һәм башкаларның тавышына сокланып рәхәтләнеп ял иттеләр.

Мәүлидә Хәйруллина, Гөлсифа Нигъмәтуллина, Нәфисә апа һәм Нәҗип абый Тузмөхәммәтовларга, мәчет төзелешенә садака бирүчеләргә, концертка килүчеләргә чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз, - дип язган ул.

...

Подробнее...

Безгә «Хуҗабикәләр» килделәр

52-7Эске авылы белән Муллаш авылы арасында инде ничә еллар бер-берсе белән аралашулар дәвам итә. Менә безгә Муллаш авылыннан “Хуҗабикәләр” ансамбле килде. Алар 25 ел буена авыллар буйлап концерт куялар. Февраль аенда аларның 25 еллык юбилейлары икән. Хәзер ансамбльнең җитәкчесе - Җәгъфәр Касыймов. Мин аннан сорыймын: “Җәгъфәр, сездә шулай күпмени ансамбльләр?” – дип. Ул: “Бездә 12 ансамбль, рәхмәт Муллаш авылы халкына, авыр елларда да татарлыгыбызны югалтмыйча, үз гореф-гадәтләребезне, җырларыбызны саклап калуларына”, - ди. Бездә “Пышны” ансамбле дә кунакта булды.

Концерт зур алкышлар белән узды, халык бик...

Подробнее...

Сүнде якты йолдызыбыз

51-92019 елның 30 нчы ноябрендә кичке сәгать 7дә мөхтәрәм Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипованың йөрәге тибүдән туктады. Бердәнбер якты йолдызыбыз сүнде. Вакыт агышын туктатып булса да, гомер агышын беркем дә әле туктата алмаган. Нишлисең? Һәркем язмыш белән риза була. Күптән инде лаеклы ялда булса да, ял итәргә ашыкмады, актив рәвештә төрле җәмәгать эшләрендә эшләп, соңгы сулышына кадәр халкына, милләтенә хезмәт итте.

Һәркайсыбыз хыял белән яши шул. Кемнеңдер хыялы тормышка аша, ә кемгәдер буй җитмәс биеклек булып кала бирә. Уку алдынгысы Фәүрия апа кечкенәдән табибә булырга хыяллана...

Подробнее...

Бурбар авылының язмышы

Бурбар авылы Яркәү районының матур урынында урнашкан. Табигате бай, авыр елларда халыкка исән калырга ярдәм итте. Бурбарлылар Ватан сугышы алдыннан репрессия газапларын да кичерә, күп гаиләләр ятим калды.

Бөек Ватан сугышына Бурбардан Ватанны сакларга 200дән артык ир-ат китте, 105е яу кырында ятып калганнар. Дәүләтбаковлар, Сирачетдиновлар, Хәлидуллиннар, Фәизовлар гаиләләреннән 5әр бертуганнар туган авылларына әйләнеп кайтмадылар.

Халкы «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” девизы белән яшәде. Хатын-кызлар һәм балалар иген чәчтеләр, урак урдылар, сөрделәр, терлек өчен печән...

Подробнее...

Яңа ел сынамышлары

Яңа елдан башка бер генә бәйрәм дә сынамышларга болай ук бай түгелдер, чөнки ул бит ике елның алышыну көне… Кешеләр элек-электән бу ике көннең ниндидер күзгә күренми торган серле бәйләнештә торуын аңлаган. Яңа ел бәхет-шатлыклар алып килсен өчен, халык әйлән-бәйлән уйнаган, такмаклар әйтешкән, нинди генә киемнәр кимәгән. Шулай итеп, ниндидер ышанулар барлыкка килгән. Кайбер сынамышлар бүген дә яши бирә. Аларның берничәсен искә төшереп китик:

Яңа елны күңелле итеп, яхшы кешеләр белән каршы алырга кирәк. «Яңа елны ничек үткәрәсең, елың шулай була», диләр бит.

Бәйрәм алдыннан...

Подробнее...

Бу дөньяга килгән кешенең китәр юлы да бар

Төмән районы, Олы Акъяр авылында яшәгән Әнүзә җиңгиебез Хәмитованы мәңгелек йортына озаттык.

Бар иде вакытлар, аларга масаеп-шатланып кунакка йөргән чакларыбыз. Ай белән кояштай булып Әхмәтгәрәй абыем белән каршы ала иделәр. Оста хуҗабикә тәмле ризыкларын пешереп, безне көтеп ала. Безгә ата-анабыздай тиешле нотык-киңәшләрен, бүләкләрен биреп озаталар иде.

Иртән китте дөньядан абый, җиңгием җилкәсенә генә төште балалар язмышы. Төрлесен кичергәндер, төрлесен күргәндер, сәламәтлеге дә какшады. Сәламәтлек бар чакта җиңгине ташламадык, барып йөрдек. Соңгы еллар гына йөрүләребез сирәгәйде...

Подробнее...

Актив тормыш алып бара

50-5Мул уңышлар җыеп алгач, алтын яфраклар җиргә сибелгән чакта, олы апам Сәвия Таир кызы Хәбисова 80 яшьлек юбилеен үткәрде. Аның балачагы Тубыл районы, Үләртеш (Старица) авылында авыр сугыш елларында үтте. Әтиебез Таир Хафис улы Аширбаев Тубылда милициядә эшләгән, 1940 елда ук аны конфликтлы сугыш кырына җибәргәннәр. Әниебез Хәбибчамал Туктасын кызы нәни бала белән кала.

Авылны берничә ел рәттән олы су баса. Басулар, кырлар су астында калалар. Халкы күрше авылларга китәргә мәҗбүр була.

Сәвия апа кечкенә чагыннан тыйнак, сабыр, сәләтле кыз булып үсте. Зур гаиләдә үрнәк, таяныч булды...

Подробнее...

Оптимист, гел күтәренке рухта

50-4Якташыбыз Хәербану Мөхәммәтриза кызы Шабанова милләт җанлы, гадел, сабыр хатын-кыз. «Яңарыш» газетасын беренче көннәреннән алдыра, һәр җирдә милләттәшләрен язылырга өнди. Татарлар тормышында актив катнаша, вакыйгалар эчендә кайный. Өлкәдә барган татар чараларының һәрберсендә булырга тырыша. Без Хәербану апаны 20 елга якын беләбез. Бервакыт, «Кызларымны сыйлыйм әле», - дип редакциягә бик тәмле бавырсак, якмыш пешереп китергән иде. 2018 елдан бирле газетаны редакциягә килеп ала.

Меценат, икенче гильдиядәге сәүдәгәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков турында сүз чыккач, Хәербану Мөхәммәтриза...

Подробнее...

“Өмет бүләк итәргә әзер”

49-153 декабрьдә Россиядә юристлар көне үтте. Бу һөнәр ияләренә кеше хокуклары һәм ирекләрен яклау, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне канун күзлегеннән чыгып көйләү, дәүләтебездә демократик процессларны алга таба үстерү бурычлары йөкләнә.

Хокук сагында торучы Ирина Рафил кызы Вилданова 2004 елда Төмән дәүләт университетының Заводоуковск филиалының дәүләт муниципаль идарәсе факультетын тәмамлый һәм шул ук елда «Росреестр»да эшен башлый.

Югары белем базасында өч ел читтән торып укып, юридик белем ала. Тормыш иптәше вакытсыз дөньядан китүе сәбәпле, хатын-кыз җилкәсенә барлык авырлыклар төшә: балаларны...

Подробнее...

Күңелле ял иттек

Тагын әле бик күп еллар көтсен иде безне бәхетле көннәр дип, кояшлы көннәребезнең кадерләрен искә төшереп, тормыш юлыбызда үткән матур мизгелләрне кабат искә алырга дип, алдагы көннәребезне дуслар булып, бергәләшеп чәйләр эчеп, туганнар кебек яшик дип, авыл клубында Өлкәннәр көнен бәйрәм итәргә җыелыштык.

Клубка шыгрым тулы халык җыелган. Өстәлдә төрле тәмле ризыклар өелеп торды. Көзге уңышка һәр кешенең күңел байлыгы бергә кушылган диярсең.

Клуб бәйрәмчә җыештырылган, җылы, керсәң - кайтасы килми.

Бәйрәмне, күңел ачу кичәсен башлап, мин өлкәннәрне җылы сүзләр ярдәмендә...

Подробнее...

Киндерледә Мәүлет бәйрәме

48-10Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы ветераннар советы рәисе Фәния Краморова белән очрашып, яңалыклар турында сорадык.

- Авылыбыз гөрләп яши, иң мөһиме – халыкка эш бар, “Молоко” җитештерү компаниясе мегафермалары эшләп тора.

Бу көннәрдә мәчет мулласы Сәлимҗан хәзрәт Самадов тырышлыгы белән иман йорты янкормасында Мөхәммәт пәйгамбәрне зурлау, хөрмәт итү йөзеннән туган көне – Мәүлет бәйрәме үткәрелде. Сәлимҗан хәзрәт Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында вәгазь сөйләде, салаватлар әйтте.

Спонсорлар, авыл халкы көче белән зур табын ашы әзерләнде. Киндерледән тыш Төмәннән дә, Түбән Тәүдедән дә, күрше...

Подробнее...

Ана мәхәббәте яктысы

48-921 ноябрь көнне Ямбай авыл китапханәсендә китап укырга яратучы апаларны Аналар көне белән котладык. Бәйрәм котлау сүзләре белән башланды. Әдәби сәгать бик кызыклы үтте, чөнки бу тема беркемне дә битараф калдырмый. Хатын-кызларыбызга без илебездә бу бәйрәмне 1998 елдан билгели башлаганыбызны, ә чит илләрдә Аналар көне май аенда үткәрелүе турында сөйләдек. Рус һәм татар язучылары Аналарга багышлап күп әсәрләр язып калдырганнар. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”, Шәриф Камалның “Буранда”, Булат Сөләймановның “Әни”, Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” дигән әсәрләрен анализлап, аларда Ана образын карап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836