#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Обучение бесплатное

Федеральная программа обучения по востребованным на региональном рынке труда профессиям реализуется в рамках нацпроекта «Демография»

Уже сейчас соискателям доступно более 60 образовательных программ, число которых будет увеличиваться. Получить новые знания смогут более 1 800 жителей Тюменской области. Обучаться можно как для трудоустройства по найму, так и для открытия собственного дела.

Федеральная программа обучения это дополнительная возможность повысить конкурентоспособность на рынке труда для отдельных категорий граждан. Стать участником проекта смогут граждане в возрасте 50...

Подробнее...

Юбилейлы туган көн

3-91942 нче елда 28 декабрь көнне Яркәү районы, Калым авылында Наилә исемле кыз дөньяга килә. Ул бик матур булып үсә. Мәктәпне тәмамлау белән Наилә апа колхозда сыер сава, ә аннары Төмәнгә килә. Ул төньяктагы буровой оешмасына пешекче кирәк дигән белдерү укый һәм шунда китеп, 4 ел пешекче эшләп, Төмәнгә кайта.

Наилә апаның абыйсы Винзили поселогында яши, ул аны үзенә чакыра. Шулай итеп Наилә апа Винзилига килә һәм хастаханәгә пешекче булып эшкә керә. Ике ел эшләгәч, балалар бүлегенә сестра-хозяйка булып күчә, биредә ул 20 ел эшли.

2000 нче елда лаеклы ялга чыга, әмма тагын 5 ел эшли...

Подробнее...

Усак якларына сәяхәт

Вагай районының Усак һәм башка авыллары турында, гомумән, саз якларының искиткеч матур табигате, тырыш, эшмәкәр кешеләре турында «Яңарыш» битләрендә укытучылар - Жануфа Абушева һәм мәрхүмә Галия Абназыйрова язмаларыннан белә идем. Шушы көннәрдә Ходай Тугыз авылыннан ары булган якларын да күреп кайтырга насыйп итте.

Сәбәбе: аралашкан дустыбыз Мөсәвәрәнең кызы Элеонора Усак авылы егете Данир Алишев белән матур гаилә корып, балалар үстереп шунда гомер итәләр икән. Юкса, гармунчы-баянчы, җырчы кияүне Мөсәвәрә дустыбызның 80 яшьлек юбилеенда Күбәк авылында бергә булып, яратып калган идек, чөнки...

Подробнее...

Узган елга күз салсак

3-13Тормыш дилбегәсен тартып чаба-чаба, вакытның җил кебек узып киткәнен сизми дә калганбыз. 2022 ел да менә галәм тарихында мәңгелеккә калды. Үткән көннәребез заяга узмаган дисәм, ялгыш булмас, чөнки безнең Сәел авылыбызда барлык календарь һәм дини бәйрәмнәрне үткәреп торабыз. Беренчедән, авылыбызда иман нурын чәчеп торган Аллаһы йорты бар. Яшь булуына карамастан, имам вазифасын җиренә җиткереп Равис хәзрәт Мулюков башкара.

Матур, моңлы, йөрәктән чыккан көчле тавышы белән намазга чакыруы, вәгазьләр сөйләве, күпне белүе сөендерә, җанга рәхәтлек бирә. Мәчетебезне чорнап алган тимер рәшәткәләрен...

Подробнее...

Польша өчен һәлак булган

600 мең Совет солдаты Польшаны фашистлардан азат итүдә һәлак булды. Аларның берсе – Абил Бәширов. Аның фамилиясе Төмәннең Хәтер мәйданындагы стендта язылган. Озак еллар туганнары Абил Бәшировны 1945 елның 15 январенда Польшаның Домбровка өчен вафат булган дип уйлыйлар. Ата-анасына килгән үлгән кәгазе моны дәлилли. Егетнең карт әтисе фатир ала һәм үлгәненче шунда яши. Бүгенге көндә сугышта үлгән абыйсын исендә тоткан Әбделхәмит Бәшировның оныгы Наилә Әхтәм кызы исән. Ул Абил Әбделхәмит улын туганнары онытмасыннар өчен бөтен көчен куя.

Батырларча һәлак булган егеттән берни калмый: ни...

Подробнее...

Бер гаиләдән ике офицер

Башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләренә укытучы Наил Мөхәммәтов еш фельдшер Антонина Верблянскаяны чакырды. Ул Яркәү районы, Бурбар мәктәбе балаларына медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтте. Үзләренең инициативаларын сабыйлар да күрсәттеләр. Елганы кардан чистарттылар, кичләрен шушы катокта әти-әниләренең иске фуфайкаларыннан тез саклагычы, култыксалар тегеп, тимерчыбыктан битлекләр, фанердан калкан ясап уйнадылар.

Үзләренең уеннар оештыручылары да бар иде. Елгада Марсель Сайбукаев идарә итте. Балаларга сафка тезелү һәм җыр смотры ошый иде. Аңа бик җитди әзерләнделәр, мәктәп...

Подробнее...

Минем әти турында

Ул безнең өчебез өчен төп кеше иде: әни, минем һәм сеңелем Резедә өчен. Ул кыю, көчле ихтыярлы һәм тырыш иде, кайвакыт каты, ләкин шулай да чиксез игелекле, юмарт һәм сабыр иде әтием. Аның белән без гөмбә, җиләк җыярга ярата идек. Бергәләшеп себеркеләр әзерләдек, печән чабарга йөрдек, кар чистарттык, утын өйдек, җыр белән бәрәңге алдык.

Әти-әни безне балачактан ук эшкә өйрәтте. Әти безнең өчен кышын таулар ясады һәм тормышның теләсә кайсы вакытында яныбызда булды. Ул минем иң яраткан әтием иде.

Әти 1962 елда Түбән Тәүде районының Бухтал авылында туа. Мөнирә һәм Рәшит...

Подробнее...

Санкт-Петербургка «Амин тур» белән

2-6Безнең зур Ватаныбызның төньяк башкаласына сәяхәтебез Яңа ел бәйрәменнән соң башланды. 2 январьда самолетта Төмәннең «Рощино» аэропортыннан очтык. 2,5 сәгатьтән соң без Петербургның «Пулково» аэропортында басып тора идек инде, анда безне төркемебезне оештыручы Фәрид Корманов һәм экскурсовод Зөһрә Әхмәтҗанова каршы алдылар. Менә без автобуста һәм кызыбыз легендар шәһәр турында шулкадәр кызыклы итеп сөйли башлады. Санкт-Петербург, әлбәттә, үзе дә гаҗәеп матур шәһәр, әмма Яңа ел бәйрәменә ул бик үзенчәлекле бизәлгән.

Шәһәр йортлары, кунакханәләр, кафелар һәм рестораннар яңа төсләр...

Подробнее...

Илле еллык мәхәббәт

Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән сугыш һәм тыл ветераннары Бибинур апа белән Хәмидулла абый Бәшировлар гаиләсендә бишенче бала булып бер кыз туа. Аңа Мәликә дип исем кушалар. Аңа әнисе матур җырлар, ә соңыннан изге Коръән сүрәләрен көйли.

Җитмеш елдан артык вакыт үтте инде. Мәликә Хәмидулла кызы үзенең тормыш иптәше Рәис җизни Сәйдуллин белән ата-ана йортында бәхетле тормыш кичерәләр. Яшь чакларында яккан гаилә учагы аларның күңелләрен җылытып, мәхәббәтләрен арттырып торды.

Тормыш итү – диңгез кичү диләр. Тормыш дулкыннарын баса-баса, алар үзләренең бәхетләрен саклап...

Подробнее...

Суфияның уңышлары

1-7Элек-электән халкыбыз үзенең хезмәт сөйгән, тырыш, талантлы, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланып яшәгән. Әле күптән түгел Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең «Себер нурлары» ансамбле җырчысы Суфия Казукованы гомер бәйрәме белән котладылар. Матур тавышлы җырчы күп еллар башка өлкәдә эшләсә дә, шәһәр күләмендә узган үзешчән сәнгать осталары бәйгеләрендә катнаша.

Үзе әле спортчы да, шахмат уенын яхшы үзләштергән, шахмат буенча башка регионнарда узган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, медальләр белән бүләкләнә. Суфия Маннур кызы үзенең хезмәт һәм иҗат юлы турында: «Мин Меримы...

Подробнее...

«...Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел»...

1-8Бөек татар халкының хезмәт сукмагында зур уңышларга ирешкән якташларыбыз, тырышып, һәрвакыт алдынгылардан булган, халык әйтмешли, баскан жирдә ут чыгара торган абый-апаларыбыз турында берничә сүз әйтеп китсәк, беркем дә каршы булмас дип ышанып калам.

Ләлә Мирьяминова 1937 елда 17 декабрьдә Төмән районы, Олы Акъяр авылында 4 балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Гадиатулла Насыйбулла улы, әнисе Гайшә Әхмәт кызы һәр балага дөрес тәрбия бирергә, хезмәткә мәхәббәт сеңдерергә тырышалар.

1945 елда Ләлә Олы Акъяр җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә һәм мәктәпне уңышлы тәмамлый.

18 яшендә...

Подробнее...

Башлангыч хәрби әзерлек фәне кайтачак

2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек фәне укытыла башлаячак. Без укыганда НВП дип атала иде.

1950-1970 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәтта гражданнар сугышы сугышчаннары да исән иде. Кайбер мәктәпләрнең «Кызыл эзтабарлары» зур хезмәт башкардылар: сугышта һәлак булучыларның, кайтучыларның исемлекләрен төзеделәр. Ватанны саклаучыларга багышлап һәйкәлләр төзелә башлады. Бүгенге көндә дә эзләнү отрядлары һәлак булучыларның исемнәрен торгызалар, әмма бу аз. Бөек Ватан сугышы бик күп корбаннарны китерде, шуңа күрә мәктәпләргә яңадан башлангыч хәрби әзерлекне...

Подробнее...

Балалар, әйдә мәктәпкә!

52-850 ел элек булган хәлләр, вакыйгалар - минем якты хатирәләрем. Хаҗилә апа Речапова – безнең яраткан укытучыбыз. Ул чакта без икенче класс укучылары идек, безгә бары 9 яшь кенә, ә апабызга – 50 яшь.

Без, авыл малайлары һәм кызлары, укырга яратабыз. «Матраш бай» дигән авылдашыбыздан калган ике катлы агач өйгә без көн дә киләбез. Мәктәбебез җылы, мичләр ягылган. Укытучыбыз: «Исәнмесез, хуш килдегез!» - дип, елмаеп каршы ала.

Без укытучыбыз, классташларыбызга ихтирамлы. Кечкенә авылыбызда бер-беребезгә бик якын туганнар без. Белем ачкычларын алганда безгә яхшы тәрбия дә бирергә тырыштылар.

Без төрле булсак та, апабыз...

Подробнее...

Якты истәлек

(Укытучым Хаҗилә Речапованың якты истәлегенә багышлыйм. Исән булса, аңа 100 яшь булыр иде).

Хаҗилә Хәйретдин кызы 75 элек безнең Талымхан авылына укытучы булып килә. Яңа гына сугыштан кайткан авыл егете Әхмәтулла Речапов кызны күреп гашыйк була. Хаҗилә Юсупова фамилиясен Речаповага алыштыра.

Каенанасы Хөсникамал Мәхмүт кызы бик шатлана. Ул киленнәрдән уңа. Үзләре матурлар, тырыш, эшчән, һәркайда өлгерләр.

Хаҗилә апа белән Әхмәтулла абый Речаповлар – авылыбызның хөрмәткә лаек булган кешеләре. Балалар бакчасында 38 ел дәвамында хезмәт иткән Дания апа Бузаеваның ата-анасы. Мин аннан...

Подробнее...

Дөрес оештырылган акция

Татарча диктант язарга бардык. Дустым Наилә шәһәрдә булган бөтен яңалыкларны белеп тора. «Бөтен дөнья татарлары «Яз» акциясе буенча татарча диктант язалар. Әйдә, без дә язып кайтыйк әле, дан булсын!» дип өндәгәч, минем күз маңгайга менде. Дан булырлык шул, татарча язмаганга 20 елдан ким түгел! Элек туганнар белән хатлар языша, бәйрәмнәрдә матур теләкләр теләп котлау открыткалары җибәрә идек. Прогресс алга атлады – хәзер телефоннан сөйләшәбез, ә кәгазь-каләмне кибеткә барганда ниләр алырга кирәк икәнен язу өчен генә кулланабыз. Шулай да кайчак, рус хәрефләре белән, сүзләрнең...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836