#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бакчалар арталар

23-8“Төмән шәһәренең Парфеново районындагы «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 400 еллык борынгы мөселман зираты коймасы буенда 60лап нарат утырттылар. Волонтерлар шулай ук берничә миләш һәм имән алып килделәр.

«Ни өчен «Хәтер бакчасы»? Чөнки бу зиратта Яңавыл авылына нигез салучы борынгы бабаларыбыз урнашкан.

Акциягә 80гә якын кеше килде. Состав төрле. Алар - район халкы, 9 нчы мәктәп укучылары, «Остазлык» проекты, «Этнос» балалар үзәге, «Том Сойер фест» тарихи мохитне торгызу фестивале вәкилләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, рәссамнар һәм интернетта чакыруга җавап биргән гади кешеләр. Акция өч...

Подробнее...

Тубылда «Язгы моңнар» фестивале

23-721 май көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә «Язгы моңнар» исеме белән регионара фестиваль үтте. Аның максаты: себер якларындагы иҗади үзешчән коллективларны очраштыру, берләштерү, яңа эшләп киткән коллективлар белән танышу.

Фестивальне оештыручылар – Тубыл шәһәренең себер татар автономиясе (Зәйтүнә Тычинских) һәм себер татар мәдәният үзәге (Вилдан Якупов).

Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә җан атып йөгерүчеләре, килгән кунакларны каршы алып, аларга барлык шартлар булдырып, матур итеп үткәрүчеләр - Илтус Уразмәмәтов, Айгөл Моратова һәм үзәк җитәкчесенең урынбасары Наил Янишев...

Подробнее...

Мәскәүгә экскурсия

23-9Төмән районы, Талымхан авылы мәктәбе укытучысы Тәслимә Мөхәмәдзянова музей җитәкчесе буларак, үзенең укучылары белән 25-27 апрель көннәрендә Мәскәүдә үткәрелгән XY юбилейлы халыкара эзләнүчеләр конкурсында катнашты.

Башта дистанцион-онлайн тур булды. Мәскәү шәһәре оештырган «Минем гаиләм тарихы – Россия тарихында-2022» конкурсында 5 класс укучысы Әскәр Низямов «Труд – главная человеческая ценность», ә 9 класс укучысы Зарина Касмалина «Чтение – дело семейное» темаларына мультимедиа проектлар әзерләделәр. Аларның эшләре призлы урыннар алдылар.

Мәскәү шәһәрендә «Старт в науке» дигән эзләнү һәм иҗади эшләр...

Подробнее...

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 2021 елдагы эшенә йомгак ясады

2021 елда икътисадка ярдәм итүгә өлкә бюджетыннан 21 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән.

«2022 елда без янә икътисадый турбулентлык чорын кичерәбез, аны уздыруда безгә 2021 ел нәтиҗәләре һәм казанышлары ярдәм итә», - дип ассызыклады регион башлыгы Александр Моор. Узган елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе биш тапкыр кимегән. Төмән өлкәсенең нефть-газ кластеры 70ләгән предприятиене берләштерә.

Предприятиеләрнең 1 193 хезмәткәре сакчыл (бережливого) җитештерү коралларына өйрәнделәр, 330 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган, 3 меңнән артык эш урыны булдырылган. Барлык категория...

Подробнее...

60 ел бергә яшәү – үзе бер мәртәбә

18-13Ялутор районы, Кулик авылында яшәүче Роза апа белән Гомәр абый Фәтхуллиннарга гомер көзләренә пар канатлы булып, бала-оныкларының күңел җылысын тоеп килеп керү бәхете насыйп булды. Шуңа да алар язмышларына шөкер итеп яшиләр.

Бу көннәрдә Фәтхуллиннар 60 ел бергә гомер кичерүләре – Бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга якыннары, авылдашлары, авыл ветераннар советы әгъзалары, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре килделәр.

Якташларының игътибарына, теләкләре, бүләкләренә сөенеп туя алмадылар, бу очрашу алар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Юбилярларга багышлап...

Подробнее...

“Томан, кояш сирәк күренде”

18-12Төмән өлкәсе нефть һәм газ белән бәйле. Шушы табигать чыганакларын табуда, төньяк шәһәрләрен торгызуда өлеш керткән, кырыс, салкын һава торышына буйсынып яшьлекләрен анда уздырган, инде бүгенге көндә Төмәндә яшәүче якташларыбызның тормышлары кызыксындыра. Без 37 ел төньякта тырыш хезмәт стажы туплаган Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән Гөлшат Мәхмүтовадан үзе, эше турында сораштык.

- Карбанда 1947 елның март аенда Хәмит Нигъмәтҗан улы һәм Абибә Әбделмәннәп кызы (Тильмөхәммәтова) Ниязовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әни барлыгы 8 бала тапкан, ир малайлар сабый...

Подробнее...

Профилактика продолжается

С момента объявления особого противопожарного режима на территории Тюменской области работники противопожарной службы работают в усиленном режиме. В зоне особого внимания частный сектор.

Очередной профилактический рейд прошел в селе Бухтал Нижнетавдинского района. В ходе рейда пожарные проводят разъяснительную работу с жителями по соблюдению требований пожарной безопасности. Напоминают о запрете разведения костров, приготовления пищи на открытом огне. Каждому жителю вручается памятка по соблюдению требований пожарной безопасности. Профилактическая работа продолжается.

Напоминаем...

Подробнее...

Яшәүдән мәгънә табып яшик

17-10Үзенең кабатланмас чыгышлары, матур җырлары белән тамашачыларын сөендергән Роза Яхина Төмән өлкәсендә һәм Омск якларында да танылган җырчы. Өлкәбездә актив җәмәгать эшлеклесе, Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Юрий Константинов исемендәге премия дипломанты, Булат Сөләйманов исемендәге премия лауреаты, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган иҗат кешесе ул.

Омск өлкәсе, Каусы...

Подробнее...

Укытучылар һөнәрен данлап

17-11Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче ветеран укытучы, РФнең халык мәгарифе отличнигы, В.Муравленко премиясе лауреаты Әдип Гарифхановның “Бывших учителей не бывает” дип аталган 6 нчы китабы дөнья күрде. Бу китапны туплаганда аңа соавторлары Тәнзилә Фәйзуллина белән Рузалия Уразумбетова зур ярдәм күрсәткәннәр. Матди яктан “СибБурМаш” оешмасының генераль директоры Булат Хәйруллин булышкан. 340 биттән торган әлеге китап Төмән шәһәренең “Айвекс” китап нәшриятында 500 данә белән бастырылган. Китапның кереш өлешендә автор-төзүче: “Укытучы һөнәри юлын сайлаганда, үз өлешенә нинди сынаулар төшәчәген...

Подробнее...

Яз килә, яз көлә, яз тәрәзәдән керә...

2 апрель көнне Төмән районының Талымхан авылы клубы янында “Карга боткасы” уены үткәрелде. Борынгы әби-бабаларыбыз ай кояшны ничек алыштыра, ел фасыллары ни өчен шундый чиратта килә икәнлеген белмәгәннәр. Алар язны кара каргалар үзләренең канатларына элеп киләләр, дип уйлаганнар. Яз вакытына багышлап “Карга боткасы” бәйрәмен үткәргәннәр. Җырлаганнар, уйнаганнар, шаярганнар, яр буйларында, болыннарда ботка пешергәннәр, калганын каргаларга һәм башка кошларга биргәннәр.

Сигезенче класс укучысы Руфат Хисмәтуллин шул көнне карга костюмын киеп, бар кешеләрне “кар-кар-кар” диеп, уенга...

Подробнее...

Себер татар телендә

17-98 апрельдә «Минем территория» мультиүзәгендә узган түгәрәк өстәлдә катнашучыларны себер татар телендә бастырылган яңа китапны алырга типографиягә чакырдылар. Д.Мамин-Сибиряк исемендәге бөтенроссия премиясе лауреаты, РФ язучылар берлеге әгъзасы Габдел Мәхмүтнең «Себер балладасы» исемле пьесасы ике телдә дөнья күрде.

Пьеса үзе 2018 елда язылган, анда вакыйга хәзерге Вагай районының Тугыз авылында бара, шулай ук Ялутор, Тубыл, Төмән шәһәрләре, Меткә авылы кебек торак пунктлар искә алына.

Әлеге искиткеч кызыклы пьесага кереш сүзне филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин...

Подробнее...

Акъярда концерт

17-12Татар мәдәнияте көннәрендә “Вернисаж» Винзили ял һәм мәдәният үзәгеннән артистлар Төмән районы, Акъяр авылына концерт белән бардылар. Концертта “Ләйсән” фольклор студиясе, «Хәзинә», “Хуҗабикәләр” ансамбльләре (Т.Нәзметдинова, Муллаш авылы) һәм Винзили поселогыннан “Дуслык” клубы артистлары, Винира Нигъмәтуллина һәм Галина Почитенко матур чыгыш ясадылар.

Тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бигрәк тә талантлы балалар башкаруында җырлар, биюләр ошады. “Хәзинә” һәм “Хуҗабикәләр”нең моңлы җырларын, Флюз Катаев (“Уфтанма”), Винира Нигъмәтуллина, Фәридә Брызгалова (“Очрашу”), Мөдәрис...

Подробнее...

Кырынкүлнең абруйлы кешеләре

Төмән шәһәренең борынгы Кырынкүл авылы җире күп гасырлар буе халыкны туендыра. Хәтта безнең көннәрдә дә моннан туфрак, ком, табигать байлыкларын ташыйлар. Кырынкүл авылын төзекләндерү вакыты җитте. Вак адымнар белән микрорайон төзекләндерелә, үзгәрә. Җирле халык Төмән кешеләрен магнит шикелле үзенә тарта. Юллар, яңа тораклар, мәктәп, тарихи парк авыл халкын шатландыра. Җирле якташларыбыз милли мәктәпне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен күпме көч түгелгәнен яхшы хәтерлиләр.

Кырынкүл интеллигенциясе һәрчак алда бара. Хәким, Әсмабикә Мирхәйдәровлар оештырган “Дуслык” халык...

Подробнее...

“Бу вакытта дәшмичә читтә кала алмыйм”

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча безнең Россия Президентының һәм Россия Федерациясе кораллы көчләре гамәлләрен хуплый.

“Бу вакытта дәшмичә читтә кала алмыйм... Россия элек-электән үзенең күркәмлелеге, ачыклылыгы, тынычлык сөючәнлеге һәм һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзерлеге белән дан тота, әмма анда яшәүчеләрнең төп үзенчәлеге - сабырлык һәм һәрвакыт яхшыга өмет итә белү. Алай да сабырлык мәңгелек була алмый. Илебез халкы кирәк булса, каршы тора да белә... Бәхәсләшеп тормыйм, теләсә нинди хәрби...

Подробнее...

Кече Уватның олы баласы

16-11Сазлар, күлләр арасында урнашкан матур табигатьле Кече Уват авылында 1952 нче елның 6 нчы апрелендә Тулла абый һәм Зөлхәмидә апа гаиләсендә беренче бала булып Изил Кузакбирдиев туа. Әти җиде баласын калдырып, бик иртә дөньядан китә. Иң кечкенә сеңелләре Флера бишектә генә кала. Авылда хатын-кызлар өчен эш юк. Шулай да зур авырлыклар белән мал-туар асрап һәм пенсия хисабына яшиләр алар. Ялгыз ана улын читкә җибәреп укытырга да батырчылык итә.

Изил 1973 нче елда Тубыл шәһәрендә зооветтехникумны тәмамлап, апрель аеннан Зеленогорский совхозында эшли башлый. Беренче көннәрдән үк ул үзен...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836