#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көчле буын вәкиле

7-31989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды.

Әфган сугышында катнашканнар арасында Рәүф Садыйков та була. Ул 1961 нче елның 25 январенда Төмән районы, Талымхан авылында туа. Әтисе Әюп Әбделкәрим улы – офицер, Бөек Ватан сугышыннан яраланып, бер аяксыз, протез белән 1944 нче елда кайта. Ватан алдындагы патриотик хезмәтләренә хөкүмәтебез югары бәя бирә.

Ул «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы орденнары», күп медальләр белән бүләкләнә. Баһаветдин мулла кызы Фатыймага өйләнеп, 5...

Подробнее...

Хезмәтләре хәерле булсын

7-4Талымхан авылында «Яңарыш» газетасын көтеп торалар, укучылары күп. Быел яраткан газетамны миңа сеңелем Рәхимә Абдуллина бүләк итеп яздырды, аңа рәхмәтләр укыйм. Күршедә яшәүче Шәмсибану апа Сагутдинова миңа: «Газетаны кулыма алсам, безнең авыл кешеләре турында язылмады микән дип, карап чыгам», - дип әйтә.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиемне, абыемны искә аласым килә, апаларымның, үземнең оныкларымны, кияүләремне шул зур бәйрәм белән котлап, махсус операциядә катнашкан кадерле авылдашларымның исәнлек-саулыгына догалар кылам.

Әтием Мөхәмәдкәрим Шаргабдуллин Ленинград блокадасында...

Подробнее...

Онытылмас очрашу

Ел саен традиция буенча, февральнең беренче якшәмбесендә чыгарылыш сыйныф укучыларына Аслана урта мәктәбе ишекләрен киң ача. Бу көнне әлеге очрашу кунакларга ваемсыз яшьлеккә кире кайту мөмкинлеген бирә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәрберсенең йөзендә шатлык чагыла, чөнки арада күп еллар күрешмәгәннәр дә була.

Бу очрашуга да мәктәп коллективы ныклап әзерләнде. Бигрәк тә «Алар Ватанны саклыйлар» стенды янында кеше күп булды. Шулай ук алар актлар залында 1973 елдан башлап һәр чыгарылыш класска багышланып ясалган стена газеталарын зур кызыксыну белән карадылар.

Кич гадәти булмаганча...

Подробнее...

«Әниебезнең елмаюын күрү – үзе зур бәхет»

Күптән түгел Төмән районы, Аманад авылында яшәүче әниебез Сәлимә Юныс кызы Мәүлетова 85 яшьлек юбилеен каршылады.

Әниебезнең тормыш юлы гади булмаган, һәр көне көндәлек хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулган һәм ул моңа беркайчан да зарланмады. Ул Аманад авылында, күп балалы гаиләдә туа. Балачагы да, шул елларда туган балаларныкы кебек, гел хезмәттә үтә. Мәктәптән кайту белән өйдәге эшләргә тотына, аннары колхоз эшенә йөгерә. Тракторчыларга аш пешерә, аннары сыер савучы булып эшли, шулай ел артыннан ел үтеп, гомере гел эштә, гел кайгыртучанлыкта була. Бары тырышлыгы һәм нык холкы аны тормыштагы...

Подробнее...

Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты

7-5Сөенечле хәбәр җиткерәсем килә – Төмәнебездә «Нур» хатын-кызлар оешмасы эшли башлады.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда беренче утырышлары 29 январьда үткән. Мин икенче утырышта катнаштым. Чынлап әйтәм, күптән көткән идем шәһәребездә төрле буын хатын-кызлар җыела алырлык оешма, клуб ачылуны. Аларның нәкъ менә милләтебез өчен кайгыртып, янып торулары ошады.

Бу очрашуга да кунак итеп калфак ясау остасы Райфә апа Хучиәхмәтованы чакырганнар. Ул шулкадәр уңышлы мастер-класс үткәрде. Хәзер ике дистәдән артык хатын-кыз татар калфагын ясый, бизәкли белә. Үзләре калфаклы булып кайтып киттеләр. Ә киләсе очрашуда килә...

Подробнее...

Беренче тапкыр уздырылды

7-811 февральдә Түбән Тәүде районының 100 еллык юбилее кысасында Киндерле авылы стадионында 2022-2023 кышкы сезонда картинг буенча Төмән өлкәсе ачык чемпионаты һәм беренчелеге уздырылды. Максаты: яшьләрдә һәм балаларда картинг белән шөгыльләнүгә теләк булдыру, йөртү, техник осталыкны үстерү. Җитәкчелек һәм контрольне «Про-карт» Төмән шәһәре спорт оешмасы башкарды. Чара Түбән Тәүде районы хакимияте ярдәмендә Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров инициативасы буенча уңышлы гамәлгә ашырылды.

Ачылу тантанасында регион спортчыларын һәм уңыш теләүчеләрне Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий...

Подробнее...

Кулик авылы остасы

7-6Тал чыбыгыннан кәрзин үрү шөгыле белән Ирфан Магҗановның кызыксынуы көтмәгәндә башланып китте. Бервакыт оста балыкчы Ирфан абый туган авылы янәшәсендәге елгага табан балыгы тотарга бара. Әмма уңышсыз көн булып, буш кул белән кайтмас өчен, ул Тубыл ярында үсеп утырган тал чыбыкларын кисеп алып, өенә алып кайта. Шуннан ул яңа һөнәр үзләштереп, кәрзин үрергә керешә. Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы, ди бит халык, бу әйтем Ирфан абыйга да туры килә. Ул тиз арада китаплар буенча кәрзин үрү ысулларын үзләштерә, яшь остага интернеттан мастер-класслар да ярдәм итә. Өченче ел инде ул бу борынгы һөнәр белән...

Подробнее...

Күңелле һәм файдалы очрашулар

6-328 январьда Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә татар халкының йолалары, мәдәнияте, милли ризыклары белән укучыларны таныштыру максатыннан «Дуслык күпере» дип аталган чара оештырылды. Мәктәп укучылары, укытучылары, җитәкчеләре Сәет Хисмәтуллин «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен, кунакларны җылы каршы алдылар. Алар мәктәпнең «Иртеш музее»нда, этномәдәниятләр залында, өлкә мәгариф музеенда экскурсиядә мәктәпнең тарихы, бу җирлектәге йолалары, танылган шәхесләре белән таныштылар.

Экскурсияне мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей хезмәткәре Равилә Кутумова кызыклы, мавыктыргыч алып...

Подробнее...

Сәяхәтне һәм балык тотуны яраткан шагыйрь

Күптән түгел телевизордан Вагай районында яшәүче себер татарларының көнкүреше, кара урманнары, тулы сулы күлләре, Иртеш елгасы турында тапшыру күрсәттеләр. Анда элек елгалар балык белән тулы булганы һәм борын-борыннан себер татарларының төп кәсебе балыкчылык икәне турында бик кызыклы итеп сөйләнде.

Хәтеремдә, 1976 нчы елның июль ае. Без, мәктәп укучылары, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хезмәткәрләренең балалары, «ЛАЗ» автобусына төялеп көньякка, Кырымга озын сәфәргә чыктык.

Автобусның арткы өлешендә без рәхәтләнеп шаярдык, хәтта кәрт тә суктык. Шул чакта...

Подробнее...

Себер татар музей-йорты

5-6Үткән елның соңгы көннәрендә гаҗәеп бер йортта булырга туры килде. Икенче тапкыр бу могҗизаны күрсәм дә, күңелдә әйтеп бетермәслек җылы хисләр, истәлекләр калдырды ул экскурсия.

Төмән шәһәрендә яшәүче Зөләйха Алишеваның «Ретроөе» ул! Бу өйдә илебезнең төрле төбәкләреннән танылган кешеләр булу бәхетенә ирешкән инде. Хуҗабикәнең тынгысызлыгы 3 катлы өйне бер чор, милләт, нәсел тарихын чагылдыра торган вакыт утравына әверелдергән.

Монда үзеңнең зур кеше булуыңны онытасың, балачак хатирәләренә чумасың. Һәркем газиз әбисен, әти-әнисен искә төшерә. Зөләйха ханымның тәмле итеп сөйләү осталыгы зур әһәмияткә...

Подробнее...

Рәхмәтебезне җиткерәсебез килә

5-726 нчы январь көнне Тубыл районы, Вәчир мәктәбендә «Татар мәдәнияте көннәре» район фестиваленең ачылу тантанасы узды. Бу кичәне район мәдәният үзәгенең режиссер–куючысы Елена Евсеева белән Вәчир мәдәният йорты директоры Мәрьям Уразова алып бардылар. Вәчир мәктәбе директоры Гөлбану Барсукова кичәне ачып, кунакларны сәламләде. Аннары район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов һәм шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Азановага сүз бирелде.

Тубыл шәһәр, район артистлары җыр, шигырь, бию, халык уеннарын башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне...

Подробнее...

Зур җаваплылык белән

5-9Төмән шәһәренең Зарека районының ветераннар оешмасы рәисе Рәсимә Дәвляшина үзенең вазифасын 11 ел инде зур җаваплылык белән алып бара. Аның белән шул районда урнашкан шәһәр татар мәдәният үзәге оештырган һәр чарада очрашып була. Чөнки ул үзәк белән тыгыз мөнәсәбәттә эшли. Шулай ук «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин белән дә берлектә күптөрле чаралар үткәрәләр, имин булмаган гаиләләрне дә үз карамагына алып, тикшереп, булышып тора.

Махсус хәрби операция башлангач, ул үзенең ярдәмчеләре белән «Туган йорт җылысы» акциясенә кушылып, махсус операция зонасында...

Подробнее...

Очрашулар

5-8Егерме ел инде Тубылда Галия апа Абайдуллина «туган тел һәм шигърият сакчысы» булып яши. Ул аралашып, күрешеп яшәүне бик ярата торган кунакчыл шагыйрә. Ишеге көндез ябылмый, килгән-кергәннәрне шатланып каршы ала. «Мин ялгызым кеше түгел, ә инде төннәрен шигырь язам», - ди Галия апа.

Яңа фатирга күчкәч тә, ул бүлмәсендә күрешү-очрашулар оештыру максатына иреште. 2022 елда татар китапханә хезмәткәрләре дә кушылалар. Әдәби түгәрәктә дә бу ике ел эчендә катнашучылар күп булды. Һәр кешене сагынып, көтеп алган туганы кебек, якты йөз, җылы сүз белән каршы ала.

Түгәрәкне оештыручы да, дәртле, көр алып баручы да...

Подробнее...

Сәламәтлеккә китап белән

5-11Сәламәт яшәү рәвеше - ул сәламәтлекне ныгыту, авыруларны һәм аварияләрне профилактикалауга ярдәм итүче яшәү рәвеше.

Январь аенда Ямбай китап-ханәсендә мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары өчен сәламәтлек сәгате уздырылды. Сәламәтлек сәгате «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына юнәлдерелгән һәм гаилә социаль бүлмәсе кысаларында гриппны профилактикалауга багышланды.

Чарада хәрби хезмәт-кәрләрнең туганнары сәламәт яшәү рәвеше, гигиена кагыйдә-ләре, дөрес туклану турында белемнәрен арттырдылар, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, «Әсәр авторларын тап», «Ана-табигать» уеннарында катнаштылар. Шулай ук...

Подробнее...

Гаҗәп хәл

Безнең илдә дәүләт мародерларга (халыкны талау белән шөгыльләнүче) каты җәза бирә. Аларны халык яратмый. Андый хәлләр сугыш чорында, янгын вакытында, ташкын булганда очрый.

Күп еллар элек Бурбарда катнаш товарлар кибете янды. Карт кибетче утны сүндерергә онытып төшке ашка чыгып китә. Түбәгә эленгән лампа шартлый, киемнәр яна башлый. Янгынны күргән кешеләр кибеткә йөгерәләр.

Еш була торган хәл: кешеләр көрәксез, чиләксез, буш кул белән җитешәләр. Янгын машиналары ул вакытта булмый. Алар шул бәла-казадан соң гына барлыкка килә. Бу янгынны хатын-кызлар, балалар сүндерә, ә ирләр урман...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836