#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле Әмәл

12-7Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Нәүрүз - Әмәл бәйрәме үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән балаларны таныштыруны дәвам итеп 20 мартта мәктәп каршында оештырылган Әмәл бәйрәмендә еллар буена тупланган халык бәйрәмнәрен искә алдылар. Кызыксынучан, фикерләре белән уртаклаша белгән 1-4 сыйныф укучылары Әмәл турында такмаклар әйттеләр, оештыручыларга сораулар бирделәр. Бәйрәмне алып баручы, уеннарны оештыручы 15 нче мәктәп укытучылары Роберт Рәхмәтуллин, Ринат Рыханов халык бәйрәмнәре турында әңгәмәдә буыннан-буынга күчеп килгән, себер татар авылларында узган Әмәл бәйрәме...

Подробнее...

Ялутор шәһәрендә гөрләтеп татар мәдәнияте көннәре үтте

12-10Ялутор шәһәрендә инде менә 17 мәртәбә татар мәдәнияте көннәренә багышланган төрле чаралар үтте: «Сабантуй мизгелләре» дигән уен программасы, «Себер татарларының традицияләре һәм йола гамәлләре» дәресләре, туристлар өчен «Милли галерея» дигән экскурсия һәм башкалар.

Хатын-кызларыбызга багышланган «Җырым булсын бүләгем» дигән чарада тулы ризыклы өстәлләр артында утырып чәйләр эчтек, яшь җырчыларыбыз - Гөлфия Сәйфуллина, Гөлфия Хәмидуллина, Роберт Сабировның җырларына бик күңелле итеп биедек. 11 март көнне – татар мәдәният көннәренең ябылуына багышланган Гала-концертыбыз үтте. «Сандугачларыбыз» беренче мәртәбә...

Подробнее...

«Нур»лылар очрашты

12-11Төмән районы, Шыкча авылында «Вишня» банкетлар залында «Нур» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы яз бәйрәме - 8 март уңаеннан очрашу узды. «Нур» иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Венера Калиева һәм Алсу Хәлидова чарага килгән кунакларны сәламләделәр. Төмән, Ялутор, Омск, Яңа Атьял, Турай, Каскара, Ямбай, Янтык, Акъяр, Аслана авылларыннан һәм, әлбәттә, Шыкча һәм Явызбы авылларыннан кунаклар җыелды. Шулай ук чарага чакырылган Гөлнур һәм Ислам Сафиннарның иҗади гаиләсе онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Наилә Габдуллина, Акъяр авылыннан килгән Чулпан Халидуллина, Венера Калиева җырладылар...

Подробнее...

Иска-Чебакованың «Абдулла әкә»

11-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән әтием – Шамил Сәфәрбәк улы каты авырый башлагач, безгә, балаларына, туганнары турында сөйләп калырга тырышты.

- Мин Киндерлегә Яркәү районы, Карбан авылыннан килгән кеше, Түбән Тәүде районында туганнарым юк, Иска-Чебакова авылында гына Абдулла әкәм Шәйхетдинов яшәде. Ул искиткеч ихтыяр көчле, батыр, җитез, энергияле, тырыш, шул ук вакытта нечкә күңелле, гадел кеше иде. Киндерледә Сабантуй буласын ишетеп, кайбер елларда атына атланып килде.

Узган гасырның 1970-1980 елларында аны киндерлеләр яхшы белделәр, ихтирам иттеләр, «Абдулла әкә» дип эндәшәләр...

Подробнее...

Медаль белән бүләкләнде

11-2Бу көннәрдә Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенберг районның 100 еллыгы уңаеннан, Рауды авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче авыл ветераннар советы рәисе Саҗидә Йосыпованы истәлекле медаль белән бүләкләде. Бу турында безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итеп: «Саҗидә Саретдин кызы – бик актив, намуслы, тынгысыз, шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Ул күптөрле идеяләр һәм уйлар белән тулы, төрле чаралар оештырып, беркемгә дә тынычлык бирми.

Күптән түгел ул үзенең ветераннары белән хәрби махсус операциядәге солдатларга хәйрия ярдәме оештырып...

Подробнее...

«Занкиевские чтения» - 2023

Министерство науки и высшего образования Российской Федерации

Тюменский государственный университет; Тобольский педагогический институт им. Д.И. Менделеева (филиал) ТюмГУ; Комитет по делам национальностей Тюменской области; Региональная общественная организация «Национально-культурная автономия сибирских татар и татар Тюменской области»; Администрация г. Тобольска; Общественная палата г. Тобольска

Информационное письмо

Приглашаем

ученых, аспирантов, магистрантов, студентов, педагогов, писателей...

Подробнее...

И туган тел, и матур тел

11-9Традициягә кергән “И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә 30 нчы мәртәбә үткәрелде. Быелгы бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Бәйгедә балалар бакчаларыннан, укучылар һәм өлкәннәр дә катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева: ”Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп.

Быел беренче мәртәбә 7 нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр. Шәһәр укучыларыннан 15 нче мәктәп укучылары призлы...

Подробнее...

Шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде

11-7Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Укытучы һәм остаз елы”на багышлап ”Укытучы - бөек исем” дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесенә жюри әгъзалары йомгак ясадылар, җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләделәр. 1 урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина...

Подробнее...

Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

11-10Тубыл районының Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы узды. Авыл халкы килгән кунакларны якты йөз белән каршы алдылар. Район мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб хезмәткәрләре матур, моңлы җырларын яңгыратып, халык күңелен күтәреп авылыбыз клубы залын шау-гөр китерделәр. Алар белән берьюлы Лаемтамак клубыннан “Дуслык” ансамбле җырчысы Шаһинур Мәмәтгалиева, “Йолдыз” балалар вокал ансамбле солисты Алисә Кадыйрова, “Ләйсән” бию ансамбле биючесе Фәрзәнә Барсукованың оста чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Һәр чыгыш авыл халкының күңелен күтәреп, аларны рухландырып бәйрәм концертына ямь өстәде. Тубыл район...

Подробнее...

«Дельта» патриотлар тәрбияли

10-3Төмән районының Муллаш авыл клубында «Дельта» хәрби хезмәткә ирекле әзерлек буенча махсуслаштырылган төркем 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу бәйрәм күп юбилейлар белән бергә туры килде: «дельта»лыларның 10 нчы чыгарылыш классы да, авылның – 305, районның 100 еллыгы да.

Тормышларында шактый уңышларга ирешкән һәм яшь патриотларны котларга районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Зобнинский, районның өстәмә белем бирү учреждениесенең «Созвездие» иҗат үсеше үзәге директоры Асель Байжанова, авыл башлыгы Таңсылу Хөсәенова, вакытлыча мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Головина, хөрмәтле...

Подробнее...

Хәрби хәрәкәтләр ветераны

10-4Махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән үк катнашкан, 7 ай операциянең алгы сызыгында булган, авыр яраланганнан соң госпитальләрдә тернәкләнү, реабилитация узган якташыбыз Россиянең иң зур күп профильле дәвалау үзәкләрендә, төп хәрби клиник хастаханәсендә дәвалана. Монда Рөстәм Ниязовка Россия Президенты Владимир Путин «Батырлык ордены»н тапшыра.

Контракт буенча хәрби хезмәткә киткән Рөстәм Ниязов үз теләге белән хәрби хәрәкәттә катнашырга карар итә. Шунда күрсәткән батырлыклары, командованиенең хәрби биремнәрен һәм хәрби бурычны үтәгәне өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре югары...

Подробнее...

Үз эшенең остасы

9-5Тубыл шәһәренең үзәк почтасында вакытлы матбугатка яздыру бүлегенең төп белгече Нурия Вафеева 65 яшен каршылады.

Ул шәһәр халкы һәм оешмалары белән бу юнәлешне җайга салырга, элемтә бүлекләре буенча үзәк һәм җирле басмаларга язылу планнарын үтәүдә тырышып, эшен яратып башкара. Хезмәт юлы турында: «Мин мәктәпне тәмамлап, әнием янына тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Аннары 1985 нче елдан матбугат эшкәртүчесе, оператор булып эшләдем.

1992 нче елларны илебездәге үзгәрешләр башланган чорны яхшы хәтерлим. Беренче категорияле оператор булсам да, Төмән элемтә көллиятенә читтән торып укырга...

Подробнее...

«Бишек җырлары»н олысы, кечесе тыңлады

9-6Тубыл шәһәренең тарихи–архитектура музей тыюлыгының «Наместник» сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында «Бишек җырлары» дип исемләнгән чара узды. Оештыручылар «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, вәкилләре - Равилә Фазыйлова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырдылар. Алар чыгышларында Тубыл районнарындагы татар авылларында киң таралган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләделәр.

Зур тәрбияви көчкә ия булган бишек җырларының көйләре, тарихы, эчтәлеге һәркемне кызыксындырды. Бала күңеленә кергән...

Подробнее...

Яраткан әбием

9-7Минем әбием - Гөлнур Хәйруллина. Мин аны игелекле, акыллы, алтын куллары өчен яратам, иң мөһиме - ул минем әби генә. Ул мине һәрвакыт аңларга, яхшы башлангычларда булышырга тырыша. Мин аңа тормышымда булган бар нәрсә турында сөйлим. Әгәр дә миңа киңәш кирәк булса, мин хәтта уйламаган вариантны әйтер идем.

Минем әби тормыштан артта калмаска, ул вакыт белән бергә атларга тырыша. Әби фәнни-танып белү китапларын укый, шулай ук безнең җир турында сөйләүче фәнни фильмнар карый, һөнәрчелек белән шөгыльләнергә ярата: келәмнәр, матур аккошлар һәм чәчәкләр бәйли.

Соңгы вакытта минем әби...

Подробнее...

Ялутор җиренең данлы механизаторы

7-2Кулик авылына килеп кергәндә, Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашлары Закир Егоров исеме бирелгән урамда «Иң яхшы ветеран хуҗалыгы» дип язылган такта эленгән матур йортта хезмәт ветераны, данлы механизатор Рәшит абый Галиев яши. Бу көннәрдә ул «Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан» дигән истәлекле медаль белән бүләкләнде.

Рәшит Хәйрулла улы 1939 елның 26 октябрендә Аксарай авылында Мәликә һәм Хәйрулла Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе «Искра» колхозы рәисе була. Рәшит Хәйрулла улы 7 нче сыйныфны тәмамлагач, ташучы булып эшли башлый. 1958 елның 5 октябрендә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836