#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел йолдызнамәсе

Яңа ел - бу үзенчәлекле вакыт. Быел коронавирус аркасында күпчелек кешеләр бәйрәмнәрне гадәттәгедән башка үткәрәчәк. Сезгә бу чорда йолдызларның нәрсә фаразлавы кызыкмы?

Танышыгыз – бу мин әзерләгән махсус йолдызнамә. Аннан алда торган бәйрәмнәрдә сезне нәрсә көткәнен белерсез. Исегездә тотыгыз, бу йөз процентлы фараз түгел, ә гади ярдәм итү генә, һәм сезнең язмыш бары тик сезнең кулларда.

Йолдызлыкның барлык билгеләре Яңа ел һәм Раштуа алдыннан тыныч кичке аш белән хозурлана алмый. Кайберәүләр бу бәйрәм чорында көтелмәгән проблемалар белән очрашачак. Кайбер кешеләрнең төрле...

Подробнее...

Хәшәрәт

(Ахыры. Башы 51 санда)

“Бәлки район үзәгенә эшкә чыксам, шунда төпләнеп яши башларбыз”, – дип уйлаган уйлары да тормышка ашмады Зөлфиянең. Хәтта бергә барып-кайтып йөрергә дә рөхсәт булмады аңа. Ә бервакыт, утыз градус салкында юлга чыгудан куркып, Гөлүснең эшенә барган иде, кайтып җиткәч, капка ябылу белән: «Башкача минем эшемә килеп йөрмә», – дип такмаклый-такмаклый, Зөлфияне чәченнән тартып, ихата буйлап сөйрәп йөртте.

Бервакыт Гөлүс, чираттагы төн уртасында кайтуында, тройник таптыра башлады. Җавап биргәнен дә көтми: «Әниеңә илтеп бирдеңме, хәшәрәт?» – дип, сугып та җибәрде...

Подробнее...

Конгресс хисап ясады

51-2Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән Милли Шура утырышы булды. Җыелышны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Чара Zoom-конференция режимында узды. Анда өлкәбездән “Яңарыш” татар газетасы директоры Алсу Сәгыйтова, конгрессның өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марат Корманов катнаштылар.

Көн тәртибендә ике төп мәсьәлә каралды: Бөтендөнья татар конгрессының 2021 нче елдагы эшчәнлек хисабы һәм 2022 нче елга эш планын...

Подробнее...

Онытылмаслык кеше язмышы

51-3Мин олы яшьтәге апайларның тормыш юлы белән һәрвакыт кызыксына идем. Сатирә апай Корманова белән күп еллар аралашып яшәдем. Аның яшь чагы, хезмәт юлы иң авыр, кыен елларда үтте.

Сатирә апай 1924 елда Үләртеш авылында туган. Атасы Әптелбакый Корманов авыл мәчетендә мәзин булып эшләгән, азан әйткән, мәчетнең хуҗалык эшләрен алып барган. Картатасы да элек мәзин булган. Алар себернең борынгы озак яшәүчеләре нәселеннән. Өннәсе Тайфә мама 106 яшькә җитте.

Үз исендә иде, өй хезмәтләрен алып барды. Сабыр, тыйнак, изге җанлы себер хатыны булып исемдә саклана. Сатирә апайга сентябрь аенда 97 яшь тулды...

Подробнее...

Ветеранның иҗади тормыш юлы

51-5Тубыл шәһәрендә гомер итүче танылган мәдәният хезмәткәре, мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Мәдинә Рәхим кызы Уразметованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.

Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә үткән тантаналы чара татар халкына хас булган күркәм гореф-гадәт - Коръән ашы белән башланды. Тарихи мәчет имамы Фәннур Казыймов Коръәннән аятьләр укып, Мәдинә Рәхим кызына сәламәтлек теләп дога кылды.

Юбилярны үзәк җитәкчесе урынбасары Фатыйма Мамшанова, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, “Ак калфак” шәһәр татар хатын-кызлары...

Подробнее...

“Ак калфак”лылар елга нәтиҗә ясады

51-6Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы узып баручы елга йомгак ясау утырышын үткәрде. Чарада оешма рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнысова “Ак калфак”ның эшчәнлегенә бәя бирде, үткәрелгән бәйгеләрне, мәдәни чараларны искә алып, алга планнары белән таныштырды.

“Узган ел вакыйгаларга, мәдәни чараларга бай булды. 15 нче мәктәп укучылары РФнең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиева белән очрашу, бөек шагыйребез Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесен, шигырьләр бәйрәмен үткәрүләр, шәһәрнең балигъ булмаганнар өчен социаль реабилитация үзәгендә балалар өчен...

Подробнее...

Күркәләр салкынга бирешәме?

Күркәләрнең туган ягы җылы яклар булса да, аларны дөрес тәрбияләгәндә салкынга да бик чыдамнар. Күркәләрнең иң зур “дошманы” — үтәли җил һәм һаваның артык дымлы булуы.

Кышкы салкыннар әлеге йорт кошлары өчен әллә ни куркыныч түгел. Әмма канатлы кошлар асралган бинада һава температурасы 2-3 градустан салкын булмаска тиеш. Күркәләрне җиргә коры салам түшәлгән бинада асрарга киңәш ителә.

Кыш айларында күркәне тәүлегенә өч тапкыр ашатырга кирәк. Аларның төп рационы — суда бераз җебетелгән ашлык катнашмасы. Ул җылылыгы 40-50 градустан артмаган сөткә бутап эшләнсә, аеруча файдалы...

Подробнее...

Бертуган кошчылар – Абил кызлары

50-6“ПРОДО Төмән бройлеры” акционерлык җәмгыяте кошчылык фабрикасында күп еллар дәвамында Раузилә Рәхимбакиева, Абилә Рәхимова һәм Светлана Гарифуллина эшли. Алар - бертуганнар. Барысының да эш стажын кушсаң – 92 ел тәшкил итә.

“ПРОДО Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасы Төмән өлкәсендә генә түгел, барлык Россия халкына да таныштыр дип уйлыйм. Соңгы елларда ул зур тизлек белән үсә башлады. Анда җиһазлар яңартылды, эш шартлары күпкә яхшырды. Анда кош итеннән төрле төрдәге продукция җитештерелә.

Бүген “ПРОДО Төмән бройлеры” - өлкә базарында лидер һәм “Кош” категориясендә Урал төбәгенең ТОП...

Подробнее...

Университет профессорлары

50-5Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина хезмәтләренә багышланган биобиблиографик күрсәткеч дөнья күрде. Аның беренчесе 2013 елда чыккан иде.

Төзүчесе: Анна Долгалева, редакторлары: Александр Еманов, Наталья Лабунец.

Тәкъдим ителә торган басма биобиблиографик күрсәткечләрнең “Университет шәхесләре. Профессорлар” яңа сериясендә чыга.

Алар Төмән дәүләт университетының әйдәп баручы галимнәренә багышлана.Сериянең өченче чыгарылышы тюрколог-галим, филология фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университетының мактаулы ветераны Хәнисә Чәүдәт кызының төп эшләре исемлеген...

Подробнее...

Кошлар өчен кыш - иң авыр вакыт

50-10Кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен аларны кыш дәвамында даими ашатырга кирәк. Безнең балалар бакчасында «Канатлы дусларыбызга ярдәм итик» дигән экологик акция үткәрелде. Акциянең максаты - балаларның ата-аналары белән берлектә җимлекләр ясау, аларны балалар бакчасы территориясендә урнаштыру, кошларны күзәтү һәм ашату, шул рәвешле, балаларда бөтен тереклеккә мәхәббәт, үзләренең «кечкенә кошчыклары» өчен җаваплылык һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.

Балалар җимлекләр ясауда актив катнаштылар. Табигатьтә үткәрелгән вакыт алар өчен кечкенә бәйрәм булды.

Җимлекләр ясаганнары өчен...

Подробнее...

Булдыклы, сәләтле егет

50-13Салават Аллаяров әле бик яшь булса да, тубыллыларга яхшы таныш егет. Себер татар мәдәният үзәгендә ул төрле яшьтәге тубыллылар өчен мавыктыргыч, кызыклы, күңелле чаралар оештырып үткәрә. Салават алып барган бәйрәмнәрне, яшьләр, укучылар, кече яшьтәге балалар танып-белү, күңел-ачу чараларын яраталар, теләп катнашалар. Иҗади эшен Салават Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының куркынычсызлык, тормыш һәм физкультура укытучысы һөнәренә укыган чорында башлый.

Институтны кызыл диплом белән тәмамлап Мәскәү дәүләт педагогика университеты мәдәният факультетының магистратурасында укуын...

Подробнее...

Горурланып яшик

50-121931 елның 15 декабрендә Яңа Кәешкүл авылында эшчеләр гаиләсендә безнең әни – Фәүзия Хөсәен кызы Хәмитова туа. Сугыш елларында балачагы авыр эштә үтә, чөнки бик иртән әтисез кала. Ул вакытта башка бик күп балалар да әниләренең уң кулы булалар, әти-абыйлар сугышта – илне саклыйлар. Бөтен кешегә уку бәхете дә эләкми. Әмма әни 7 сыйныфны «4» һәм «5» кә тәмамлый һәм Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Тик ялга кайткан студент кызны әбием укырга җибәрми. Әни колхозга эшкә урнаша. Басуда, урманда, балык тотуда, фермада – кая җибәрәләр, ул шунда бара.

Кияүгә чыга, 10 бала тәрбияләп үстерәләр: 8 ул...

Подробнее...

“Әни – бөек исем”

50-11Әниләр көненә багышлап Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәдәният йортында “Әни - бөек исем” дигән концерт куелды. Без шушы чара турында мәдәният йорты директоры Светлана Серебрянскаядан сораштык.

- Әниләрне ярату, хөрмәт итү йөзеннән концертны татар телендә үткәрдек. Чараның инициаторы мәктәп директоры Мөнирә Калиева булды.

Бөтен пандемия таләпләре үтәлде: кешеләрне концертка битлекләрдә, дистанция саклап, антисептиклар кулланып, QR-код, шифаханәдән алынган справка буенча керттек. Бала-чаганы исәпләмәгәндә, барлыгы 50 билет сатылды. Тамашачылар Киндерледән генә булмады, концертны карарга...

Подробнее...

Тутырма ясар чак җитте!

Тутырманы сыер итеннән яки терлек үпкә-бавыры һәм йөрәгеннән ясыйлар. Иткә төрле ярма (дөге, тары, карабодай яки солы ярмасы), башлы суган, йомырка, тоз, борыч, сөт яисә шулпа кушалар.

Әйтеп кителгән азыкларны эшкәртеп, сарык, сыер һәм ат эчәгенә тутыралар. Тутырма өчен эчәкнең эчен тышка әйләндереп бик яхшылап юалар да пычак белән кырып чистарталар (кыш көне кар өстендә таптарга була), аннары юып, баш-башларын бәйләп, сул ягын әйләндереп, эченә әзер ит белән ярма тутыралар.

Сыер ите белән дөге тутырмасы

Симез сыер итенең сөяксез...

Подробнее...

Юбилей мөнәсәбәте илә матурлыкка гашыйк матур апа

49-2Адәм баласы гамәл дәфтәренә язылганны күрә. 1987 елда мин әле диннән ераграк егет идем. Ул вакытта минем Себер якларына китеп, укытучы булып эшләү гамәл дәфтәренә язылганлыгын башыма да китермәдем. Ә бу якларга килеп чыгуга Төмән өлкәсенең Төмән районы, Акъяр авылында мәктәп директоры булып эшләүче Хатыйп Хәбибуллин һәм аның хәләл җефете Люция апа сәбәпче булдылар.

Без, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары, җәй көне бу якларга диалектологик экспедициягә чыккан идек. Юлыбыз Акъяр авылы аша да узды. Дөресрәге, без бу авылда бер генә көн булырга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836