#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшылыкны онытып буламы соң!

“Яңарыш” газетасында басылган мәкаләләр аша яхшылыкка омтылырга, булган үпкәләрне кичереп, үзара аңлашып дус яшәргә өйрәткәнегез өчен редакция хезмәткәрләре, хәбәрчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Еллар узган саен, үткән гомер, башкарган хезмәт юлы, коллегалар, дуслар ешрак искә төшә икән... Мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки тормыш юлымда бары тик яхшы күңелле, авыр чакта ярдәм кулын сузарга әзер булган кешеләр генә юлдаш булдылар.

Студент елларын гына алсам да – Төмән университетында укыйсы бик кызыклы булса да, әти-әни, туганнардан аерылып шәһәргә китү, яңа дәресләр, үз...

Подробнее...

Укытучы апам

1939 елда Кырынкүл авылында Әпләхәт бабам белән Фатыйма әбиемнең гаиләсендә кыз бала туа, аңа Факия дип исем бирәләр.

Авыр сугыш еллары булуга карамастан, аны яратып үстерәләр. Апасы Сәрбиҗамал 1926 елда туган. Зәкия апасына ул вакытта әле 2 генә яшь була. Әни аларны икесен дә бер бишектә тирбәткән. Факия апа тырыш, әти-әнисенә ярдәмчел, өй эшләрен яратып эшләп үсә. Укырга керергә вакыт җиткәч, Төмәнгә җәяү йөреп, 7нче мәктәптә белем ала.

Элек Кырынкүл авылына машиналар, автобуслар йөрмәгән. Ничә чакрымнар, кичен курка-курка, кышкы суыкларда, бураннарда, пычрак юлларда кайтырга...

Подробнее...

Герой – ана тормышы

Тубыл районы, Дегтярево авылында яшәүче герой-ана Сатирә Сәлим кызы Моратовага октябрь аенда 85 яшь тулды. Әниләрен котларга балалары, оныклары җыелдылар. Гаиләсе түгәрәгендә ул узган гомерен яңадан яшәп чыккан кебек булды.

Сатирә апа Тубыл шәһәрендә туган. Әтисе Сәлим Мусинны 1937 елның февраль аенда, “халык дошманы” дип кулга алып, март аенда Тубыл төрмәсендә атып үтерәләр.

Әнисе Хәтибә сугыш елларында авылларда керосин сатып йөргән. Ике аягын да өшетеп, Торбы авылында үлә һәм шунда күмелә. Шулай Сатирә бөтенләй ятим калып Тубыл балалар йортына эләгә. Әтисенең кече энесе Алимчан...

Подробнее...

“Кеше рәнҗетүдән сакланыгыз”

Мин - Динә Хәким кызы газета аркылы Алимә апага җавап бирәсем килә. Аның ”Яңарыш”та (13.07.2013 ел) «Кеше рәнҗетүдән сакланыгыз» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Безнең кулга ул газета бер елдан соң гына килеп эләкте.

Алимә апа, без сезнең кем икәнлегегезне белмибез. Сез авылда яшәгәндә, без сабый балалар булганбыздыр. Сез газетага безнең Алсу апабыз турында язгансыз. Ул хәлләр 1960 елда булган.

Сез аны тел яктан гына зәгыйфь итеп күрсәткәнсез, “кияүгә бирмәделәр” дип язгансыз. Алсу апаның диагнозы – “җиңел акыллы, шизофрения”. Ул вакыт аңа 20-22 яшьләр генә булгандыр, ә акылы 8...

Подробнее...

Безнең 50 еллык юбилей

Без, укучылар, 1960-1961 уку елында Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә 8 класска аяк бастык. Ике параллель класс булдык. Тубыл, Вагай, Яркәү, Уват районнарыннан шәкертләр бар иде.

Безне, малайларны, М.Горький урамындагы интернатка, ә кызларны Мир урамындагы ике катлы бинаның югары катына урнаштырдылар. Безнең класс “Производство укуы белән” дип атала иде.

Производство укуы завучы булып Зиннур Рәхмәтулла улы Бекшенев билгеләнде. Интернатта тәрбиячебез Нигъмәтулла Имаш улы Урамаев иде.

Безне математикадан мәктәп директоры Камал Мәҗит улы Моратов укытты. Нигъмәтулла абый бик...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836