#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәргә ихтирам белдерү

41-7Тубыл шәһәренең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә килүче ветеран- укытучылар, хезмәт ветераннарын, лаеклы ялда булган кунакларны җылы каршы алдылар. Олы буын вәкилләре   игътибарына мәктәп укучылары матур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин олы тормыш юлын үткән, мәктәп тормышында актив катнашкан ветеран-укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйтеп, һәр ветеранны җылы сүзләр белән каршылап, күркәм бәйрәм белән котлады.

Рус һәм татар телендә яңгыраган таныш җырлар...

Подробнее...

Җылы теләкләр кабул итеп

41-6Тубыл шәһәрендә Өлкәннәр көненә багышланган чаралар себер-татар мәдәният үзәгендә дә үтте. Шәһәр күләмендә узган бәйрәм концертын алып баручылар замана авырлыкларына бирешмәгән әби-бабайларны котлап, җылы теләкләр юлладылар. Хөрмәтле бәйрәм кунакларын үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады. Ул, өлкән буын кешеләренә авыр елларда башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, саулык-сәламәтлек теләде. Бәйрәм сәхнәсеннән җырлар яңгырады, үзәк хезмәткәрләре шигырьләр сөйләделәр. Себер-татар мәдәният үзәгенең вокал ансамбльләренә йөрүче балаларның чыгышлары өлкәннәрне сөендерде.

Залда утыручылар...

Подробнее...

Рәхмәтләргә төренеп яшәгез

41-5Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Заһидә Алим кызы Бекенина быел 80 яшен каршылый. Ветеран укытучы белән очрашып, әңгәмә кордык.

- Гомер дәфтәремне актарып, үткәннәрне искә алам. Балачагым авыр сугыш елларына туры килде. Әтиебез 1943 нче елны Ленинград фронтында һәлак булды. Әниебез өч кызны үзе үстерде, укытты. Яшь, матур чаклар онытылмый. Авырлыкларга карамастан, тормыш күңелле иде. Тара шәһәренең урта мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының филология факультетына укырга кердем.

Аннары читтән торып укыдым. 1960 нчы елны вертолетта Лаемтамак авылына килеп төштем. Сазлыклар арасында урнашкан...

Подробнее...

Хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт

Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәте мактаулы һәм шул ук вакытта иң авыры. Мәктәп бусагасыннан беренче атлап кергән баланы кояштай елмаеп каршы алу, аңа аң-белем, тәрбия һәм тәҗрибәңне тапшыра белү - ул зур талант. Һәрбер укытучы киләчәктә укучысының уңышларга ирешүен тели. Мин үземнең мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат апа Турышеваны, Төмән дәүләт университеты профессоры, өлкәдә туган тел буенча олимпиадалар оештыручы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаны, район методик берләшмәсе җитәкчесе, Санникова урта мәктәбе укытучысы Гүзәл апа Колмәмәтованы...

Подробнее...

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе Лилия Гафият кызы Кәримова вафат булды

40-629 сентябрьдә 45 яшендә хөрмәтле җитәкчебез Лилия Гафият кызының йөрәге тибүдән туктады. Бу - туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, фикердәшләре, Төмән шәһәре һәм Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге өчен вакытсыз һәм авыр югалту. Л.Г.Кәримованың бөтен гомере – үз идеалларына һәм инануларына тугры хезмәт итүнең ачык мисалы.

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге директоры вазыйфасында 13 ел эшләгәннән соң Лилия Гафият кызы югары профессиональлек һәм хезмәт сөючәнлек күрсәтте.

Лилия Гафият кызы Кәримова 1974 елның 10 мартында Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Комсомольск авылында туа...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836