#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханә эше ветераны

22-11Бәйрәм уңаеннан мин үземнең апам, китапханә эше ветераны - Вагай районының Юрмы авылында яшәүче Айшә Исәнбаева турында сөйлисем килә. Гади, тыйнак, хезмәт сөючән әти-әниләребезнең җиде баласы бар иде. Алар безне мөстәкыйльлеккә, тәртипкә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр, ә иң мөһиме - хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр. Һәркем белем ала, күңелгә ятышлы белгечлек үзләштерә, тормышта үз урынын таба.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Айшә апа Тубыл мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлегенә укырга керде. Диплом алгач, үзенең хезмәт эшчәнлеген Домнино авылында башлады, аннары кияүгә чыкты, туган...

Подробнее...

Сабыр холыклы, гыйлемле укытучы

21-9Укытучы хезмәте – изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы - шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче. Укытучы – юк кына ташбаш малайны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, тыңлаусыз “юньсездән” дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Сабырлык, тыйнаклык, гыйлемлелек, пөхтәлек – болар барысы да укытучыга хас сайфатлар.

Шушы сыйфатларның барысын да җыйган укытучылар Зур Акъяр авылында күп. Бүген шулар арасыннан Бибиниса Әхәт кызы Хәбибуллина турында язып үтәсем килә. Бибиниса апа 1936 елның 19...

Подробнее...

Кем җырлады?

(хикәя)

Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.

Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк - бар да җимерелеп беткән. Тик...

Подробнее...

“Сугышта танк, машина йөртүче булган”

20-10Редакциягә Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фоторәсем тотып өлкән яшьтәге хатын-кыз керде. Апа дулкынланды, беркүпме тын алганнан соң, нинди сәбәп белән килүен әйтте.

- Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тулды. Мин 1942 елда әти сугышта булганда дөньяга килгәнмен. Яркәү районы, Ваңгы авылында гаиләдә 9 бала үстек. Үткәннәрнең күбесе онытылды, әмма ул вакытта нәни булсам да, сугыш еллары бүгенгедәй хәтеремдә, күз яшьсез исемә төшерә алмыйм. Сезгә фронтовик әтием турында сөйлисем килә, - диде ул. Бу сүзләрдә күпме сагыш, юксыну иде...

Без ападан үзе белән таныштыруын сорадык.

- Мин –...

Подробнее...

Оста оештыручы, укытучы, китапханәче

20-8Мәрфүзә Мәсгуд кызы Мостафина кайда гына эшләсә дә, эшеннән илһам һәм рәхәтлек табып яшәгән еллары турында сагынып сөйли. Ул оста оештыручы, үзенең эшен яхшы белгән мәктәп директорының урынбасары, китапханәче. Аның белән яхшы таныш булсак та, ул үткән тормыш сукмагыннан тагын бер әйләнеп кайтты.

- Әремзән авылында тудым, Надцы мәктәбен тәмамлап, геолог һөнәре буенча укырга хыялланган идем. Бу һөнәргә әти-әни каршы булганлыктан, башка юнәлешне сайладым. Тубыл пединститутына имтиханнар бирергә өлгермәү сәбәпле, культпросвет училищесына режиссер бүлегенә укырга кердем.

Училищены тәмамлап...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836