Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
30 нчы сентябрьдә, Өлкәннәр көне белән котлап, кояш үзенең яктысын һәм җылысын аямады. Шуның өчен олыларның күңелләре дә шат, йөзләре дә күркәм иде. Тубыл шәһәрендә яшәгән олы яшьтәге милләттәшләрне чакырып себер-татар мәдәният үзәге күрешү кичәсе оештырды. Очрашырга һәм хәлләр белешергә килгәннәргә матур, зәвыклы итеп Фәүрия Ниязова пешергән бавырсак-пәрәмәчләр, тәм-томнар белән чәй өстәлләре әзерләнгән иде.
Кичәне үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Олыларга да, кичәне матурлап катнашканнарга да уңышлар, бәхетләр, саулыклар теләде.
Котлаучылар...
Ел саен Өлкәннәр көнен Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә концертлар оештырып, милли табын әзерләп, күңелле үткәрәләр иде. Быел мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова Абрамка ягы урамнарында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын, ветеран укытучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Аларны лаеклы ялда булган якташларыбыз күтәренке кәеф белән каршы алдылар.
Сәет Заир улы: ”Безнең 15 нче мәктәптә күп еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, укучыларына...
Авылның үзәк кибете каршында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасын клуб хезмәткәре Галия Әхмәтова оештырды. Чарада актив катнашкан Мәхмүзә Сафиева тәэсирләре белән уртаклашып: ”Кибет каршында көзге уңышлардан авылыбыз хуҗабикәләре күргәзмә оештырдылар. Аллы-гөлле көзге чәчәкләр белән бизәлгән өстәлләрдә мул уңышның быел уңган һәм бай булганын авылыбызның өлкән яшьтәге тырыш апалары күрсәттеләр. Халыкара Өлкәннәр көненә әзерләнгән күңелле программада җырладылар, биеделәр, гармун тавышы яңгырады.
Матур тавышлы Әлфирә Хөснетдинова, Синкамал Казанцева җырладылар. Рушан Сафиев гармунда уйнады...
Җир йөзендәге һәр һөнәр үз урынында кирәкле, үз урынында мөһим. Медицина өлкәсендәге һөнәрләр дә үзләренә аеруча игътибар сорыйлар. Кеше ак халат ияләре ярдәменә үзенең авыр минутларында мөрәҗәгать итә, сәламәтлеген, хәтта гомерен дә алар кулына тапшыра. Ул өлкәдә эшләгән кешеләрнең хезмәтләре бик җаваплы һәм күп түземлелек сорый, ни өчен дисәң - һәр пациент аларга үз язмышы, үз зары, сораулары белән килә. Һәм табибтан зур өмет белән яхшы киңәш, шифа көтә. Кеше сүзен какмый, игътибар белән тыңлаган кешелекле, профессиональ осталык белән үз эшен башкарган Төмән районының Боровский поселогы поликлиникасында...
Бүгенгесе көндә бу сорауга җавап бирергә күпләр авырсыныр иде. Бәхетле гаилә - күркәм гаилә, үрнәк гаилә...
Төмән өлкәсенең бик гүзәл җирендә урнашкан Зур Акъяр авылында яшәүче Фәймә һәм Тимербай Кәримовлар гаиләсе турында язмый булдыра алмадык. Нинди генә бәйрәмнәр булмасын: дини бәйрәмнәрме, Корбан ашларымы, Сабан туемы, концертлармы бу бәхетле пар һәрвакыт бергә. Гаилә башлыгы булган Тимербай Кәримов үзенең шаянлыгы, юморга байлыгы белән башкалардан аерылып тора.
Аның йөзе һәрвакыт көләч, күңеле күтәренке. Әллә каян шаян сүзләр таба, күңел төшенкелегенә юл...