#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташларын данлаучы

22-13Бу көннәрдә редакциягә үзенең шатлыгы белән уртаклашырга дип авылдашым, педагогия хезмәте ветераны, РФнең мәгариф отличнигы, В.Муравленко исемендәге премия лауреаты Әдип Хәким улы Гарифханов килеп керде. Һәм ул безгә яңа гына табадан төшкән “Люди земли Тюменской” дип аталган 4 нче китабын бүләк итте. 312 биттән торган, “Айвекс” реклама-нәшрият үзәгендә 100 данә белән бастырылган бу китап Төмән районының 95 еллыгына багышланган. Бирегә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, күренекле шәхесләр, укытучылар, хезмәт ветераннары турында материаллар...

Подробнее...

Гомер озынлыгына тиң очрашулар

22-113 ел элек апрель аенда радиоспорт буенча дөнья чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Зыятдин Хәял улы Низамов укучыларына “Энергия моей жизни” дигән яңа китабын бүләк иткән иде. Ә бу көннәрдә ул безгә, редакциягә, тагын шатлыклы хәбәр белән килеп керде. 200 данә белән “Төмән нәшрият йорты”нда яңа гына бастырылган “Встречи длиною в жизнь” дип аталган китабын алып килде. Бу авторның 9 нчы китабы, ул Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган.

208 биттән торган китабына ул, Төмән шәһәрендә яшәүче татарлар арасында иң актив җәмәгать эшлеклесе буларак, 2015 нче елдан алып 2018 нче елның август аена хәтле үзе катнашкан...

Подробнее...

Сазлыклар, күлләр ягы турында

22-12Тубыл район китапханәсендә Сафиулла Хисәметдиновның “В краю озер и болот” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Чараны тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских ачты. Бүгенге көндә туган яклары турында архивлардан мәгълүматлар җыеп, авыл кешеләре белән очрашып, өлкәбездә мөһим китаплар чыгаручылар булганы турында әйтеп, ул китап авторы белән таныштырып, аңа сүз бирде.

Сафиулла Хисәметдинов сазлыклар арасында урнашкан һәр татар авылының кызыклы, үзенчәлекле тарихы барлыгын, һәр авыл халкы тыгыз элемтәдә яшәүләре турында сөйләде.

Туган авылы Вәчиргә багышланган китапта авылының үткәне һәм...

Подробнее...

“Әманәт” мөселман оешмасы

34-7Үткән елның июнь аенда Төмәннең Калинин районында яшәүче мөселман кардәшләр өчен “Әманәт” дини оешмасы юридик яктан теркәлә.

Тик бу оешма дистә еллар элек үз эшен башлаган була инде. Аны фонд буларак хәтерлиләр. Актив мөселманнар ай саен акча җыеп, мохтаҗларга, имамнарга ярдәм күрсәткәннәр. Фондның рәисе Фәрид Хөснетдинов мөселман оешмасы җитәкчесе итеп тә билгеләнә. Берникадәр бу райондагы актив мөселманнар белән алар ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне саклап эш итәргә тырышалар.

– Элек-электән мәхәллә шул территориядә яшәүчеләрне берләштереп торган, - дип сөйли оешманың...

Подробнее...

Беренче фольклор тупланмасы

34-8“Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгы – татар фольклористикасы тарихында Төмән өлкәсендә яшәүче себер татарларының халык музыкасының беренче академик басмасы”, - дип яза автор әле яңа гына нәшрияттан алынган китабының кереш сүзендә. Илебездә халык авыз иҗатына игътибар арткан вакытта, әлеге җыентыкның дөнья күрүе бик урынлы булды. Буяу исе дә бетеп өлгермичән, тиз арада укучыларыбыз арасында таралып та бетте диярлек. Себер татарлары тарихында гына түгел, дөньякүләм музыка мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия тупланманың редакторы-җыючысы филология фәннәре кандидаты, музыка...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836