#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Матурлык яратучы кул осталары

последние и лучшие новости искусства в мире

10-12Ялутор районының Кулик авылында яшәүче Сания Гайсина иҗади шәхес, киң профильле мастер. Ул бигрәк тә соңгы елларда төсле җепләр белән чигү сәнгате белән шөгыльләнә. Шулай ук ул сәйлән-энҗеләрдән төрле бизәнү әйберләре,беләзек, муенсалар һәм төрле сувенирлар үрә, агач һәм табигый материалдан картиналар ясау белән шөгыльләнә. Аның уңайлы йортының стеналарында буш урын калмаган - аның иҗат җимешләре өйнең эчке өлешенә туры килеп тора. Өйдәгеләр генә түгел, килгән кунаклар да матур һәм кызыклы әйберләр тирәсендә булырга яраталар.

Аның балачагыннан ук тегү эшенә күңеле яткан була. Үзенә генә түгел, туганнарына, иптәш кызларына бүләккә матур-матур киемнәр тегеп сөендерә. Тормышка чыгып, балалары да булгач, өч баласына да киемнәрне үзе тегеп кидерә башлый. Юрган, мендәр тышларын, җәймәләрне дә кибеттән сатып алмый ул. Үзенең яраткан һөнәрен ул кызларына да тапшыра. Хәзер инде оныклары да әбиләренең осталыгы аркасында һәрвакыт пөхтә, матур, заманча киенгән булалар. Сания апа оста итеп киемнәрне реставрацияли, яңартып тегә. Аңа бу шөгыльләр белән булу бик ошый. Сания апаның әле бик күп иҗади уйлары бар. Киләчәктә дә ул якыннарын һәм авылдашларын яңадан-яңа иҗади эшләре белән сөендереп торыр дигән теләктә калабыз.

10-13Кулик авылының икенче кул остасы - Роза Бахметова. Ул алмаз мозаикасы техникасында картиналар иҗат итә. Алмаз мозаикасын шулай ук бриллиант чигү дип тә атыйлар. Роза Әнвәр кызы 1956 елның 28 августында 7 балалы гаиләдә туа. Гаиләдә кызларны әниләре балачактан кулъяулыклар чигәргә өйрәтә. Аннары ул мамык шәлләр, җылы йоннан киемнәр бәйли башлый, шулай ул бөтен гаиләне җылы әйберләр белән тәэмин итеп тора. «Бриллиант чигү шөгыле тырыш һәм сабыр, түземле холыклы кешеләр өчен. Ләкин нәтиҗәсе бик күңелле була», - дип әйтә Роза Әнвәр кызы. Аның иҗатының сюжетлары төрле темаларда, ә нигездә - табигать күренешләре, матур чәчәкләр, кошлар һәм хайваннар. Бүгенге көндә бик популярлашкан бу һөнәр төре белән Роза Әнвәр кызы күптән түгел генә кызыксына башлаган. Әмма сәләтле кул остасы бу шөгыльнең асылына бик тиз төшенгән. Аның әйтүенчә, җитештерү процессы үзе сокландыргыч. Кул эшләнмәләрен ул туганнарына һәм дусларына бүләк итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836