#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области стартует региональный этап чемпионата по профессиональному мастерству «Профессионалы». Ярышларда колледж һәм техникум студентлары, шулай ук 14 яшьтән мәктәп укучылары катнашачак. Көч сынашучылар регионның перспективалы тармаклары белгечлекләре буенча һөнәри күнекмәләр һәм компетенцияләр күрсәтәчәкләр. Җиңүчеләр һәм призерлар чемпионат хәрәкәтенең партнер-предприятиеләре базасында стажировка турында яки эшкә урнашуга тәкъдим ала алачаклар. Мәйданчыкларда катнашучыларга региональ этап символлары – «Кондыз» һәм «Чәшке» ярдәм күрсәтәчәк. «Профессионаллар» Бөтенроссия һөнәри осталык хәрәкәте талантлы яшь белгечләргә ярдәм итүгә һәм аларны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.

* * *

В Нижнетавдинском районе появилась новая амбулатория. Өлкә губернаторы Александр Моор анда хезмәт визиты ясады. Түбән Тәүде районында яшәүче 4 меңгә якын кеше көндезге стационарда, процедура һәм стоматология кабинетларында дәва алырга мөмкин. Монда шулай ук ашыгыч ярдәм станциясе җиһазланган. Бу модульле амбулатория Велижан юлында урнашкан. Җирле халыкның соравы буенча төзелде. Милләттәшләребез яшәгән Чугунаево поселогы, Эске авылы халкына да хезмәт күрсәтәчәк.

* * *

В рамках акции «Тепло родного дома» в Тюменской области собрали 3500 посылок. 1100 посылканы акциянең беренче, 2400ен икенче, февраль этабында җыйдылар. Регион халкыннан шулай ук берничә транспорт чарасы, квадрокаптерлар һәм кулдан үрелгән маскировка челтәрләре озатылды. «Ермак» бүлекчәсе сугышчаннары өлкә халкына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

* * *

Тюменские биатлонисты представили регион на международных состязаниях. 9 мартта Төмәннең «Жемчужина Сибири» кышкы төрләр спорт үзәгендә Дуслык Кубогы ярышлары башланды. Өлкә намусын 15 биатлончы яклый. Төмән спортчылары исемлегендә – Евгений Гараничев, Александр Логинов, Алекандр Поварницын һәм Виктория Сливко. Соңгы старт 11 мартта узачак.

* * *

В Тюмени построят еще одну современную школу. Ул «Березняковский» микрорайонында урнашачак. Анда 1100 сабый белем алачак. Хәзерге көндә Березняки мәктәбендә 530 бала укый. Ата-аналар урын җитмәү аркасында балаларын шәһәрнең башка регионнарына йөртергә мәҗбүр.

* * *

396 тонн рапсового масла из Тюменской области отправилось в Китай. Китү алдыннан экспорт май Таможня союзы һәм импортер илләр таләбенә туры килүгә тикшерү үтте. Чистартылмаган рапс мае – Төмән өлкәсенең экспорт продукциясенең иң төпләренең берсе. Аны Заводоуковск районы җитештерә.

* * *

Сельхозпредприятия Тюменской области приобрели 79 единиц спецтехники с начала года. Автопарклар 22 трактор, алты чәчү комплексы, бер ашлык җыю комбайны һәм башка механикалаштыру чаралары белән тулыландырылды. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре нигездә Россия һәм Белоруссия техникасын сатып алалар. Шул ук вакытта Кытай җитештерүчеләренең карарлары белән дә кызыксыналар. Былтыр бу вакытта 71 махсус техника берәмлеге кайтарылган.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836