Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Халык җырлары - безнең байлыгыбыз»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Дуслык» татар җыры халык хорының концерты шыгрым тулы залда узды. Бу кичә милли иҗатны яратучылар өчен чын бүләк булды. 40 елга якын шыгрым заллар тутыра, халык мәхәббәтенә ирешә торган бердәнбер хор булып абруйларын югалтмыйчан уңышларга ирешеп киләләр.

«Дуслык» татар җыры халык хоры тамашачыны тәэсирле музыкаль сәяхәткә чакырды. Программага ике тематик өлеш кертелгән. «Җиңү канатларында» дигән беренче патриотик өлештә сугыш еллары җырлары һәм халкыбызның батырлыгына багышланган әсәрләр яңгырады.

Концертның икенче өлеше - «Халык җырлары — безнең байлыгыбыз» - кунакларны бай татар фольклоры дөньясына чумдырды. Тамашачылар гасырлар буе традицияләрне чагылдырган көйләрне, буыннан-буынга тапшырыла торган яраткан җырларны ишеттеләр.

10-4-26

Белешмә

«Дуслык» хор коллективы 1988 елда оешкан һәм хәзер алар өлкә татар милли-мәдәни автономиясе офисында шөгыльләнәләр.

Коллектив 37 елдан артык татар халкының мәдәниятен саклый һәм тапшыра. «Дуслык» Төмән өлкәсе губернаторының, Төмән өлкәсе Думасы рәисе Сергей Корепановның, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, тагын район, шәһәр, өлкә дәрәҗәсендәге күпләгән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, ә 1993 елдан «Татар җыры халык хоры» исемен лаеклы йөртә. В.И.Муравленко исемендәге өлкә премиясе лауреатлары да алар.

Коллектив оешкан көннән бирле аның алыштыргысыз җитәкчесе - Хәким Барый улы, концертмейстеры – Әсмабикә Асмат кызы Мирхәйдәровлар.

Ансамбль репертуарында - татар халык җырлары һәм хәзерге авторларның әсәрләре. «Дуслык» коллективы «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале лауреаты (Казан шәһәре, 1994), Төмән өлкәсе хор сәнгате фестивале (1997) һәм «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале лауреаты. «Себер чишмәләре» III Халыкара фольклор фестивалендә (2003 ел), «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестивалендә (Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәре, 2010 ел) үзләрен танытканнар. «Дуслык» коллективы Төмән шәһәренең хор коллективлары арасында 2011 елдан бирле «Якут (рубин) микрофон» конкурсында катнашып Гран-прига, төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә ия булды. «Татарстан-Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле» тапшыруында гына да алар 3 тапкыр катнашканнар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: сәхнәдә «Дуслык» халык хоры коллективы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836