Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Яраткан эше, гаиләсе белән бәхетле

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай округы, Меткә авылында яшәүче Наилә Айбатова күп еллар хат ташучы булып хезмәт итә. Аның эше элек газета-журналлар, хат тарату гына булса, соңгы елларда халык почта аша салымнарын, электр энергиясенә, торак страховкаларын да монда түли. Хат ташучы әле азык-төлеген, авыл халкына кирәк ярагын да китереп сата. Бүген дә авылда почта ташучылар авыл җәмәгатьчелеге тормышынада төп рольне үтиләр. Бигрәк тә хат ташучыны газета яздыручы өлкән яшьтәге авылдашлары көтеп ала. Наилә Айбатова Сөләйман һәм Меткә авыл халкына газета-журналларны вакытында җиткерергә тырыша. Аның җылы сүзләргә лаеклы хезмәте һәм тормыш юлы күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Ул Меткә башлангыч мәктәбен тәмамлап, Казанлы мәктәбендә укуын дәвам итә. Ун балалы гаиләдә туып-үскән кыз иртә хезмәт юлын башлый.

10-1-26

Раил Айбатов белән матур гаилә корып яшәүләренә 35 ел булган. Тормыш иптәше Раиле дә 10 балалы гаиләдә туып -үскән егет. Айбатовлар үз йортларын салалар, хуҗалыкларында сыер, бозау, сарык, үрдәк, тавыклар үрчетеп көн күрәләр. Бакчаларында мул итеп яшелчә, бәрәңге утырталар. Көзен җиләк-җимеш пешкән чакны тормыш иптәше белән урманга барырга да өлгерәләр. Тормыш иптәше Раил Казанлы авылында янгын сүндерү постында эшли. Эштә дә, гаиләләрендә өлгер булган Айбатовлар үз балаларын да кече яшьләреннән йорт хезмәтендә ярдәмләшеп эшләргә өйрәтәләр. Тормыш иптәше дә күп балалы гаиләдә туып-үскәнгә, алар бер-берләрен аңлап, эшкә күңелләрен биреп гомер итәләр. Авыл җирендә күңелсезләнеп утырырга вакыт та булмый. Айбатовларның да балалары барлык эшне ярдәмләшеп, бергә, тату башкаралар. Печән әзерләү, бакчадагы хезмәтне, бәрәңге утырту, алу эшләрен гел бергә эшлиләр. Авылларда шундый уңган, булган, тырыш гаиләләр булганда авылның киләчәге дә матур, өметле булыр.

Наилә белән Раил Айбатовлар өч тәртипле, инсафлы балалар тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Регина, Рамазан, Илзур мәктәпне тәмамлап, сайлаган һөнәрләре буенча укыйлар, аннары Тубыл шәһәрендә эшкә урнашалар. Әти-әниләрен оныклар белән дә сөендергәннәр. Айбатовларның балдан да татлы балаларының балалары - өч оныклары бар. Алар әби белән бабаларына авылга еш кайтып йөриләр.

Ә инде авыл җирендә хат ташучы булып эшләгән Наилә Айбатованың уңганлыгы, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, эшләгән эшенә җаваплы караганлыгы сокланырлык. Наилә ханым бүгенге көндә тынгысыз почта эшенә авыр сату эше өстәлүе белән катлауланса да, бу эшкә бар күңелен салып башкара. Аны авылдашлары да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Ерактан килгән туганнарын да ул милли, татлы ризыклар, тортлар, тәмле ашлар пешереп каршы ала. Авыл җирендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - почта эшенә җаваплы караган Наилә апага газета-журналларны яздыручылар артыр дип ышанабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836