#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талантына югары бәя бирәм

последние и лучшие новости искусства в мире

«Шәүкәт Гаделша – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат» дигән материалны укып, бик шатландым. Сезгә ул, барча «Яңарыш» укучыларына шагыйрь, ә миңа - укучым да, шагыйрь дә. 1962 елда Тубыл пединститутын тәмамлап, Киндерле мәктәбенә рус теле, әдәбиятын укытырга килдем. Шәүкәткә – 14 яшь, миңа 24 тулып килә ноябрьдә.

Бер ел гына укытып калдым мин аны. Кечкенә буйлы, сабыр, акыллы егет күз алдымда. Ул Казанга киткәнен мин белмәдем. Рәшидә апа аны, татар телен укыткач, белгәндер инде? Гомумән, балалар рус мәктәбенә, район үзәгенә китәләр иде. Бик авыр булды аларга уку, башка фәннәр татар телендә генә укытыла иде бит.

Шәүкәтнең Тәүде елгасына еш йөргәнен укып белгәч, бер вакыйга искә төште. Мин дә бит шул елга суын эчеп, су коенып үскән кыз. Чит җиргә килгәч, сагынып, балалар белән 4 чакрымга Тәүде елгасына бардым. Шунда Шәүкәт тә булгандыр. Ап-ак комлы елга буенда көне буе ял иттек, балык тоттык, уха пешердек.

Хәзер инде шагыйребез турында язасым килә. «Яңарыш» килсә, иң беренче Шәүкәтнең шигырьләрен эзлим. Бик яратам мин аның тирән эчтәлекле, аз сүзле әсәрләрен. Шәүкәтнең лирик герое миңа бик якын, без дә бит сугыш елы балалары, урманда үстек, тукландык. Хәзергәчә каен җиләге, ап-ак каен гөмбәсе күз алдыма килә. Урман бит ул тәрбияче, әни кебек ашатучы да, Шәүкәт урманның бөтен нәзек кылларын чиертә, уйлана да, соклана да.

Себер урманнары Шәүкәтне тәрбияләсә дә, аның бабалары Татарстаннан килгән дип укыган идем. Тәтеш районы, Ындырчы авылы миңа бик таныш. Күп кеше килгән аннан. Минем әниемнең (Мәрьям Низамова) әти-әнисе дә 4 бала белән Кече Сәеткә килеп урнашканнар. Аларның туганнары бөтен Төмән өлкәсенә таралганнар. Мин аларның күбесен беләм. Шәүкәтнең дә бер бабасы Бикчәнтәев дип укыган идем. Шул авылдан түгелме икән ул бабай?

Табигать Шәүкәт өчен тере җан, ул анда җан тынычлыгы таба, шуның өчен аны туган ягына нык тарта.

Шәүкәт Гаделша Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат булырга лаеклы дип исәплибез. 40 ел рус телен рус мәктәпләрендә (35е) укытсам да, татар җаным Шәүкәтнең талантына югары бәя бирә. Бу халык фикере дип кабул итсәгез иде.

Рәйхана ЛУКМАНОВА (НИЗАМОВА)
Яркәү авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836