Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
23 24 25 26 27 28 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының мәшһүр шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Санниково авылы китапханәсендә «Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби–патриотик кичә узды. Аны китапханәче Гүзәл Колмәмәтова оештырды. Кунаклар өчен ул китап күргәзмәсе әзерләгән. Анда шагыйрьнең шигырьләр җыентыклары, аның тормышы һәм әдәби мирасы турындагы китаплар тәкъдим ителгән иде.

Чара телдән журнал форматында узды. Катнашучылар шагыйрь тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе, аның җитәкчелегендәге яшерен оешма һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» автобиографик шигырьләр китабы турындагы кызыклы фактлар белән кабат таныштылар. Шулай ук Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Санниково урта мәктәбендә озак еллар туган тел дәресләрен укыткан күренекле укытучы Фазилә апа Урамаева «Җырларым» шигырен яттан сөйләп ишеттерде.

11-32-26Чара ахырында Гүзәл Хәлим кызы ел саен округ күләмендә уздырыла торган «Муса Җәлил истәлегенә» онлайн-китап укучылар конкурсында призлы урыннар яулаган барлык катнашучыларны билгеләп үтте һәм аларга бүләкләрен тапшырды. Шунысы сөенечле - әлеге бәйгедә катнашкан һәркем мактаулы урыннар алганнар. «Нәфис сүз остасы» номинациясендә 18 яшьтән өлкәннәр арасында Зилия Азисова 1 урынны яулаган. «Стендап» сөйләү буенча Мәхсүдә Колмәмәтова 1 урынга, ә Алмаз Колмәмәтов 2 урынга, Зоя Зольникова 3 урынга лаек булдылар. Ә 84 яшьлек Фазилә апа Урамаевага махсус приз тапшырылды.

11-33-26Җиңүчеләрне уңышлары белән котлаганнан соң, кунаклар «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» документаль фильмны карадылар. Шундый җылы очрашудан һәркем бик канәгать булып кайтты. Гүзәл Колмәмәтовага мондый кичәләрне ешрак оештыруны сорадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836