Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган очрашу Тубыл округы, Лаемтамак авылы китапханәсендә узды.
Чараны оештыручы китапханәче Рәмзия Колмәмәтьева шигърият яратучы авылдашларын, шигырьләр иҗат итүче якташларын чакырды.
«Себер татар мәдәнияте байлыгы» дип исемләнгән очрашуда татар һәм себер татар телендә шигырь язучылар иҗатка ничек килүләрен, ничек һәм кайчан шигырь яза башлаганнары турында сөйләделәр. Бу чарада катнашкан «Күңел моңнары» китабы авторы Гыйльминур Давалева: «Мин туган авылым Лаемтамакта, укыган мәктәбемдә булып кайтканыма бик шатмын. Бу чарага безне чакыручы Рәмзия Хәмит кызына рәхмәтләремне белдерәм. Туган авылымда булып, авылдашларым белән күрешеп, иҗатымны дәвам итү өчен илһам алып кайттым. Бу матур әңгәмәдә якташларыбыз үзләре иҗат иткән мәгънәле шигырьләрен укыдылар.
Үзе шигырьләр язган кеше башка танылган шагыйрьләрнең шигырьләре, гомумән, иҗаты белән дә кызыксына. Без бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен укып үстек. Очрашуда минем өчен кем ничек шигырь язганы, кайдан илһам алганы, төрле сораулар һәм җаваплар бик кызыклы булды. Мин укытучыларыма, мәктәбемә рәхмәтлемен. Үземнең татар телендә китабым чыкканда, тикшерүче педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков язмаларымда грамматик һәм пунктуация хаталарны тапмады диярлек. Шигырьләремне дә ошаткан иде. Мин шулай ук себер татар телендә дә иҗат итәм. Очрашуда без татар һәм себер татар телендә Дилә Хәбибуллинаның матур шигырьләрен тыңладык. Фәнил Абуталипов себер татарларының телен, гореф-гадәтләрен саклау буенча үз фикерләре белән уртаклашты. Кунаклар туган авылларына, туган якларына мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Китапханәдә иҗади кешеләр белән очрашу - ул авыл халкы өчен дә бәйрәм. Очрашу дустанә шартларда, матур узды. Күңелләрдә якты тәэсирләр калдырган чараны оштыручы Рәмзия Колмәмәтьевага барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерәбез, аңа эшендә иҗади уңышлар телибез», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: шигърият яратучылар.