Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Пушкин һәм Коръән

последние и лучшие новости искусства в мире

Тарих битләреннән белгәнебезчә, бөек рус шагыйре Александр Пушкин кышкы суык көннәрдә (февраль, 1837 ел) дуэльдә Жорс Дантес белән бәрелешеп, пистолеттан атылып каты яралана һәм ике көннән соң һәлак була. Бу әйтеп бетергесез ачы вакыйга бөтен Россия дәүләте өчен зур югалту булган дияр идем.

20 яшьлек Пушкинны патшага кагылышлы «ачы» шигырьләре өчен Кавказ һәм Кырымга сөргенгә җибәрәләр. Иң элек шагыйрь Себергә озатырга хөкем ителә, ә инде патша Александр 1нең янындагы дәрәҗәле - танылган кешеләрнең Пушкинны яклап, ерак Себергә җибәрмәскә дигән теләкләрен искә алып яшь шагыйрьгә Кырымда гына булырга карар чыгарыла. Монда Пушкин Кырымдагы Гурзуф дип аталган, кырым татарлары яшәгән авылда туктала - 3 атна дәвамында шунда яши. Тау башында урнашкан мәчетне күрә. Кырым татарларының тормышлары, мөселманнар белән таныша, дуслашып та өлгерә, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен якыннан күрә. Халык: ирләр, хатыннар бәдрәфкә кулларына комган күтәреп тәһарәт алырга йөрүләрен күрә, 5 тапкыр азан тавышын ишетә, халык үз вакытында намазга - мәчеткә ашыкканын күзәтә. Хатын-кызларның яулык белән озын күлмәк киюләре, мондагы хәләл ризык һәм хәләл эчемлекләр дә күзгә чагыла. Пушкинның күңелендә ислам диненең тәртипләренә - йолаларына мәхәббәт хисләре уяна. Изге китап аңа бик нык тәэсир итә - шигъри цикл шулай туа.

15-2-26

Бөек рус шагыйре Александр Пушкин, шулай ук Михаил Лермонтов, Лев Толстой, Иван Бунин һәм башка күренекле язучылар да Коръәннең тирән мәгънәле эчтәлегенә һәм гүзәл шигъриятенә сокланганнар, Коръән тәэсирендә күркәм иҗат иткәннәр...

Пушкин Коръән эчтәлегенә таянып шигырьләр язган.

«В пещере тайной,
в день гонения
Читал я сладостный Коран», - дигән ул.

Шагыйрь үзенең көндәлек язмаларында һәм берничә хатында да Коръәнне искә ала. Пушкинның Коръән белән бәйләнешле иң зур, иң мөһим әсәре, әлбәттә, 9 бүлектән торган «Подражания Корану» исемле шигырь бәйләме.

«Подражания Корану» Пушкин тарафыннан 1824 елда язылган. Бу әсәр русчага Михаил Веревкин тәрҗемә иткән Коръәнне укудан тәэсирләнеп иҗат ителгән диелә. Ул 9 шигырьдән тора. Әлеге әсәрендә шагыйрь пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең һәм изге кешеләрнең тормыш юлыннан эпизодларны сурәтләгән.

Пушкин шигырьләренең һәр юлын Коръән сүрәләре һәм аятьләре белән янәшә китереп чагыштырып яза, шигырьләрнең биштән бер өлеше Коръән сүзләренә туры килә, ә тагын да бер өлеше бик охшаган була. Бу чагыштырулар нәтиҗәсендә Пушкинның 33 сүрә һәм 81 аятьне файдаланганлыгы исбат ителә.

Пушкин Коръәндә күп кенә хакыйкатьләр көчле һәм шигъри рәвештә язылган икәнен әйтә. Шагыйрьне бигрәк тә Коръәннең көйле булуы, әдәби телдә язылуы, анда тавсирланган шигъри күренешләрнең байлыгы кызыксындырган.

Кырымдагы Пушкин яшәгән Гурзуф поселогында истәлекле урыннар, шагыйрьгә багышланган һәйкәлләр басып тора. Шулай ук Пушкин исемендәге паркта музей да бар. Монда 200 ел элек Пушкин күргән, таныш булган борынгы имән агачы шаулап тора. Аның янында барлыкка килгән шигырь юлларын бөтенебез диярлек башлангыч мәктәп сыйныфларында белә идек.

«У лукоморья дуб зеленый;
Златая цепь на дубе том:
И днем и ночью кот ученый
Все ходит по цепи кругом».

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Пушкин һәйкәле янында Фатыйх Гарифуллин.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836