Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вагай округы, Тугыз авылы мәдәният йортында аерым бер җылы, якты һәм чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бу көнне авылдашлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үтүче - Зәйтүнә һәм Мансур Ариповларны котларга җыелды.
50 ел бергә — бу сан гына түгел. Бу ике йөрәкнең бер ритмда типкән, авыр минутларда бер-берсенә терәк булган, һәр бәхетле мизгелне уртак иткән, уңышларны да, сынауларны да бергә бүлешкән еллары. Ярты гасыр эчендә Ариповлар чын мәгънәсендә бербөтенгә әверелделәр — тугрылык, мәхәббәт һәм гаилә бәхете үрнәге булдылар. Бу гади юбилей гына түгел, ә гаилә парларының бер-берсенә хөрмәт, рәхмәт һәм тагын да тирәнрәк аңлашу белән тулы яңа, акыллы тормыш этабына керүе.

Бу истәлекле вакыйга белән юбилярларны туганнары һәм якыннары, ветераннар оешмасы әгъзалары, округ депутаты Флера Ватутова котларга килде. Тугыз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар юбилярлар өчен аерым бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде. Иҗади номерлар, җылы сүзләр, ихлас елмаюлар — болар барысы да Мансур Әләйтдин улы һәм Зәйтүнә Бикбулат кызы өчен аларның аеруча истәлекле көнендә бүләк булды.
Сезнең игътибарыгызга «Төмән хәбәрләре» («Тюменские известия») корреспонденты Любовь Киселеваның «Ул уйнаганда - чәчәкләр уяна» дип исемләнгән мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Командировкалардагы очрашулар һәрвакыт экспромт була. Интервьюга ничек кенә әзерләнсәң дә, барыбер план буенча барып чыкмый. Шуңа да әңгәмә кызыклырак булып чыга. Ариповлар гаиләсенә кунакка килгәч, Мансур Әләйтдин улы бер-ике сәгатьтән соң баян алып, яраткан җырларын искә төшерер дип күз алдына да китермәгән идем. Бу җырларның сүзләрен, кулдан язып, үзешчән музыкант кадерләп саклый.
Ариповлар - музыкаль гаилә
Мансур Әләйтдин улының абыйлары да музыка коралларын яхшы беләләр. Өлкән абыйсы (аңа инде 80 яшь!) баянда ике сәгатьлек концерт бирергә мөмкин! Менә шәһәрдән ерак урнашкан авылларда шундый талантлар бар.
- Абыем мине үз вакытында гармунда уйнарга өйрәтте. Ул вакытта миңа ничә яшь иде? Хәтерләмим, малай идем бөтенләй, - дип сөйли. - Безнең әти мандолинада уйнады. Җырлый, бии иде. Безгә шундый сәләт аңардан күчкәндер, дип уйлыйм.
Музыка Арипов өчен мавыгу гына түгел, ә аның тормышының бер өлешенә әверелә. Элекке елларда аны еш кына туйга чакырганнар. Баянсыз нинди күңел ачу булсын? Шуңа күрә җырларны да тиешенчә сайларга туры килә - лирик җырларны да, биергә дәртле җырларны да.
- Ике ел мин клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Монда минем талантларым бик урынлы булды. Аннары урманара хуҗалыкка тракторчы булып урнаштым. Әйе, минем тормышымда шундый кискен борылыш та булды. Урман ташыдым - планны арттырып үтәдем, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булдым.
Кискен борылыш
Бернинди эштән дә курыкмыйм! Соңыннан Кече Уватта почтага урнаштым. Кышын «буран»да, җәен моторлы көймәдә йөрдем.
- Ә сез транспортның төрлесендә йөрергә ничек өйрәндегез соң? Кем өйрәтте?
- Без, авыл кешеләре, барысын да беләбез. Башкача монда яшәп булмый, - дип фикер йөртә Мансур абый. Һәм беркем дә махсус рәвештә трактор белән дә, көймә белән дә идарә итәргә өйрәтмәде... Кечкенәдән әтиең, абыйларың янында булышасың, шунда ук өйрәнәсең. Ял итәсең киләме? Әйдә, мүк җиләге җыярга яки балык тотарга. Барысы да файдалы. Хәзер дә хатыным белән җиләккә йөрергә яратам. Ә чебеннәр һәм черкиләр? Тирә-юньдә шундый гүзәллек булганда, бу вак-төяккә кем игътибар итә соң?!
Язмыш билгеләре
Мансур Арипов почтада үзенең икенче яртысын очрата, озак та үтми, Зәйтүнә апа йөрәгенә кереп, аерым бер урын ала. Танышканнан соң берничә ай узгач, аның хатыны булырга ризалык бирә.
Мансур Арипов кызның әти-әнисе белән танышырга баруларын бик теләп искә төшерде. Тугыз белән Кече Уват арасындагы ара да алай ук зур түгел кебек.
- Мондый хәл кинода һәм китапларда гына була, без әле аралашмаган да, бер-беребезне белми дә идек, ә ул миңа кияүгә чыгуын төшендә күрә. «Хак төш» булып чыга. Ул төш турында ул туганнарына сөйли - барысы да гаҗәпләнде ул вакытта.
Язмыш безгә кайчак билгеләр бирә, аның белән бәхәсләшергә кирәкми, шул вакытта тормышта да барысы да килеп чыгачак, - дип ышандыра Мансур Арипов. - 5 январьда Алтын туебызны үткәрдек. 1975 елда өйләнештек. Ул вакытта миңа 22 яшь иде.
Җаным минем — авыл
- Ярты гасыр бер мизгел кебек үтеп китте. Сезгә үз тормышым турында җыр җырлыйммы? «Олы юлның тузаны» дип атала ул. Бик ошый миңа. Анда нәрсә турында сүз бара? Герой яшьлеге ничек узып киткәнен искә ала. Олы юл тузанында эзләр генә калды...
Әлбәттә, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым. Бик тәэсирле итеп башкарганын рәхәтләнеп тыңладым.
- Дөрес уйныйммы-юкмы - белмим, - дип иңбашларын сикертеп куя. - Ишеткәнчә, истә калганча җырлыйм. Әйе, җырларым бары тик татарча гына. Зур сәхнәгә чыккан булсам, һичшиксез, танылган артист булыр идем.
Сәхнә һәм дан турында хыялларына бер мизгелгә ышанып та куйдым, ләкин сизелер-сизелмәс кысылган күзләрне һәм хәйләкәрлекне күреп, шаяртканын аңладым!
- Әлбәттә, шаяртам, - дип баш кага Мансур абый. - Зур сәхнә кайда ул? Зур шәһәрдә. Ә мин авылсыз яши алмыйм. Хәтта киткән булсам да - җаным монда калыр иде. Кайвакыт шәһәргә кунакка барам. Күпме түзә алырмын дип уйлыйсыз? Бер көн. Шау-шу, буш мәшәкать... Күңелсез! Авылда бөтенләй башка. Монда телевизор каршында сәгатьләр буе утырып булмый, көннәр эш-мәшәкатьтә уза. Элек зур хуҗалык тоттык - сыерлар, сарыклар... Хәзер дә мәшәкатьләр җитәрлек. Ишегалдына чыктың - карны чистарттың, нәрсәнедер төзәттең. Теләк бар икән - авыл буйлап йөр, матурлыкка соклан, кошлар сайравын тыңла, һава сула. Бу якларның һавасын тойдыгызмы? Татлы! Тын да бетми.
...Мин бәхәсләшмәдем, бары тик бу авыл романтикасын тыңлап утырдым. Чөнки үзем дә кайвакыт авылга командировкага качам. Тынлыкка хозурлану, тәэсирләр һәм илһам алу, яңа маҗаралар һәм авыл хикәяләре, сулар өчен саф һава!
Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде.