Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Язмышыма рәхмәтлемен»

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзебезнең Төмән өлкәсендә, шулай ук бөтен Россия Федерациясе күләмендә катнаш никахлар, таркалган гаиләләр, әти-әниләре ташлап киткән ятим балалар, ул гына да түгел, картаеп, хәлсез калган әти-әниләрен картлар йортына алып барып калдырып, ташлап киткән суык күңелле, хайваннан да түбән төшкән, әһлак ягыннан зәгыйфь булган балалары-кызлары турында мәгълүматлар интернет челтәрләрендә һәм газета-журнал битләрендә тулып калган. Берәүләр әйтә: «Мине кечкенә вакытымда чукындырганнар, мин чукынган, муенымда тәре йөртәм, үземне православие диненнән дип таныймын», - диючеләр бар. Икенчеләре: «Безнең гаиләдә дин турында сүз булмады, мин атеист булып үстем, диннәр арасында булган аерылмаларга игътибар итмим». Өченчеләре: «Мин дин ягыннан надан, аны яхшы аңлыйм, тик менә үзләштерергә, белергә тырышырга вакыт таба алмыйм”. Дүртенчеләре: «Әле вакыт житмәгән, картаеп куйсак, пенсиягә чыксак, аракысын да куярбыз, намазын да укырбыз», - дигәннәре дә очрап куя.

Мин бу язмамда бер мөслимә кызның Ислам динен кабул итү тарихын «Яңарыш» газетасын укучы милләттәшләремә тәкъдим итәр идем.

«Минем исемем Ксения. Мин әтисез үстем, балачагымның күп өлеше әнием тәрбиясендә үтте. Ул миңа ана җылысын, үзенең мәхәббәтен бирде. Балачагым матур үтсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Өебезнең үз гореф-гадәтләре бар иде: гади гаилә йолалары, өлкәннәргә хөрмәт, җаваплылык хисе һәм башкалар. Ләкин озак вакыт әтием образы минем өчен буш калды. Аның турында бернинди хәбәр дә, минем кайдан килгәнемне аңлата алырлык бер сүз дә булмады.

Мин зуррак үскәч, әтиемне эзләп табарга булдым. Менә без ахыр чиктә бер-беребезне таптык. Аралаша башлагач, мин үзем өчен бөтенләй башка дөньяны ачтым - ул кадерләгән һәм ул яшәгән дөнья иде бу. Ул миңа үз тормышын күрсәтте, туганнары белән таныштырды, аларның көндәлек тормышы, гореф-гадәтләре һәм алар өчен нәрсә мөһим булуы турында сөйләде.

Бу очрашулар минем өчен яңа чынбарлыкка бер ишек кебек булды. Мин аларның гореф-гадәтләрне ничек саклавын, шул гадәтләрнең буыннан-буынга ничек тапшырылуын һәм туганлык хисенең мөһимлеген күзәтеп килдем. Бу миңа зур бер ачыш булды һәм ниндидер гадәти булмаган хисләр тудырды. Шул вакытта мин үземдә гаҗәеп бер нәрсә белән җылы бәйләнеш хис иттем. Әтием сөйләгән һәрбер вакыйга, туганнарым белән һәрбер очрашу миңа яңа тәҗрибә бирде һәм тамырларыма күз салырга ярдәм итте.

Берникадәр вакыттан соң, көтмәгәндә әтием вафат булды. Бу миңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Әле генә мөнәсәбәтләр кора башлаган кешемне югалту, аның вафаты минем өчен тормышта зур борылыш ясады.

Аның үлеменнән соң тормышның мәгънәсе турында, ул миңа әйтеп, сөйләп һәм күрсәтеп калдырган кыйммәтләр турында уйландым. Чөнки әтием минем өчен бөтенләй башка булган икенче дөньяны күрсәтеп калдырды. Мин күңелемнән әтием белән булган сөйләшүләрне гел барлап, кабатлап килдем, аның тавышын һәм киңәшләрен йөрәгемнең түрендә кадерләп сакладым.

Аның үлеменнән соң якынча бер ел үткәч, Ислам динен кабул иттем. Бу карар кинәт кабул ителмәде: ул уйлар кечкенә чагымнан ук (10-13 яшьләрдә) башланды. Әмма әтием белән булган барлык очрашулардан һәм әңгәмәләрдән, әтиемнең даирәсендә күргәннәремнән чыгып күңелемдә булган сорауларга җавап таба бардым һәм Ислам диненә килү минем өчен тагын да якынайды.

Минем өчен бу мантыйкый һәм тирән шәхси адым булды. Мин үземә ачкан дөньяның матурлыгын аңладым. Шушы дөнья белән элемтәне саклап калуны һәм әтием башлаган юлны дәвам итүче буларак кабул иттем.

Бүгенге көндә язмышыма рәхмәтлемен, мине тәрбияләгән әнием өчен, тамырларымның бер өлешен миңа биргән әтием өчен, иманымның таяныч булганы һәм мәгънә табарга ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемен. Мин бу тарихларны саклап калырга һәм аларны киләчәктә балаларыма һәм оныкларыма тапшырырга телим. Аларга безнең кем булуыбызны һәм ни өчен без нәкъ менә бу юлны сайлаганыбызны сөйләп, миңа әтиемнән килгән тамырларны, хакыйкатъ юлын ирештерергә насыйп булсын дип Аллаһыдан сорап дога кылам. Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм».

Фатыйх Гарифуллин язып алды.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836