Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәренең Чик сакчылары паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм фронтка ярдәм итүче волонтерларга куелган һәйкәлне ачу тантанасы барышында Төмән округы, Явызбы авылыннан килгән, муеннарына кызгылт сары төстәге пионер галстуклары таккан «Солдатка җылылык» волонтерлар төркеменә өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов хәрби частьтән килгән Рәхмәт хатын тапшырды. Шул арада без, 3 ел дәвамында даими рәвештә изге эш башкаручы төркем җитәкчесе Сәлимә Ахиярова белән якыннан танышып, эшләре турында кызыксындык.

- Бүгенге көндә без, 16 хатын- кыз, клубта атнага 4 мәртәбә җыелып, өчәр сәгать эшлибез. Клуб житәкчесе Зөлфия Минибаева безне һәрвакыт җылы каршы алып, эшләр өчен барлык шартлар тудыра. Иң өлкәннәребез - Зөлфирә апа Төхфәтуллина белән Наҗия апа Корманалиевага 86 яшь, алар да махсус хәрби операциягә хәлләреннән килгәнче үз өлешләрен кертергә тырышып, бер көнне дә калдырмый йөриләр. Без оекбашлар, бияләйләр, маскировкалау челтәрләре бәйлибез, токмач кисәбез, бәйрәмнәрдә чәк-чәк пешерәбез. Гуманитар ярдәм җибәргәндә хуш исле кипкән файдалы үләннәр, төрле җиләкләрдән кайнатмалар, конфетлар дә салабыз. Аларны ясаганда һәрвакыт догалар укып, егетләребезгә изге теләкләр телибез. Бигрәк тә маскировкалау челтәрен үргәндә һәр төенне «Җиңү төене» дип бәйлибез. Алгы сызыкка җибәрергә әйберләр әзер булгач, мәктәп укучылары солдатларга җылы сүзләрен җиткереп, хат язып салалар. Ялга кайткан егетләр белән дә посылкалар җибәреп торабыз. Безнең күчтәнәчләрне алган хәрби часть егетләре видеоэлемтәгә чыгып, рәхмәтләр әйтәләр. Хәзер без алар белән даими эшлибез. Башта 2 ел буена без «Маскировка Z .Төмән» волонтерлар төркеменә маскировкалау челтәрләре бәйләдек. Шушы вакыт эчендә махсус хәрби операция зонасына 217 маскировкалау челтәре җибәрдек. Көз башлану белән җылы оекбашлар бәйлибез, һәркем аларга үзенең йөрәк җылысын куша. Мәсәлән, Вәлия Әхмәтшина егетләребезгә берүзе 50 пар оекбаш бәйләп җибәрде. Бүген дә гуманитар ярдәм итеп бензопила, эретеп ябыштыру аппараты, шуруповерт кебек әйберләр җибәрдек. Бу әйберләрне алырга безгә, әлбәттә, авылдашлар ярдәм итә. Хәтта пенсионер апа-абыйлар һәр ай саен, кредит түләгән кебек, пенсия акчаларыннан өлеш чыгаралар. Форсаттан файдаланып, авылдашларга, волонтерлар әзерләгән йөкне махсус хәрби операция зонасына озатучы, волонтерларның башкарган эшләрен бәяләп, төрле яктан булышып торганы өчен Нуртдин Ибраһимовка рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең «Солдатка җылылык» төркеменең 5 волонтеры махсус хәрби операциягә булышлык күрсәткән өчен медаль белән бүләкләнде. Беренче без хөрмәт белдереп, иң өлкән апаларны тәкъдим иттек. Шулай ук күпләребез Рәхмәт хатлары алдылар. Бар теләгебез - егетләребез җиңү яулап, тизрәк исән- сау гаиләләренә кайтсыннар иде, - дип сөйләде Сәлимә Гомәр кызы.
«Солдатка җылылык» төркеме үзләре ярдәм итеп торган хәрби частьтән Рәхмәт хатын алырга тулы состав белән килгәннәр. Чөнки алар өчен бу уртак һәм бик кадерле бүләк. Егетләр белән хәбәрләшеп тору да аларга эшләрен дәвам итәргә этәргеч ясый. Алар хәзер төркем символикасы булган - байрак һәм кызгылт сары төстәге алъяпкычлар булдыру өстендә дә эшлиләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: изге күңелле якташларыбыз.