#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Почти все массовые социально-значимые услуги в Тюмени переведены в электронную форму. Төмән өлкәсенең цифрлы дәүләт идарәсе буенча эш төркем утырышы июнь ахырында Төмән өлкәсенең мәгълүматлаштыру департаменты директоры Станислав Логинов рәислегендә Төмән өлкәсе дәүләт хакимиятенең башкарма һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында узды.

Утырышта массакүләм социаль әһәмияткә ия булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формага күчерү проектын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Социаль ярдәм өлкәсендә иң зур хезмәтләр исемлеге: пособиеләрне рәсмиләштерү һәм түләү, матди ярдәм, компенсацияләр бирү һ. б.

* * *

Готовимся ко Дню Семьи, Любви и Верности. Төмәнлеләр Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көненә багышланган «Гаилә кыйммәтләре» онлайн-проектына актив кушылдылар. Аны «Водник» мәдәният йорты үзенең рәсми пабликасында оештырды.

Халыкка үз гаиләләренең гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре турында сөйләргә тәкъдим иттеләр. Бер атна эчендә 20ләп катнашучы фоторәсемнәр, коллажлар, хикәяләр һәм хәтта шигырьләр белән уртаклашты. Төмәнлеләр актив ял итәргә, бәйрәмнәрне күңелле үткәрергә, бергәләп әзерләргә, иҗат белән шөгыльләнергә, балык тотарга, гөмбә җыярга яратулары турында сөйләделәр. Катнашучылар алар өчен иң мөһиме – бергә бәхетле булу, дип таныйлар. Төмән ЗАГСы мәгълүматларына караганда, 2022 елның биш аенда шәһәрдә 2056 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган, бер ел элек 1718 гаилә туган.

* * *

В Тюменской области режим повышенной готовности продлен до 1 августа. Өлкә хөкүмәтенең «Югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 17 мартындагы 120-п номерлы карарына тиешле үзгәрешләрне төбәк башлыгы Александр Моор кертте. Карар Төмән өлкәсендә яңа коронавирус йогышын (COVID-19) кертүне һәм таратуны булдырмау буенча оператив штаб утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде.

* * *

В Тюменской области стартовал региональный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства в сфере содействия занятостии населения. Конкурс гражданнарга һәм эш бирүчеләргә хезмәт күрсәтүнең яңа методикаларын һәм нәтиҗәле практикаларын күрсәтү өчен мәйданчык булачак. Белгечләр өч номинациядә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр: «Иң яхшы белгеч» («Иң яхшы кадрлар консультанты» һәм «Иң яхшы карьера консультанты» категорияләрендә); «Төмән өлкәсенең иң яхшы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» (1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә); «Иң яхшы проект». Конкурсантларга конкурс комиссиясе бәя бирәчәк, аның составына төбәк дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Төмән өлкә Думасы, шулай ук эш бирүчеләр кергән.

* * *

Группа детей из ЛНР прибыла на отдых в Тюменскую область. 1 июль көнне Төмән тимер юл вокзалында Краснодар шәһәре һәм Луганск Халык Республикасының Краснодон районы балалар делегациясе белән очрашу узды. «Без бергә» ассоциациясе составына керүче Төмән өлкәсенең балалар шәһәр яны лагерьларында һәм үзәкләрендә бер ай буена ял итәр өчен 37 бала килде.

Ай дәвамында беренче төркем хәрби-патриотик әзерлек программасын «Аванпост» үзәгендә үтәчәк. Икенче төркем балалар башта «Чишмә» өлкә реабилитация үзәгенә сәламәтләндерү һәм сәламәтлекләрен торгызу, комплекслы медицина тикшерүе узу, «Гаилә» үзәге психологлары белән бергә эшләү өчен юл тотты. Ай дәвамында балалар «Энергетик» санаторий тибындагы үзәктә һәм «Ал җилкән» балалар үзәгендә ял һәм сәламәтләндерү сменаларында катнашачак. Балалар өчен «Җәй» аквапаркына, Төмән циркына бару экскурсия программасы каралган.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836