#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәр көннәре үтә хезмәттә

последние и лучшие новости искусства в мире

29-8“Безнең Аслана авыл хакимиятенә кергән татар авылларында яшәүче күп кенә өлкән буын вәкилләре үзләренең оптимизмнары, тормыш сөючәнлекләре белән сокландыралар. Шундыйларның берсе дип бу көннәрдә үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әнүзә Исхакованы әйтер идем. Бу көнне хөрмәтле юбилярны әлеге истәлекле көне белән котларга туганнары һәм якыннары җыелды. Шулай ук без, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре дә, ихлас котлауларыбызны җиткердек, истәлекле бүләк тапшырып, матур җырлар башкардык”, - дип сүзен башлап җибәрде мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Әнүзә Имам кызы Бумаер авылында зур крестьян гаиләсендә икенче бала булып туа. 28 ел хезмәт эшчәнлеге дәверендә ул сыер савучы, бозау караучы, сөт кабул итүче булып эшли, үзенә йөкләнгән бурычларны лаеклы рәвештә үти. Хезмәт юлын бик иртә башлаган кыз 1972 елның 8 ноябрендә җирле егет Миңнеәхмәт Исхаковка кияүгә чыга. Ул да бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Авылда төпләнгән гаиләдә, якыннарын шатландырып, дүрт кызлары һәм бер уллары туа. Ирле-хатынлы Исхаковлар балаларын яхшы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр һәм аларның һәрберсенә һөнәри белем алырга ярдәм иткәннәр.

“Әнүзә апа бик оптимист кеше, беркайчан да рухы төшми, гел елмаеп кына тора. Үзе гаҗәеп сәләтле кул остасы. Бүгенге көндә оныклары өчен төсле оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Ул балачактан бакчачылык эшен ярата. Зур гаиләдә үскәч, бакча эшләре аның җаваплылыгында була. Төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән бергә ул күптөрле чәчәкләр үстерә. Үсемлекләр, чәчәкләргә булган мәхәббәтен гомере буе саклый һәм бүген дә аларның гөлбакчаларында, шулай ук өйдәге чәчәкләре ел әйләнәсендә гөрләп үсә. Лаеклы ялда булган апа үз ишегалдын буш итеп күз алдына китерә дә алмый: терлексез һәм даими хезмәтсез. Шуңа ирле-хатынлы Исхаковлар үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында 2 сыер, 4 бозау һәм бер ак кәҗә асрыйлар, күп итеп бәрәңге үстерәләр. 50 ел тормышның әчесен-төчесен бергә кичереп, тиздән Алтын туйларын каршылаучы Исхаковлар биш бала, килен-кияүләре, 13 онык һәм бер оныкчыкларының уңышларына сөенеп, аларга ныклы терәк булып яшиләр. Без аларга корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер телибез”, - дип сөйләде Ильяс Бакиев.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836