Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Барысына өлгерә Наилә ханым

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай округының Коллар авылында Наилә ханым Ярмамәтова үз йортында искитмәле бай музей булдырган. Халкыбызның үткәнен якташларыбызның шулай сакларга тырышуына сокланам. Бу музейга экспонатларның күбесен ул саз артындагы Лаемтамак авылындагы туган йортыннан алып килгән. Анда ни генә юк: савыт-сабадан алып сөт аерту сепараты, хуҗалыктагы кирәк-яраклар, көнкүреш әйберләре, балыкчылык, аучылык өчен кулланылганнары һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Җәйге өендәге музеенда элекке әби-бабайлар, әти-әниләре хәтерен сакларга тырышып җыелган экспонатларын килүчеләр кызыксынып карыйлар.

3-3-263-31-26

Наилә Нурулла кызы Вагай «Уңган хатын-кызлар» татар клубы әгъзасы да. Төмәндәге семинарга ул кул эшләрен алып килгән иде. Алар үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп иттеләр. Бик матур рәсемнәрне матур итеп ясалган пенопластка ябыштырган. Пенопластны алып, тигезләп, кырыйларын махсус пычаклар белән киртләп чыккан, наждак кәгазе белән чистартып, акрил буяу, аннары лак белән буяган. Алар бик күркәм. Әле цементтан да төрле фигуралар ясап алып килгән Наилә ханым. Алар авыр. Музеемда зурраклары бар, ди. Алмаз мозаикасыннан ясалган зур гына картинкалар да күзне иркәлиләр. Төсле кәгазьләрдән букет та затлы, мактауга лаек.

Колларда Наилә Ярмәмәтова 44 ел яши инде. Дистәләгән еллар ятим балаларга опекун да булган икән изге күңелле ханым. Хәзер МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда, волонтерлык эшендә актив катнаша.

Булганнан бар да була, дип Наилә Нурулла кызы шикеллеләргә әйткәннәрдер инде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: Наилә Ярмамәтова, музейда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836