#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Туган көнең белән, “Яңарыш”!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-11Быел “Яңарыш”ыбызга тагын бер ел өстәлде – 31 ел булды. Киләчәктә 41, 51ләрен дә каршы алырга насыйп итсен. Һәрвакыт яшәсен! Без “Яңарыш”сыз яши алмыйбыз, безгә ансыз саф һава да җитмәс, тормышыбызның яме дә бетәр. Аның өчен, исәнлек-саулык белән киләчәктә ирешкән дәрәҗәләрегез, уңышларыгыз рәхәтлек, җан тынычлыгы китереп, масаеп-шатланып “Яңарыш” белән бергә яшик! “Яңарыш”ыбыз бар – дөнья бар!

Рәшидә апагыз БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

* * *

Тәбрик итәм

"Яңарыш"ым – якын дустым,
Тәбриклим туган көнең белән!
Булган чакта шатлык-кайгым,
Каршылыйсың милли йөз белән.

Шуңа күрә синең уңыш
Куандыра безне өчләтә.
Милләт өчен шулай тырыш,
Кемнәр эшли тагын, өлкәдә?!.

Мактау сезгә чын йолдызлар
Үз милләтен Җирдә яктырткан.
"Яңарыш"лы батыр кызлар
Ярышларда җиңеп танылган!

Шулай гына – бары шулай
Җиңел атлап алга барыгыз.
Ак бәхетләр булсын кулай,
Чәчәк атсын тормыш юлыгыз.

Иң якты теләкләр белән Фәхриҗамал УТЯШЕВА.

* * *

Хөрмәтле кызлар, яраткан газетамның хезмәткәрләре!

Беренчедән, (соңлап булса да) Казан шәһәрендә ХХIV “Бәллүр каләм–2021” бәйгесендә лауреат булуыгыз белән котлыйм һәм горурланам. Бу - иҗат коллективының тырышлыгы нәтиҗәсе. Газета коллективы бүгенге көндә халыкны тормышта булган күпсанлы өлкә, ТР, районнар яңалыклары, кызыклы очрашулар, әһәмиятле вакыйгалар белән таныштырып тора. Сез газетаны эчтәлекле, кызыклы, заманча итү өчен көчләрегезне дә, вакытларыгызны да кызганмаган осталар. Сез чын мәгънәсендә, үз һөнәрләренә тугры кешеләр. Безнең өчен бик зур әһәмияткә ия булган газетаны чыгаручыларның барысын да хөрмәт итәм.

Икенчедән, туган көнегез белән котлыйм. Газетага озын гомер, киләчәктә дә иҗади уңышлар, башка көндәлек басмалар арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкып торуын телим. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телим.

Изге теләкләр белән Фәния ТӨЗВӘТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836