Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бурбар мәчете юбилеенда

последние и лучшие новости искусства в мире

Төзекләндерелгән Бурбар авылы мәчете 20 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Тантаналы чара мәчет ишек алдында, өлкә «Фольклор», «Халык сәнгате» бәйгеләре лауреаты Фатыйма Ибраһимова башкаруындагы «И кардәшләр, мөселманнар» дигән мөнәҗәт белән башланып китте. Чараны ике телдә Фатыйма Ибраһимова белән Арина Абайдуллина алып бардылар. Кунакларны авыл мәчете имамы Хәлит хәзрәт Иянов сәламләп, шатлыкларын уртаклашырга килгән халыкка рәхмәтләрен белдерде һәм кыскача мәчетне төзекләндерүдә нинди эшләр башкарылганы, кемнәр, нинди ярдәм күрсәткәннәрен барлап үтте. Бурбар авылы мөселманнарын бәйрәм белән котлап Иевлево авыл хакимияте башлыгы Виталий Чемагин, Төмән өлкәсе Диния нәзарате каршындагы Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов, Яркәү авылы мәчете имамы Фәрхәт хәзрәт Мәчитов, Яркәү районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурания Шарыгина чыгыш ясадылар. Алар мәчетне төзекләндерү, гомумән, мәчет эшенә күп көч куйган, матди ярдәм күрсәткән кешеләргә Рәхмәт хатлары һәм Новоселово авылыннан Луиза Кәримова махсус хәрби операциядә катнашучы тормыш иптәше исеменнән әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар.

41-25-25

Бурбар авылының элекке мәчете революциядән соң мәктәп бинасына әйләндерелгән була. Һәм ул 1957 елның январь аенда янып китә. Авылда яңа мәчет салу мәсьәләсен 1997 елда озак еллар Бурбар урта  мәктәбе директоры вазифасын башкарган, халык мәгарифе отличнигы Зөләйха Әхмәтова күтәрә. Мәчет бинасы башта бары авыл халкы көче, күрше авыл мәчетләре мөселманнары ярдәме белән төзелә. Төзү эшен авыл балта осталары - Әбделхәй Хисаметдинов, Нәфыйк Сәлманов, Корбан Нигъманов, Зиннур Нәбиев һәм башкалар башкаралар. 2000 нче елдан башлап мәчет төзү эшен Хәлит хәзрәт Иянов  дәвам итә. Аның җитәкчелегендә Рият Баймәтов, Камил Мөхәммәтов, Зиннәт Туляшев һ.б эшлиләр. Һәм, ниһаять, 2005 елда авыл мөселманнары өчен Бурбар мәчете тантаналы рәвештә ишекләрен ача. Ә быел, мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан, Хәлит хәзрәт Иянов авылдашлары белән киңәшләшеп, җәй буе ремонт эшләре алып баралар. Мәчетнең стена, түшәм, идәнен буяп, электриканы алыштырып, яңа җылыткычлар куеп,  элекке лапасны ремонтлап, аннан ашханә бүлмәсе ясыйлар. Электриканы бөтенләй Руфат Рачапов эшли. Зәйнулла Хәбибуллин кызлары Зифанур, Гүзәл, улы Зинар белән мәчет ишек алдына тротуарлар салыр өчен сыйфатлы брусчаткалар алып бирәләр. Тротуарларны Зинар Хәбибуллин ярдәмчеләре Сәет Фәизов, Тимерхан Мөхәммәдзянов белән  салып чыгалар. Ә бу көннәрдә мәчетне сайдинг белән тышларга планлаштыралар.

41-26-25

Бурбар халкын бәйрәмнәре белән котлаучылар саны бихисап булды. Изге теләкләре белән бергә бүләк-күчтәнәчләрен дә җиткерделәр. Чыгышлар авыл клубы каршында эшләп килүче «Яшьлек» (җитәкчесе Зарина Абайдуллина) ансамбле кызлары башкарган матур җырлар белән бизәлеп барды. Тантаналы өлештән соң кунакларны сый-нигъмәтләр белән ишелеп торган бәйрәм табынына, яңа ашханәгә чакырдылар.

41-27-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемнәрдә: мәчет юбилеенда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836